Р.Хәкимов, Ф.Сафиуллин, А.Хәлим һ.б.ларның публицистик эшчәнлеге. 


Мы поможем в написании ваших работ!



ЗНАЕТЕ ЛИ ВЫ?

Р.Хәкимов, Ф.Сафиуллин, А.Хәлим һ.б.ларның публицистик эшчәнлеге.

Айдар Хәлим

1964 елда Айдар Хәлим Казан дәүләт университетының журналистика факультетына укырга керә. Казанда яшәвенең беренче көннәреннән алып ул газета-журналлар, Татарстан радиосы белән хезмәттәшлек итә башлый.

1967 елның җәендә КДУның журналистика бүлеге студентлары район газеталары редакцияләренә эш тәҗрибәсе туплау өчен тарала. Айдар Хәлим Баймакны (Башкортстан) сайлый.

Башкортстанның халык шагыйрьре Мостай Кәрим һәм Башкортстан Журналистлар берлегенең җаваплы сәркатибе Давид Гальперин ярдәме белән ул Уфада «Совет Башкортстаны» газетасы редакциясенә урнаша. 1975 елның августында ул редакцияне ташлап китәргә мәҗбүр була. Ул Урал-Себер магистраль нефть үткәргечләре идарәсенә өлкән инженер булып эшкә күчә. Уфа чоры Айдар Хәлимнең публицист булып ачылу һәм киң танылу чоры.

«Дружба народов» журналының 1988 ел июнь санында Айдар Хәлимнең ул чакта барлык Советлар Союзын тетрәткән мәшһүр «Язык мой – друг мой...» мәкаләсе басылып чыга. Бер үк вакытта Башкортстанның рәсми хакимияте тарафыннан авторны эзәрлекләү, радио, телевидение буенча, газета-журналларда талау һәм пычрату да шуннан башлана. Авторның Башкорт академия театрысәхнәсенә күтәрелә алган «Пәри туе» спектакле озак та үтми репертуардан алып ташлана. Чыгарылырга тиешле әсәрләре нәшрият планыннан сызыла. Яшәгән йорты һәм көндәлек тормышы даими күзәтү астына алына.

СССРдагы «мәңгелеккә гадел хәл ителгән милли мәсьәләне» беренче тапкыр шулай ботарлап ташлаган авторның исеме бөтен Советлар Союзына, хәтта чит илләргә дә таныла. Литва Республикасының «Мокслас» нәшрияты аның мәкаләсен литва теленә тәрҗемә итеп, «Мысли о родном языке» дигән җыентыкта утыз мең тираж белән нәшер итә. Атаклы сүз остасы Айрат Арслан башкаруында аның берничә бүлеге Татарстан радиосыннан яңгырый. Ростов шәһәрендәге документаль фильмнар студиясе Башкортстанга килеп, «Язык мой – друг мой...» буенча өч кисәктән торган «Как стать экстремистом» дигән төсле фильм төшерә.

Чаллы татар милли җәмәгатьчелеге һәм Чаллы шәһәр советы чакыруы буенча язучы 1991 елның җәендә Чаллы шәһәренә күчеп килә һәм «Аргамак» дип исемләнгән яңа журналның баш мөхәррире итеп раслана.

Мәхмүт Әхмәтҗан Айдар Хәлимне: «Бүгенге заман публицистика өлкәсендә Айдар Хәлим – феномен» дигән фикер әйтә.

 

Шулай ук татар поссовет журналистикасына караган журналистлар: Фәүзия Бәйрамова, Рафаил Хәким, Айдар Хәлим милләтебез язмышын кайгыртып бик күп мәкаләләр язалар.

Фәүзия Бәйрамова динебез һәм милләтебез язмышына караган татар халкының соңгы йөз елда үткән сәяси юлы, рухи югалтулары, бүгенге катлаулы хәле мәкаләләрдә дәлиләр белән һәм мисаллар аша күрсәтелә. Ул милләтебез язмышына ислам дине күзлегеннән чыгып бәя бирергә тырышкан, кеше күңеле кебек нечкә дөньяны Җиһан белән даими бәйләнешен Коръән аша күрсәтергә омтыла.

Рафаил Хәким хезмәтләрендә сәяәст, милләтара мөнәсәбәтләр, тарих, ислам дине һәм федерализм мәсьәләләре күтәрелә: «Халыкмы без, әллә «яшәүчеләр»ме?», «Милли азатлык һәм демократия», «Бәйсезлек сакчысы - халык» һ.б.

Айдар Халим мәкаләләрендә халкыбызның бүгенге хәленә тирән анализ ясала, киләчәк хакында уйлары, хис-омтылышлары чагыла: «Кычкырып яңарырга кирәк», «Матбугат һәм милләт», «Офыклардан кояш чыгып килә» һ.б.

Фәндәс Шакир улы Сафиуллин — татар җәмгыять эшлеклесе, Татарстан һәм Россия сәясәтчесе. Татарстан Дәүләт шурасы һәм Россия Дәүләт Думасы депутаты булып эшләгән иде.
Ул,Татарстанның тарихында иң күренекле фигураларның берсе. Милли-азатлык хәрәкәте лидеры, демократик, либераль милләт вәкиле, татар иҗтимагый үзәге җитәкчесе булып тора. Разил Вәлиев, Индус Таһиров, Туфан Миңнуллин белән бергә берничә тапкыр Татарстан Югары Советы һәм Дәүләт Советы депутаты итеп сайлана. Отставкадагы Полковник, политхезмәткәр, Прага университетын тәмамлаган.Татарстан Республикасы суверенитетын торгызуга зур өлеш керткән. Сафиуллин «ТАССР Дәүләт суверенитеты турында Декларация» (1990 ел), «Татарстан Республикасы Конституциясе» (1992 ел), «Татарстан Республикасы халыклары телләре турында» Закон (1994 ел) кебек мөһим документларны эшләү һәм кабул итүдә катнаша. Фәндәс Сафиуллинның республика, Дәүләт Думасында, Россия һәм Татарстан хакимиятенең төрле структураларында үз халкының телен, гореф-гадәтләрен нык һәм актив яклавы мәкаллщрендщ ачык куренэ.
Фәндәс Сафиуллин авторлыгында иҗат ителгән “За свободу и равноправие” (“Азатлык һәм тигез хокук өчен”) дигән китабы тәкъдим ителде. Бу китап татар халкының туксанынчы елларыннан бүгенге көнгә кадәр узган вакыйгаларны тасвирлый. 670 биттән торган китапта татар халкының яңарыш тарихы, милләтнең сәяси омтылышларының тасвирламасы бирелгән.
Автор, китабы турында сөйләгәндә: "Китапта калган кайнар мәсьәләләр әле сүрелмәде. Кайберләре яңадан кайнарланып килә. Милләтебезнең бик кыен көрәш юлларын үтәсе бар һәм бу көрәшебез без үткәннән авыррак булыр төсле. Без әле сәяси азатлык өчен генә көрәштек. Глобальләшү вакытында сәяси, икътисади азатлык кына җитми, безгә бозыклыктан, гонаһлардан аерылырга кирәк. Безнең халык саны никадәр ким булган саен, әхлагыбыз дәрәҗәсе шулкадәр артык булырга тиеш", - диде.\
Ул милли республикалар, Россия халыклары арасында тынычлыкны һәм татулыкны яклап чыга, хәзерге көндә дә матбугатта үзенең актив позициясен белдереп бара.
За свободу и равноправие” (“Азатлык һәм тигез хокуклар өчен”) китабын чыгару тәкъдимен Фәндәс Сафиуллинга Рәзил Вәлиев һәм Туфан Миңнуллин әйткән була, әмма сәясәтче гомер буе басылып килгән хезмәтләрен барлауны суза. “Бу төрле вакытта басылып чыккан мәкаләләрдән җыелган хезмәт. Китапта бастырылган мәкаләләр әрнеп, ыңгырашуны тышка чыгармыйча, авыртуны күрсәтмичә язылган һәм шуның белән онытылган. Әйтәсемне әйттем, шуның белән тынычландым, дип минем аны чыгарасым килмәде”, - диде Фәндәс Сафиуллин.“

 



Поделиться:


Последнее изменение этой страницы: 2024-07-06; просмотров: 35; Нарушение авторского права страницы; Мы поможем в написании вашей работы!

infopedia.su Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав. Обратная связь - 216.73.216.198 (0.006 с.)