Тележурналистика туу һәм үсеше. Татар телевидениесе массакүләм мәгълүмати чарасы буларак. – Хайруллина Лиана 


Мы поможем в написании ваших работ!



ЗНАЕТЕ ЛИ ВЫ?

Тележурналистика туу һәм үсеше. Татар телевидениесе массакүләм мәгълүмати чарасы буларак. – Хайруллина Лиана

Безнең илебездә телевидение белән кызыксыну һәм телевизор уйлап табу XIX гасыр ахырында башлана. Шулай да аны тормышка 1911 маенда рус галиме һәм уйлап табучысы Борис Розинг ашыра. Ул экранда гади генә фигураларның хәрәкәтен күрсәтә. Шулай да “телевидение эрасы” бары тик XX гасырның 30 нчы елларында гына башлана.Рус эмигранты Владимир Козьмич Зворыкин, С.И.Катаев һәм америка уйлап табучысы Дэвид Сарнов бергәләшеп СССРда иконоскоп уйлап табалар.1932 нче елдан әкренләп яңалыклар һәм күңел ачу тапшырулары күрсәтелә башлый. Ленинградның Козицкий исемендәге заводында беренче совет телеприемник “Б-2” эшләп чыгарыла.

Икенче бөтендөнья сугышы техника үсешен артка калдыра. Ләкин шуңа карамастан 40 нчы еллар азагында “КВН-49” дип аталучы телеприемник чыга. Аның исеме уйлап табучыларның фамилияләренең баш хәрефләреннән тора: В.К.Кенигсон, Н.М. Варшавский, И.А. Николаевский. Әмма халык телендә ул бик кызык расшифровка ала “Купил-Включил-Не работает”.  

Останкино телеманарасы төзелгәч тапшырулар да күбәя, сыйфаты яхшылана. 1953 елда “Зенит” дип аталучы телевизорлар бик популярлашып китә.1962 нче елда аны “Рекорд” алыштыра.Ә инде соңрак аларга төсле “Минск-1” һәм “Рубин” алмашка килә.

1960 елның 29 гыйнварында КПСС Үзәк Комитеты карарында болай диелә: “Басма матбугат һәм радиотапшырулар белән беррәттән, телевидение да –совет кешеләренең коммунистлык идеологиясе һәм әхлакый рухын тәрбияләүдә, буржуаз идеологиясенә һәм әхлагына карата килешмәүдә мөһим роль уйнарга тиеш”. Бу вакытта рәсми рәвештә ачылган Зур Казан Телеүзәге Татарстанда яшәүче совет кешеләрен коммунистик идеология рухында өч айга якын тәрбияләп килә, ә моңа кадәр рәсми юридик статусы булмаган кече телеүзәк эшләп килә.

Татарстанда телевидение тарихын өйрәнүче Р.Даутова менә нәрсә яза: “Татар телевидениесенең барлыкка килү тарихы, барыннан да элек, мәгълүмати программалар барлыкка килү белән башланды” [Р.Даутова, б. 170]. Телевизион публицистика тарихын өйрәнүче Е.Иванованың сүзләренчә, “татар телевидениесе” термины дөрес түгел: бу, әйтик, “Россия” каналын, “Россия” дип түгел, ә рус теле дип атауга тиң булыр иде,шуңа күрә“Татарстан телевидениесе” термины да дөрес булмый,чөнки совет телевидениесе заманында Татар Автономияле Республикасында яшиләр һәм Татарстанда телевидение тапшырулары 80 нче елларга кадәр тулы булмый- “татар телевидениесы”, дип атау тарихи планда күпкә күркәмрәк яңгырый.

Татар телевидениесенең беренче юл салучы, әлбәттә, Әминә Сафиуллина була. Ул башта радиотыңлаучыларның яраткан дикторы, ә соңыннан тамашачыларның да яраткан дикторына әверелә. Ә.Сафиуллинаны сәнгать тапшыруларының өлкән мөхәррире итеп билгелиләр, шулай ук «Сезнең хатлар буенча», Иҗади портретлар» кебек популяр тапшырулар алып баручысы була. Татар телевидениесенең шундый ук визит карточкасы булган Иркә Сакаеваны да әйтеп үтәргә кирәк. Ир-атлар арасында исә, беренче һәм иң популяр дикторлар ул - Айрат Арсланов һәм Абдулла Дубин. Бу вакытларда диктор белән турыдан-туры эфир "Ленин һәм партия" кебек аерылгысыз була.

Бу елларда татар телевидениесенең тапшырулар челтәрендә «тележурнал» жанры активлашып китә. Мондый журналлар татар телендә дә күп була. «Идел» (мөхәррире - М.Йосыпов) һәм «Якташ» (мөхәррире - А. Зыятдинов) иң популярлардан санала. Әдәби-драма редакциясенең эшчәнлеге татар теле аудиториясе өчен аеруча нәтиҗәле була. Телепостановкалар күрсәтәләр, «Иҗади портретлар», «Язучы һәм тормыш» кебек,циклы тапшыруларын башлап җибәрәләр. Ә бу тапшыруларның авторлары-танылган татар драматургы Т.Миңнуллин һәм режиссер Г. Хөсәенов. Алар туры эфирда «Муса» (5 Серия), «Материнское поле» (2 серия) кебек күп серияле телепостановкалар куялар.Алардан режиссерның яңа ярдәмчесе А. Зарипов та үрнәк ала, ул соңыннан популяр публицист, татар телевидениесенең әйдәп баручы режиссеры була.

Балалар редакциясенең эше аеруча активлык белән аерылып торган. Шунысы куанычлы, татар телевидениесенең беренче тапкыр аякка басуы елларында салынган традицияләр бүгенге көнгә кадәр сакланып калган. Әлбәттә, хәзер «Пионерстан», «Уенчыклар дөньясында» тапшырулары инде юк, әмма 70 нче елларда ук нигез салынган «Күчтәнәч-Гостинец» исемле балалар өчен кичке әкиятләр заманча ТЭФИ-төбәк премиясенә лаек. Тапшырулар челтәрендә «Яшь-ТВ» блогына аерым урын бирелә: балалар һәм яшьләр өчен күп тапшырулар булдырыла. Шунысы игътибарга лаек, бу тапшыруларны балалар үзләре алып баралар.

Төбәк телевидениесендә беренче алып баручыларны конкурс буенча сайлап алганнар. Ул вакытта популяр татар директоры Р.Нәбиуллин һәм талантлы тележурналист Ф. Хәкимова аларның педагоглары була. Татар теленең “алтын фондын” Э.Хамматова, Н.Ногманова, И. Сирматов, Г. Зиннәтуллин кебек дикторлар һәм телевидение алып баручылары исемнәре тулыландыра.

ТАССР гостелерадиосы «Татарстан»дигән яңа мәгълүмат программасын ачып җибәрә. Беренче чыгарылыш 1984 елның 1 гыйнварында була. Алар арасында беренче дипломлы журналистлар-Казан дәүләт университетын тәмамлаган Ф. Мөхәммәтов һәм В. Гарифуллин да була.

Татар телевидениесының барлыкка килүе телевидение журналистикасын үстерүдә иң мөһим этап булып тора. Шуны да билгеләп үтәсе килә, ул вакытта Татарстан Республикасында 40 телерадиокомпания рәсми рәвештә теркәлә. Алар арасында иң танылганы татар телендәге «Татарстан – Яңа гасыр " спутник телерадиокомпаниясе була.

Хәзерге татар телевидениесе нинди үзгәрешләр кичерә соң?“Татарстан-Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе җөмһүриятебезнең иң эре холдингларының берсе. Ул халыкара аудитория туплаган, онлайн тапшырулар булдырган бердәнбер компания һәм 2002 нче елның 26 августында тулаем эшли башлый. Аңа, дәүләти массакүләм чарасы буларак, җөмһүриятебезнең тормышы һәм яшәешен яктырту,чит төбәкләрдәге татар милли-мәдәни оешмаларның эшчәнлеген яктырту сыман бик җитди функцияләр йөкләтелгән. Телеканал татар халкының һәм татарстанда гомер итүче башка милләтләрнең дә мәдәниятен, сәнгатен саклап калуга һәм үстерүгә, күпмилләтле җөмһүриятебездә яш буынның әхлаки тәрбиясен кайгыртуга юнәлтелгән.

ТНВ” каналы һәр көнне ике дәүләт телендә 24 сәгать дәвамында алып барыла. Анда яңалыклар, иҗтимагый тапшырулар, телесериаллар, ток-шоу, спорт матчларыннан турыдан-туры трансляцияләр күрсәтелә. ТНВның 40тан артык шәхси проекты бар. Шулай ук ул чит ил һәм рус теленнән татарчага тәрҗемә ителгән кино,мультфильмнар, сериаллар күрсәтә.

Мәгълүмати-күңел ачу телеканаллары:

-ТНВ-Татарстан,ТНВ-Планета: иярчен телеканалы,Шаян ТВ,Татарстан Республикасының җирле телеканаллары.

2.Музыкаль телеканаллар:

-Мәйдан ТВ (Казан), Tatar Music TV (Казан) ,Туган Тел (Уфа) ,ТМТV (Казан)

Татарстанның халык язучысы, Тукай премиясе лауреаты, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Разил Вәлиев әйткәнчә, “ТНВ каналының төп бурычы- дөрес, гадел ,объектив мәгълүмат җиткерү, әдәбият сәнгать әсәрләрен,тарих сабакларын,тормыш тәҗрибәсен файдаланып, халыкка,бигрәк тә яшь буынга, дөрес үрнәк тәрбия бирү.Чөнки теләсә кайсы җәмгыятнең теләсә кайсы дәүләтнең төп нигезен чын асылын, аңлы һәм тәрбияле кешеләр тәшкил итә”. 

 2) Белгәнебезчә,хәзерге вакытта,җир шарында телевидение һәм компьютер интернет-технологияләре алга киткән лидерлар булып тора. Кешеләрнең мәгълүматка ихтыяҗы бик зур. Безне уртак иткән нәрсә бар – без барыбыз да көн саен телевизор карыйбыз

Тележурналистика системасы дистә еллар дәвамында тарихи яктан барлыкка килә, һәм социаль-сәяси тормыштагы үзгәрешләр һәм массакүләм коммуникацияләр чараларының техник мөмкинлекләрен үстерү белән гел үзгәреп тора. Бүген ул базар икътисадының яңа шартларында эшли, җәмгыятьтә социаль-икътисади һәм сәяси үзгәрешләрнең көчле факторы, шулай ук массакүләм аңның үзенчәлекле манипуляторы булып тора.Татарстан Республикасында телевизион публицистика формалашу-үсү 1955 нче елларда башлана.

 Телевизион журналистикаул-тормышның актуаль проблемаларын, җәмгыять, коллектив мәнфәгатьләрен, аларның бердәмлегендә, аралашуда, конфликтта аерым шәхесне чагылдыра торган тапшырулар төре.

“Безнең илдә мәгълүмати телетапшырулар тарихы эфирга 1938 елның октябрендә Ленинград телевидениесенең ВЛКСМның 20 еллыгына багышланган тапшыру чыгу белән башланып китә. Мондый тапшырулардан тыш, сугышка кадәрге чорда сәяси эшлеклеләрнең чыгышлары, мәдәни чаралар (фильмнар, концертлар, театрлар) һәм балалар программалары трансляцияләнелә булган.

Икенче бөтендөнья сугышы башлану белән телевидение үсеше туктый, ул бары 1945 елның декабрендә генә янадән үсеш ала башлый.

Телетапшырулар өлкәсендә күчмә телестудияләр барлыкка килүе сизелерлек яңарыш һәм үсеш була. Мәсәлән, “Динамо” стадионында 1949 елда Футбол матчының беренче тапшыру-трансляциясе була”[Кобыща, Кондрашова, 2016: 60].

Сугыштан соңгы чорда Мәскәү телевизион үзәгенең техник яктан камилләшүе һәм яңадән җиһазландырылуы телевидение үсешенә зур йогынты ясый. Яңа тапшыру төрләре барлыкка килә башлый: телеочерклар, тележурналлар һәм репортажлар, белем бирү программалары, шул исәптән уку һәм фәнни-популяр программалар.Шул ук вакытта телепрограммалаштыру үсеш ала, атна саен яки айга бер тапкыр чыга торган тапшырулар барлыкка килә. Бу вакытта язу һә монтажлау программалары булмаганлыктан тапшырулар турыдан-туры эфирда үткәрелә торган була.

“Киләсе унъеллыкта телевидениенең технологик үсешенә зур игътибар бирелә. "50 нче елларның икенче яртысында СССРда телевизион кабель линияләре корылмалары ачыла; аларның беренчесе Мәскәүне Калинин һәм Ленинградны Таллин белән тоташтыра.

1960 нчы елларда телетапшыруларның төрле формалары киң таралу башлый. Яңа вакытлы рубрикалар барлыкка килә: “Партия программасы-синең тормыш программаң”, “Мәскәү һәм мәскәүлеләр”, “Халыкара тормыш экраны”, “Зур химия экраны”, “Бүгенге дөнья”, “Яңа китаплар”, “Кино-сәяхәт клубы”, “Яшьлек проспекты”, “Горизонт”, “Авыл клубы” һ. б. Бу елларда үзәк телевидение тарафыннан булдырылган: “Белем”, “Эфирда-яшьлек”, “Сәламәтлек”, “Кинопанорама”, “Сәнгать осталары портретлары”, “Кабачок”, “13 урындык” кебек тапшыруларны күп кенә тамашачылар яратып караганнар.

 Беренче тапшырулар Казан университеты биналарыннан эфирга чыга.

1959 нчы елның 3 ноябреннән телестудия Ш.Госманов урамына күчерелә. Телевидение барлыкка килү – мәгълүмати һәм телекоммуникацияләр өлкәсендә яңа чор башлануны белдерә.

“Бу хәл шул чор кешеләре көнкүрешендә телевизорның ныклап урын алуы, ТВнең совет җәмгыятендә роле елдан-ел артуы, Хрущёв “җепшеклеге”нең уңай нәтиҗәсе буларак СССРда демократия бераз үсү, коммунизм төзү өчен илнең барлык иҗат көчләрен туплау белән аңлатыла. Мәсәлән, 1960 еллар башында Казан университетында милли журналистикага нигез салучы танылган журналист, кыю публицист, кырыс тәнкыйтьче Гази Кашшафны, язучылар Г.Ахунов, А.Гыйләҗев, Ә.Еники, шагыйрьләр С.Хәким, Х.Туфан, әдәбият галимнәре Х.Госман, И.Нуруллин, Г.Халитны күпчелек телетамашачы ул чакта беренче мәртәбә зәңгәр экран аша күргән яки композиторлар Җәүдәт Фәйзи, Александр Ключарёв, Нәҗип Җиһанов, Рөстәм Яхин музыкасының телеэфирда яңгыравын ишеткән.

Рус телендәге тапшырулар татар телевидениесендә бик зур урынны алып торган. Радио һәм телевидение Комитеты рәисе М.Долгов та бер конференциядә татар телендәге тапшыруларның аз булуын искәртә.Илебездә коммунистик җәмгыять төзү идеологиясе җәелгән булса да, татар телендә дә тапшырулар чыга башлый.

60 елларның беренче яртысында Татарстан дәүләт телевидениесендә иҗат күтәрелеше аеруча сизелгән. Бу урында телевидениедә татар әдәбиятын пропагандалауда титаник хезмәт башкарган Татарстан Республикасы сәнгатенең атказанган эшлеклесе Әхтәм Зариповның режиссёрлык эшчәнлеген, әдәби-публицистик һәм документаль сценарийлар язуын аерым билгеләп үтәбез. Ул Г.Камалның “Беренче театр”, “Банкрот”, К.Тинчуринның “Зәңгәр шәл”, Ш.Камалның “Хаҗи әфәнде өйләнә” һәм башкаларның пьесалары буенча тәүге телевизион спектакльләр эшләгән. Ә.Зарипов 80 елларның икенче яртысында Г.Ахуновның “Идел кызы” әсәре, И.Газинең “Онытылмас еллар” трилогиясе, А.Гыйләҗевнең “Өч аршын җир” повесте нигезендә телефильмнар төшергән.

Соңрак яшьләр программасының тарихы башлана. 1985 елдан балалар һәм яшьләр тапшырулары редакциясен РСФСР мәдәниятенең атказанган хезмәткәре (1977) Эльза Гариф кызы Гобәйдуллина (1938-1997) җитәкли. Сабыйларга татарча радиотапшыруны журналист, рәссам Дания Гайнетдинова элек Фаил Гыймадов белән бергә әзерли.

80 еллар ахырында – 90 елларда Татарстан дәүләт телевидениесе яңадан иҗади күтәрелеш кичерде. М.С.Горбачёвның үзгәртеп кору сәясәте гражданнарга вөҗдан иреге, сүз һәм матбугат иреге биргәч, язучы-депутатлар Ринат Мөхәммәдиев, Туфан һәм Роберт Миңнуллиннар, Фәүзия Бәйрәмова, Равил Фәйзуллин, Ренат Харис, Разил Вәлиев телевидениене сайлау алды кампаниясендә һәм сайлаудан соң да татар халкының милли проблемаларын, аерым алганда, туган тел, татар тарихы, бәйсезлек декларациясе, дәүләтчелек,суверенитет кебек мәсьәләләрне аңлатканда рупор итеп оста файдаланганнар.

Татарстан дәүләт телевидениесендә Роберт Миңнуллин (мәсәлән, халык язучысы, Сталин премиясе лауреаты Г.Бәширов турында әдәби-документаль тапшыру), Әхтәм Зарипов белән Рәсим Мәһдиев (чишмәләр хакында тапшырулар циклы), журналистлар Риман Гыйлемханов (“Уйнагыз, гармуннар!”), Инсаф Абдуллин (“Татар җыры”), Васил Гарифуллин һәм Илфат Фәйзрахманов (“Яңалыклар”) нәтиҗәле эшләп алалар.

2000 еллар башында эфирга чыккан “Татарстан – Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе татар милләтенең мәнфәгатьләрен кайгырта, аның мәгълүмати ихтыяҗын канәгатьләндерә. “ТНВ-Татарстан” телеканалындагы “Яңалыклар”, “Татарлар”, “Халкым минем...”, “Мәдәният дөньясында”, “Без тарихта эзлебез”, “Аулак өй”, “Җырлыйк әле”, “Переведи! Татарча өйрәнәбез” – нәкъ менә шундый тапшырулар.

Бүгенгесе көнне аналог телевидениесе акрынлап үз урынын цифрлы телевидениегә бирә. Цифрлы телевидение, трансляцияләнә торган видео һәм аудио сыйфатын арттырырга, шулай ук бер ешлык диапазонында тапшырыла торган телетапшырулар санын арттырырга мөмкинлек бирә.

Югарыда әйтелгәннәргә нәтиҗә ясап, Татарстан Республикасының үз телеүзәге һәм телестудиясе 50 нче еллар азагыннан бирле булуын билгеләп үтәргә кирәк.

«Вечерняя Казань», «КРИС», «Советская Татария» (хәзер- «Республика Татарстан»), «Комсомолец Татарии» (хәзер — «Татарстан яшьләре»), «Время и Деньги», «Телесемь» (хәзер - «Телеантена») һәм башка газеталар. Әлеге газеталарда дөнья күргән мәкаләләр, интервьюлар, рецензияләр, анонслар, язмалар һәм аналитик материаллар Татарстан Республикасында телепублистиканың жанр сәясәтен ачарга ярдәм итә.



Поделиться:


Последнее изменение этой страницы: 2024-07-06; просмотров: 38; Нарушение авторского права страницы; Мы поможем в написании вашей работы!

infopedia.su Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав. Обратная связь - 216.73.217.21 (0.008 с.)