Командно-административ система һәм шәхес культы формалашу елларында (1929-1941) совет журналистикасы . 


Мы поможем в написании ваших работ!



ЗНАЕТЕ ЛИ ВЫ?

Командно-административ система һәм шәхес культы формалашу елларында (1929-1941) совет журналистикасы .

20 гасырның 1920 елларның урнашкан большевиклар партиясе тоталитар дәүләт төзү юлына баса. Колхозлар төзибез дип җир крестьяннардан тартып алына, тормышның барлык рухи тормаклары комунистик идеология белән сугарылып, шуның рамкаларына кертелә. Дингә каршы көрәш дәүләт идеологиясе дәрәҗәсенә күтшрелә. 20 еллар ахырында милләт мәнфәгатен кайгыртуга йөз тоткан эш гамәлләр, фикерләр халыклар дуслыгы, милләтләр тигезлеге дип аталган асылда дөреслекне каплау өчен хезмәт иткән идеологиягә үзгәртелә.

Шуның өстенә 1929 елда гарәп графикасы латин графикасы белән алыштырыла. Халыкның зур катламы гасырлар буе тупланган мирастан читләшә.

Бу сәясәт бай мәдәни мирас белән кызыксынуны, өйрәнүне бермә-бер чикли.

Кызганычка кршы, татарча газета-журналлар саны кыскартыла башлый. Бөтен матбугатка цензура кертелә. Төрле төбәкләрдә милли сәнгать учаклары, мәдәни оешмалар, мәдәни мәктәпләр кимүгә йөз тота. 1920 еллар уртасыннан башлап, бигрәк тә 1930 еллар һәм хәтта сугыштан соңгы чорда да татар зыялыларын эзәрлекләүләр, репрессияләр дәвам итә. Бк сәясәт татар зыялыларына да кагыла.

1926-40 елларда ВМ зур тизлекләр белән үсә: 1926 елда бөтенсоюз күләмендә 2000 басма язма, 1940 елларга басмалар саны 9000 җитә. Шул ук вкытта ММЧга контроль дә көчәя. Советлар берлегендә хезмәт ияләрен комунистик рухта, ягъни идеологик тәрбияләү матбугатның төп функциясе була.

Матбугат үсешенң бу чорында фикер хөрлеге юкка чыгарыла. Башка төрле карашка омтылыш бик кискен операив рәвештә кире кагыла. Ил күләмендә таралган “Правда” газетасы иң популяр газеталарынң берсе була. Аның тиражы бу вакытта 2 мнга җитә. Аның артыннан тиражлары 1,5 милн булган “Известие крестьянская казета” бара. Тармакһәм производство мәгълүмати чараларның популярлыны советлар берлегендә журналистика үсешенең үзенчәлеге булып тора: екфть, техника, игенче.

“Правда” газетасы үз тамырлары белән 1903 елда инженер-тимер юл эшчесе һәм сәнгать белгече Кожевников нәшер иткән әдәби публицистик һәм иҗтимагый “Правда” журналына барып тоташа. Әлеге мат-та язышкан күп кенә авторлар Марксистик карашы була. РСДРП (Россиянең социаль демократик эшчеләр партиясе)нең популяр социаль-демократик “Правда” газетасы Лев Тродский мөхәррирлегендә 1908 елның окт-нән 1912 елның апреленә кадәр Львовта,  Вена шәһәрләрендә 3-4 мең тиражы белән нәшер ителә.

1910 елда кыска срокка РСДРП үзәк ком.органы була. 1912 елда РСДРПның 6 Бөтенроссия конференциясе (Прагада) Ленин инициативасы белән эшчеләрнең көндәлек боьшевистик газетасын чыгару карарын кабул итә. Лена вакыйгалары газетаның чыгуын тизләтә. Аның өчен завод һәм фабрика эшчеләреннән акча җыела. “Правда” исемле газетааның беренче номере 22 апрельдә дөнья күрә. Ул РСДРП үзәк комитетының рәсми булмаган газетасы була. 1917 февраль революциясеннән соң “Правда” РСДРП үзәк комитеты һәм Петроград комитеты органы буларак чыга башлый. Тиражы 85-90 мең. Беренче номерының чыгу көне 1918 5 мае – матбугат көне буларак игълан ителгән. “Правда” газетасының битләрендә басылачак материал политбюро утырышына карала.

1918 мартында РСДРП исее РКПб (Россия комунистлар партиясенә үзгәртелә, 1925 партия исеме ВКПб – бөтенсоюз комунистлар партиясен, 1952 елдан КППС (Совет союзы комунистлар картиясе) дип атала башлый).

Татар журналистикасы һәм Совет журналистикасында комунистлар партиясенең идеологик иҗтимагый юнәлешен тоткан “Правда” газетасы аның форматы, идея эчтәлеге зур йогынты ясый. Совет чорында тиражы зур масштаблар белән исәпләнә. 1978 елда газетаның тиражы 10600000 җитә. Бу КПССның һәр членына “Правда”га язылу мәҗбүри куелу белән аңлатыла. Билгеле булганча, советлар берлеге таркалгач, Россия фед-дә күп партияле система урнаша, комунистлар партиясе бүген дә яшәвен дәвам итә. “Правда” газетасы хәзерге вакытта Россия фед-се комунистлар партиясе үзәк органы девизы: бөтен илләрнең пролетарияләре берләшеге.

1918 29 окт-дә Россия комунистик яшьләр союзы (РКСМ) 1924 елда РКСМга Ленин исеме бирү сәбәпле оссия ленинчыл комунистик яшьләр союзына үзгәртелә (РЛКСМ). 1926 мартында СССР оешуга нисбәтле ВЛКСМга үзгәртелә (Бөтен Союз Ленинчыл комунистик яшьләр союзы)

1924 елда Россия комунистик партиясе РЛКСМның үзәк комитеты органы буларак бөтенсою яшьләр газетасын чыгару карараын кабул итә. РКПб секритарияте 1925 13 мартында аның исмен билгели. Беренче мөхәрриер итеп Тарас Костров псевдонимын алган Александр Мартеновский биогеләнә.

1925 24 маенда “Комсомольская прадв” газетасы комсомол үзәк ком-ның органы буларак 31 меңтираж белән беренче саны чыгарыла.

1925 14 авгусытнда РКП(б) үзәк комитеты “Өлкә матбугатына комсомолның эшчәнлеге” турында карарын кабул итә. Һәм ул комсомолның бөтенсоюз күләмендәге газетасына әверелә.

“Пионерсая правда” газетасының тарихы 1921 окт-дә Мәскәү шәһәре Сокольниклар урамында 16 бабалар йортында чыккан “радио” газетасына барып тоташа. Ул тиз арада башта сокольниклар районы, аннан соң губерна балалар йортларында таралыш ала һәм етографик ысул белән басыла.

1923 янв-дә РКСМ башлангыч оешмаларының гомуми шәһәр газетасы статусын ала. Типография биреләә.

1925 фев-нән “Школьная правда” исемендә 1925 мартыннан “Пионерская правда” РЛКСмның Мәскәү комитетнының атналык басма органы буларак чыга башлый. Бу газетага нәшер итүчеләр үсеп килүче яшь буынны комунистик рухта тәрбияләүдә пионер оешмаларына һәм мәктәпләргә ярдәм итү бурычын йөклиләр. Үзәк совет журналындагы әлеге сәясәт җирле, төбәк өлкә милли ресурсларда тиз арада тормышка ашырырга, ягъни Мәскәүдә чыккан үзәк газеталары идеологиясен җиткерүче төп материалны милли телләргә тәрҗемә итүне максат итеп куялар.

“Эш” газетасы 1918 12 мартыннан – 1920 кадәр Казанда татар телендә эшче крестьян һәм кызыл армияче депутатларының Казан советы каршындагы мөселман комисариятының органы буларак чыгарыла. Аның 418 саны нәшер ителә. Бүгенге көндә республикада чыккан “ватаным Татарстан” газетасының башлангычы. Мөхәррире- Шәет Әхмәдиев. Газета эшендә Камал, Әмирхан һ.б. катнаша. Үзәк “Известие” газетасы йогынтысында аның исеме 1920 елда “Татарстан хәбәрләре” 1922-24 “Татарстан”, 1924-51 “Кызыл Татарстан”, 1951-60 “Совет Татарстаны”, 1960-92 “Социалистик Татарстан”, 1992 февраленнан “Ватаным Татарстан” исемендә чыга. Ул атналык, иҗтимагый-сәяси, гомум татар. Илдәге иҗтимагый һәм сәяси йогынтысында катлаулы үсеш юлы үтә.

ТАССР үзәк газетаның битләрендә Мәскәүдә чыккан үзәк газеталардагы КПСС үзәк комитет эшчәлеге белән бәйле, аның съездлары плениюмнары материаллары комунистик төзелеш планнары татарчалаштырып, тулы килеш күчерелеп бастырыла.

Социализм төзелешендә комунистик партиянең көчле җитәкчелек роле, партиянең эчке дисциплинасы, Советлар берлегендә һәм Татарстан республикасы халык хуҗалыгының төрле тармаклары үсеше белән бәйле материаллар төп урынны алып тора.

“Комсомольская правда” аналогиясендә 1920 елда Россия Коммунистик Яшьләр Союзы Казан губернасы комитетының “Мөселман бюросы” газетасы, аннан соң ВПКСМның Татарстан өлкә комитеты органы буларак 1920-1938 елларда “Кызыл яшьләр”,1938-1956 елларда “Яшь сталинчы”, 1956 елдан “Татарстан яшьләре” исемендә яшьләр газетасы чыга. Чор аның үзенчәлекләренә нисбәтле газета рубрикалары һәм тематикасы даими үзгәреп тора. Мәсәлән, гражданнар сугышы чорында яшьләрнең фронттагы һәм тылдагы батырлыкларына, тыныч вакытка күчкәч, халык хуҗалыгын аякка бастырудагы ачлык һәм җимерекләргә каршы көрәштәге роленә зур урын билиләр. “Татарстан яшьләре” дип билгеләнгәч, тиражы 15 меңгә җитә. Бу вакытта Татарстанда нефть чыганакларын үзләштерү, 1 нче космомол-яшьләр бригадаларының эшчәнлеге, заманы өчен аеруча акуталь булган социалистик ярыш. Заман шаукышына ияреп, дөньяга коммунистик караш кереп китә. Социализм дошманнары белән килешмәүчәнлекне, сугышчылыкны пропагандалау һ.б. темалар яктыртыла.

ТАССРда үсеп килүче яшь буынны коммунистик рухта тәрбияләү максатында “Пионерская правда” үрнәгендә “Яшь ленинчы” газетасы нәшер ителә. Әлеге балалар һәм яшүсмерләр газетасы 1924 елның 10 октябреннән атнага 2 тапкыр чыга. Әүвәл РПКСМның татар-башкорт үзәк бюросы, РПКСМ ТР өлкә комитеты һәм Яшь пионерларның өлкә бюросы органы, ВПКСМның ТР өлкә комитеты һәм Пионер оешмаларының республика советы органы. Ул бу исемдә 1941 елга кадәр нәшер ителә. Газета чыкмый торган елларда (1941-61) “Кызыл Татарстан” газетада “Пионер бите” дигән сахифә алып барыла. “Яшь ленинчы”ның элекке мөхәррире – М.Дибаева, Н.Нуретдинова тарафыннан әзерләнә.

1961-1989 елларда яңадан “Яшь ленинчы” исемендә чыга башлый. 1991 елдан “Сабантуй”, 2002 елдан атнага 1 тапкыр, 2014 елдан журнал булып чыга башлый. Оештыручылары – ТР Мәгариф Министрлыгы, ТРның Яшьләр оешмалары советы, ТР балалар фонды. Төрле еллардагы мөхәррирләре – Ш.Шаммазов, К.Зәлиев, Л.Гыйльми, Г.Мөхәммәтшин, Р.Туфитулова, Р.Миңнуллин, Л.Гыймадиева, А.Гыймадиев, Фәйзуллин һ.б. Газетаның беренче авторлары – А.Алиш, М.Җәлил, Һ.Такташ, Ә.Еники, Х.Туфан, З.Нури, Мөдәррис һ.б.

Редакция табигатькә сакчыл караш тәрбияләвенә юнәлдерелгән “Туган ягым-яшел бишек” операциясен уздыра.

1960-1970 елларда Октябрь революциясе һәм Бөек Ватан сугышы геройларын эзләү буенча “Лачын” программасын оештыра. Газета битләрендә хезмәт тәрбиясе, өлкәннәргә ярдәм итү, киләчәктә һөнәр сайлау темалары буенча күп мәкаләләр басыла. Әдәби, иҗат дәресләре белән танылган язучылар һәм шагыйрьләр (И.Юзеев, Р.Харис, Г.Гыйльманов, Т.Миңнуллин һ.б.) чыгыш ясый.

1990 елдан балалар иҗатына зур игътибар бирелә башлый. Атаклы балалар язучысы Ш.Галиев, Р.Миңнуллин, Л.Ихсанова һ.б. зур игътибар бирә.

“ТР тарихы”, “Өмет”, “Тат. педагоглары”, “Туган тел”, “Яшүсмер” кебек даими рубрикалар чыга. Редакция балалар өчен җырлар, уеннар җыентыгын аерым басма итеп чыгара. Уңышлары, казанышлары өчен РСФСРның ВПКСМның мактау грамотасы (1974), балалар әдәбиятындагы уңышлары өчен ТР Язучылар берлегенең А.Алиш исемендәге бүләге белән бүләкләнә.

1940 елларга телдән тапшырыла торган радио-газеталар тагын да популярлык төргә әверелә. Саны 300гә җитә. Радиоточкалар рекордлы тизлекләр белән үсеп, БВС башлану алдыннан аның саны 5 миллионга җитә. Нәкъ алар БВС елларында немецлар оккупацияләгән территорияне дәүләт идарәсе белән бәйләнештә тотарга ярдәм итә.

1930 елда радиоязулар барлыкка килү радиотапшырулар репертуарын төрлеләндерә һәм тулы канлы радио-тапшырулар челтәрен барлыкка китерү өчен күпкә җиңеләйтә.

Советлар берлегендә радионы үзләштергәннән соң, ТВ турында уйланыла башлый. Чыбыксыз сурәт тапшыру 1924 елда ук әзерләнә, әмма 1нче тапшыру 1934 елның 15 ноябрендә генә. 1938 елның 5 октябрендә Мәскәү шәһәрендә Шаболовкадагы телеүзәктән көндәлек тапшыру була. ТВ термины (грек. “теле” – ерак; латин “теле” – видео, күрәм) – сурәтне еракка тапшыру ысулы буларак 19__(?) елда ңшләнә һәм Б.Л.Розинг тарафыннан 1911 елда тормышка ашырыла. Галим күп илләрнең бу юнәлешендәге казанашларын файдалана. 1нче тапшырулар вак һәм тонык була, аларны лупа аша гына күрергә мөмкин. Сурәтне чыбыксыз еракка тапшыру галимнәрне кызыксындыра. В.К.Зворыкин электрон нурланышлы труба уйлап тапканнан соң, бу җайланма тагын да камилләштерелә һәм аны киң кулланышка кертү мөмкинлеге туа.

1918 елда Зворыкин Америкага очып китә, эзләнүләрен дәвам итсә дә, яклау тапмый; үз эшчәнлеген дәвам итеп, 1931 елда югары ваакумлы ТВ труба кинескоп эшли. Казандагы ТВның башы Кече Хәвәскәр Телеүзәк белән бәйләнгән, аны оештыруда Казан Радио Клубы энтузиастлары катнаша. Алар 50 ВТ игәрлегендә ТВ тапшыргычын, йегерлек көчәйткечне һәм ТВ антеннасын коралар. Кече Телеүзәкнең сынау тапшыруы 1954 елда була, ә рәсми тапшыру 1955 елның 27 февралендә РСФСРның Югары Советына сайлаулар көнендә була. Кабул итү үзебездә чыккан Ленинград Т2 Авангард телевизорларында гамәлгә ашырыла. ТАССР Министлар Советының 1955 елда 18 ноябрендәге “Вакытлыча телеүзәк эше турында” карары нигезендә ТАССРның ТРсы Элемтә идарәсе “радиоприбор” заводыннан телеүзәк өчен җиһаз алырга һәм аның нормаль эшләве өчен шартлар тудырырга була. Чернышевский урамындагы телеүзәк атнага 2 тапкыр (чәршәмбе, җомга) кичке сәг.7дә (19:00) тәкъдим итә. Зур Казан телеүзәге 1959 елның октябрендә эшли башлый. 1 нче тапшыруда КПССның Казан шәһәре комитеты, шәһәр башкарма комитеты, ТАССР министрлар советы каршындагы радиотапшырулар һәм ТВ комитетының әйдәп баручы хезмәткәрләре катнаша. Татар опера һәм балет театры артистлары чыгыш ясый. Телепрограмма фильмнар күрсәтү белән тәмамлана.

1962 елдан Казан-Мәскәү үзәк ТВ программасын трансляцияләү мөмкинлеген ала.

1970 елның башында ТАССРның 80 проценты территориясендә телетапшырулар даими кабул ителә. Баштагылары ак-кара төстә, 1985 елның урталарында җирле ТВ (республика) тулысынча төсле тапшыруга күчә.

Яңа гасыр телерадиокомпаниясе (ТНВ) Ачык акционерлык җәмгыяте буларак 2001 елның маенда теркәлә. ТНВ “Яңа гасыр” радиосын “ТР дулкынында” атналык газетасын берләштерә. Яңа гасыр телеканалында 90 сәг тат һәм рус телендә тапшырулар алып барыла. Һәм алар спутник аша РФның Европа өлешенә (Урал, кнб Себер, БДБ илләренә) һәм татарлар күпләп яши торган төбәкләргә трансляцияләнә. Бүгенге көдә генераль директор – Илшат Әминов.

1926 -1940 еллар журналистикасына кыскача йомгак ясасак, түбәндәгеләрне әйтергә мөмкин:

1) ММЧда кулланылган яңа технологияләр совет пропагандасын нәтиҗәлерәк итәләр.

2) 1930 еллар ахырына публицистика җәмгыять, мәдәни тормышның бер булудан бигрәк Сталин партиясенә, командно-административ системага сәяси проблемаларга хәл итүгә булушычы куркыныч инструментка әйләнә: СССРның фәнни-техник казанышларын пропагандалау, зур төзелешләр, колхозлаштыру һәм илне индустриализацияләү совет чоры җәмгыятенең иң актуаль проблемалары булып тора.

3) Газета-журналларның саны чамадан тыш арткан саен, совет җәмгыятенең рухи һәм идеологик тормышында җәмгыятьнең роле тагын да үсә. 2500 тәрҗемә басмаларны исәпләп, 1940 елга аларның саны 9 меңгә җитә.

4) Радиотапшырулар да чит ил кешеләре өчен әзерләнә башлый.

5) Телеүзәкләр Ленинград һәм Киев илләрендә төзелә, төгәлрәк әйткәндә, СССРда 1938 елда 8850 газета, 1762 журнал, 74 радио, 176 типография, 70 мең китапханә эшли.

Өстәмә:20нче еллар ахыры-30 нчы еллар башында совет чорының вакытлы матбугаты яңа төр басмаларның интенсив барлыкка килүе аркасында үсә. 30 нчы елларда илдә халык хуҗалыгының төрле тармакларында эшләүчеләр өчен газеталар чыгарыла («Строительная газета», «Лёгкая индустрия», «Лесная промышленность»). Матбугат бөтен көчен кешеләрнең хезмәт активлыгын арттыруга юнәлтә. «Рабочая газета» чыга (1932 елның гыйнвары ахырына кадәр нәшер ителә), ә 1930 елның гыйнварында «За индустриализацию» газетасы барлыкка килә. Ул газета яңа техниканы үзләштерү, эш темпларын арттыру өчен көрәш алып барды. Советлар Союзының ММЧ системасының бик мөһим өлеше булып радио тора. Беренче бишьеллык ахырына (1932) СССРда 60 радиотапшырулар станциясе эшли. Икенче бишьеллык вакытында (1933-37) Мәскәүдән Советлар Союзының барлык радиостанцияләренә бердәм радиотапшырулар программасын тапшыру проблемасы хәл ителде, ә республикаларда һәм автоном өлкәләрдә милли телләрдә тапшырулар оештырылды. Икенче бишьеллыкның икенче чоры совет телевидениесенең беренче адымнары белән бәйле. Алдагы 10 ел дәвамында телевизион системаны техник эшкәртү, техник мөмкинлекләрне ачыклау һәм телевидениене гамәли куллану процессы барды. 1934 елның 15 ноябрендә Советлар Союзында беренче тавышлы телевизион программа күрсәтелде. 1938 елның 1 сентябрендә Ленинград телевизион үзәк төзелеп бетә һәм эшли башлый. Тапшырулар эфирга көн аралаш чыга.1931 елдан башлап “Правда” Мәскәүдә генә түгел, Ленинград, Харьков, Ростов-на-Дону, Грозный, Баку, Тбилиси, Свердловск шәһәрләрендә дә басыла. 30 нчы елларда журналистикада совет кешеләренең батырлыгы һәм каһарманлыгы, Ватанына булган мәхәббәте, аңа бирелгәнлекләре турында сөйләүче материаллар шактый урын алган. Вакытлы матбугат битләрендә очерклар саны елдан-ел арта бара. 30нчы еллар публицистикасында авыл хуҗалыгы турындагы очерклар аерылып тора. Юл очеркы илдәге яңа сыйфатларга багышлана (М.Горький «По Союзу Советов»). Тоталитар режим шартларында пресса Сталин шәхесе культын формалаштыру чарасы, командно-административ басымның коралы, матбугатта язылганны үтәмәүчеләргә җәза бирү ысулы булып тора. “Правда” газетасы 30 нчы елларда сәяси процесслар вакытында бөтен совет журналистикасына юнәлеш бирә. Ул СССР дошманы булып саналган кешеләргә карата катгый позициядә тора.



Поделиться:


Последнее изменение этой страницы: 2024-07-06; просмотров: 41; Нарушение авторского права страницы; Мы поможем в написании вашей работы!

infopedia.su Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав. Обратная связь - 216.73.216.196 (0.016 с.)