Заглавная страница Избранные статьи Случайная статья Познавательные статьи Новые добавления Обратная связь FAQ Написать работу КАТЕГОРИИ: ТОП 10 на сайте Приготовление дезинфицирующих растворов различной концентрацииТехника нижней прямой подачи мяча. Франко-прусская война (причины и последствия) Организация работы процедурного кабинета Смысловое и механическое запоминание, их место и роль в усвоении знаний Коммуникативные барьеры и пути их преодоления Обработка изделий медицинского назначения многократного применения Образцы текста публицистического стиля Четыре типа изменения баланса Задачи с ответами для Всероссийской олимпиады по праву
Мы поможем в написании ваших работ! ЗНАЕТЕ ЛИ ВЫ?
Влияние общества на человека
Приготовление дезинфицирующих растворов различной концентрации Практические работы по географии для 6 класса Организация работы процедурного кабинета Изменения в неживой природе осенью Уборка процедурного кабинета Сольфеджио. Все правила по сольфеджио Балочные системы. Определение реакций опор и моментов защемления |
Татар онлайн матбугаты (гомуми характеристика)Поиск на нашем сайте ТАТАР ОНЛАЙН МАТБУГАТЫ (ГОМУМИ ХАРАКТЕРИСТИКА) Электрон газеталарга күзәтү 1)“Ватаным Татарстан” –рәсми газета. Аның үз сайты бар. Биредә язмалар, фотолар, видеолар, һава торышы, валюталар курсы, онлайн-хәбәрләр, яңалыклар, анонслар һ.б. урнашкан. Шулай ук YOUTUBE каналдагы видеолар белән дә танышырга була. Сайттагы язмалар берничә блок белән бирелә: “Мөһим”, “Халыкчан”, “Документлар”, “Яңа сан”, “Архив 2013-2019”, “Фото”, “Видео”, “Аудио”, “Элемтә”. Әлеге блоклар үзләре сәхифәләргә бүленә. Әлеге сәхифә исемнәре газетаның басма вариантын исемнәреннән аерылмый. Мәсәлән: “Көнүзәк вакыйга”, “Миллият”, “Тарих, рухи тормыш” (Сәясәт); “Авыл”, “Табигать һәм кеше” (“Икътисад”); “Мәгариф һәм фән”, “Борчыган мәсьәлә” (“Җәмгыять”) һ.б. Сайтта күп кенә язмалар архивын табарга була. Әмма кайбер мәкаләрнең бер өлеше генә бирелгән. Димәк, безгә язманы тулысынча укыр өчен газетаның шул санын табарга кирәк. Сайтта бүтән уңайсыз яклар да бар. Мәсәлән: “Рәсми документлар” бүлегендә “Мактаулы исемнәр”, “ТР законнары” һәм “ТР Президенты указлары” исемлеге бирелә. Әмма шулай да басма матбугаттан аермалы буларак сайтның мобиль версиясе, сораштыру, фотохәбәр бар. Шулай ук биредә хәбәрләргә, язмаларга комментарийлар да калдырырга мөмкин. “Архив 2013-2019” ярдәмендә билгеле бер ай һәм көнне сайласаң, ул көнне дөнья күргән язмаларны уку мөмкинлеге ачыла. Әмма архивта бөтен язмаларны да уку мөмкинлеге юк. 2)“Татарстан яшьләре” газетасының сайты бик гади. Бер якта язмалар тематикасы бирелсә, икенче якта язмалар үзләре бирелгән. 2019-2020 елдагы язмалар архивын да табарга була. Сайтны оператив дип атап булмый, язмалар еш кына басма вариант чыкканнан соң берничә көн узгач кына электрон версиягә урнаштырыла. Башка сайтларда популяр булган “Иң күп укылган язмалар” сәхифәсе дә биредә юк. Укучылар фикер калдырмый диярлек. Күп кенә язмаларның авторлары да язылмаган. Сайт газетаның электрон версиясе тиешенчә эшләнелмәгән дигән фикер калдыра. 3)“Шәһри Казан” газетасының сайты 2011 елда эшли башлаган. Биредә күбесенчә бары тик язма вариантта урын алган язмалар урнаштырыла. Сайтның сул ягында “Кыскача хәбәрләр”, уң ягында иң күп укылган язмаларның баш исемнәре урнашкан. Алар “Төп яңалык”, “Фотогалерея”, “Язмалар”, “Соңгы комментарийлар” “Укырга киңәш итәбез” рубрикаларына бүленгән. Шулай ук электрон вариантта фото һәм видеолар карау мөмкинлеге дә бар. Ләкин уңайсыз ягы – архив булмау. Гомумән алганда, газетаның номерларын карау мөмкинлеге юк, бары тик анда урнаштырган язмаларны гына укып була. Ә уңайлы якларның берсе – интерфейсның төнлә укучылар өчен кара төскә керүе. 4)“Акчарлак” газетасының да үз сайты бар. Сайтның төп төсе – газетаныкы кебек үк зәңгәр төстә. Биредә рубрикалар исеме бирелгән, һәр рубрикада ничә язма урнаштырылганы да язылган. Мәсәлән: “Анонс” (794), “Җәмгыять, сәясәт” (113), “Шоу-бизнес” (416), “Журналист тикшерүе” (115), “Дин вә йола” (141), “Авыл сулышы” (101) һ.б. Һәр язманың авторы, язмага карата фотосурәтләр дә урнаштырылган. Язмалардан соң үз фикереңне калдырырга мөмкин. Биредә татар телендә генә түгел, рус, башкорт телендәге фикерләр дә очрый. Кайберләрендә смайликлар гына да бар. “Он-лайн яңалыклар” рубрикасында хәбәрләр урнашкан, “Ватаным Татарстан” газетасындагы рубрика белән чагыштырганда, биредәге яңалыклар бик еш яңарып тора. Сәгатенә 3-4 хәбәр урнаша. 5)“Безнең гәҗит” – шәхси газета. Аның баш редакторы – Илфат Фәйзрахманов. Әлеге басманың электрон версиясе 2008 елда чыга башлаган. Биредә “Безнең TV”, “Безнең партнёрлар”, “Сораштыру”, “Хупланган язма”, “Хәбәрләр” рубрикалары бар. Сайтның эшчәнлеген тикшерүче кеше дә эшли. Ул электрон версиянең форумын, комментарий өлешләрен эшкәртә, шулай ук хәбәрләр бүлегенә язмалар өсти. Әлеге бүлек көн дәвамында берничә тапкыр яңартыла. Әлеге без күзәткән газеталарның сайтлары газета битләрен кабатламый. Биредә барлык язмалар да урын алмый. Кайбер язмаларның тулы варианты, автор исемнәре дә юк.
|
||
|
Последнее изменение этой страницы: 2024-07-06; просмотров: 39; Нарушение авторского права страницы; Мы поможем в написании вашей работы! infopedia.su Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав. Обратная связь - 216.73.216.196 (0.008 с.) |