Заглавная страница Избранные статьи Случайная статья Познавательные статьи Новые добавления Обратная связь FAQ Написать работу КАТЕГОРИИ: ТОП 10 на сайте Приготовление дезинфицирующих растворов различной концентрацииТехника нижней прямой подачи мяча. Франко-прусская война (причины и последствия) Организация работы процедурного кабинета Смысловое и механическое запоминание, их место и роль в усвоении знаний Коммуникативные барьеры и пути их преодоления Обработка изделий медицинского назначения многократного применения Образцы текста публицистического стиля Четыре типа изменения баланса Задачи с ответами для Всероссийской олимпиады по праву
Мы поможем в написании ваших работ! ЗНАЕТЕ ЛИ ВЫ?
Влияние общества на человека
Приготовление дезинфицирующих растворов различной концентрации Практические работы по географии для 6 класса Организация работы процедурного кабинета Изменения в неживой природе осенью Уборка процедурного кабинета Сольфеджио. Все правила по сольфеджио Балочные системы. Определение реакций опор и моментов защемления |
Советлар союзы коммунистлар партиясе һәм совет дәүләте матбугаты системасы (1917-1990). – филиппова регинаПоиск на нашем сайте «Зур Совет энциклопедиясе»ндә «Вакытлы матбугат» терминына түбәндәге төшенчә бирелә: билгеле бер вакытка чыккан яки чыгарыла торган басма формадагы басмаларның, массакүләм мәгълүмат һәм пропаганда чараларының берсе». Вакытлы матбугатка газеталар, журналлар, вакытлы җыентыклар һәм бюллетеньнәр керә. Библиографик күрсәткечләрдә, каталогларда һәм китапханә фондларында дәвам итүче басмалар һәм ел саен уздырыла торган басмалар да вакытлы матбугат булып санала. Совет чоры матбугаты тулысынча партия-дәүләт карамагында була. Халык аңына, яшәешенә, фикерләү рәвешенә зур йогынты ясаучы матбугат чаралары көчле цензура йогынтысына бирелә. Шул рәвешле бу чор партия-дәүләт матбугат системасының берьяклылыгына китерә. Асылда ул партияне мактау, аның алып барган сәясәтенә дан җырлауга кайтып кала. Әлеге хәл 1990-нчы елларга тикле дәвам иткән дип әйтсәк, ялгыш булмас. Шушы чорга кадәр бары тик матбугатка партия йогынтысының масштаблары гына үзгәрә, әмма нигездә ул барыбер үзен бик нык сиздертә. Әлеге хәл СССРда яшәүче кече халыкларның милли хәрәкәтләре башланып киткән 90-нчы елларда гына үзгәрә. Милли матбугат та бу елларда аеруча активлашып китә. Гомумән, илдә сугыш, революция, үзгәртеп корулар кебек глобаль вакыйгалар барышында матбугат чаралары аеруча зур максат-бурычлар үти башлый, фронт белән халык арасындагы бердәнбер аралашу чарасы буларак та, халыкның рухын күтәрергә булышлык итүче чара буларак та хезмәт итә. Совет чоры Россия һәм тaтaр хaлкындa киcкен үзгәрешләр чoры булaрaк тaрихкa кереп кaлды. Илдә бaргaн тaрихи-иҗтимaгый вaкыйгaлaр яшәешнең бaрлык өлкәләрендә дә үзенең җуелмac эзен кaлдырды, шул исәптән, матбугатка да үз йогынтысын ясады. Совет чоры матбугатында тирән эз калдырган тарихи вакыйгалардан – 1917-нче елгы инкыйлаб һәм Бөек Ватан сугышы. Бу елларда матбугатның тематикасы, проблематикасы, төзелеше генә үзгәреп калмыйча, гомумән, аның максат-бурычлары да үзгәреш кичерә. Дөрес, матбугат һәрвакыт вакыйгаларны түкми-чәчми тасвирлавы, кешенең аңына йогынты ясауны үзмаксаты итеп куя. Әмма Совет чорында бу максат бермә-бер арта, көчәя төшә. Матбугат – халык гимны, көрәшкә өндәү, дошманның чын йөзен фаш итү максатларына да ия була башлый. Шул ук вакытта матбугатта цензура көчәя. Партия тарафыннан билгеләнгән цензорлар матбугатта басылган һәр язманы өтеренә кадәр тикшереп тора. Шул сәбәпле бу елларда матбугатның эчтәлеге берьяклылыкка кайтып кала. Цензура бары тик Хрущев җепшеклеге елларыннан соң гына кими төшә һәм матбугат чараларында да бу үзен ачык сиздерә башлый. Партиягә һәм дәүләт башлыкларына, алар алып барган сәясәткә дан җырлаудан бераз кичегеп, матбугат чаралары реаль вакыйгаларны, кеше тормышларын, гыйбарәтле хәлләрне дә яктырта башлый. Оппозицион матбугат белән большевикларның көрәше күпсанлы авторитетлы вакытлы басмаларны ябуга китерә. 1960-1970 елларда ук хәлне үзгәртергә һәм бәйсез периодиканы яңадан торгызырга омтылалар, әмма бу басмалар «куак» ысулы белән ясалган күчермәләрдә генә һәм ышанычлы затларның тар даирәсе арасында гына мәгълүм була. Партия-дәүләт монополиясеннән тулы масштаблы азат ителү 1980 еллар ахырында гына башлана. Сталинның үлеме һәм аннан соңгы «шәхес культы»н фаш итү вакытлы матбугаттагы тональлекне һәм газета-журналларда басылучы чыгышларының турыдан-туры тәэсирен бераз йомшарта төшә. Шуның белән бергә вакытлы матбугат битләрендә «Партия демократиясен торгызу» программасы кысаларында Коммунистлар партиясе Уставында каралган төрле иҗтимагый әһәмияткә ия мәсьәләләр буенча «Партия дискуссияләре» практикасы яңадан торгызыла, һәм вакытлы матбугат мондый фикер алышуларның мәйданчыгы булып тора. Бөек Ватан сугышы елларында исә вакытлы матбугат, шул исәптән партия-дәүләт матбугаты да, бердәм максатка: фронт яңалыкларын яктыртуны үзенең төп максаты итеп куя. Бу чорда рус телендә РККА сугышчылары өчен 1000 газет һәм 15 журнал, РККФ өчен 143 газет һәм 4 журнал чыга. Милли телләрдә 110 газет басыла, шулар арасында 16 – татар газеталары. Сугыштан соңгы чорда татар вакытлы матбугаты саны үзенең пигына җитә. 1946 елда татар телендә 120дән артык газета һәм журнал басыла. Әмма 50-нче елларда исә бу сан янә кимү ягына борыла, чөнки сугышка кадәр партия тарафынна ябылган газета-журналлар Уфа һәм Тобольскта гына кабат тергезелү рөхсәте ала, ә фронт газеталары басылудан туктый. 1960-нчы елларда татар матбугаты кабат Горьков, Ульяновск, Куйбышев өлкәләрендә басыла башлый. Әмма 70-80-нче елларда татар вакытлы матбугаты саны кабат 80нән артмый. Шул рәвешле, Совет хакимияте урнашкач, вакытлы матбугат системасы шактый үзгәреш кичерә, партия-совет матбугаты органнары барлыкка килә. Совет хөкүмәтенең беренче чараларыннан вакытлы матбугатта оппозицион кәефләрне бастыру аша аларны массаларга тарату була. Акрынлап үзенә хас барлык үзенчәлекләре белән Совет матбугаты системасы барлыкка килә. Совет төзелеше җимерелгәнчегә кадәр илдә меңәрләгән газета һәм журналлар (шул исәптән милли региональ матбугат та) чыга: бу – үзәк һәм җирле, партия, иҗтимагый-сәяси, фәнни, фәнни-популяр, сәнгать, балалар һәм яшүсмерләр өчен, сатирик-юмористик, массакүләм аудиториягә исәпләнгән һәм тар специализацияләнгән басмалар. Нәтиҗә ясап әйткәндә, совет чорында илебез һәм халыкара тормыш проблемаларының киң даирәсен өйрәнү өчен чыганаклар була алырлык бик зур вакытлы басмалар саны барлыкка килгән.
|
||
|
Последнее изменение этой страницы: 2024-07-06; просмотров: 39; Нарушение авторского права страницы; Мы поможем в написании вашей работы! infopedia.su Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав. Обратная связь - 216.73.217.21 (0.006 с.) |