Елларда совет журналистикасы тарихында балалар һәм яшьләр матбугаты. - фазлеева резеда 


Мы поможем в написании ваших работ!



ЗНАЕТЕ ЛИ ВЫ?

Елларда совет журналистикасы тарихында балалар һәм яшьләр матбугаты. - фазлеева резеда

Октябрь инкыйлабыннан соң балалардөньясында да үзгәреш дәверебашлана. 1922 елдаБөтенроссия пионер оешмасы төзелә. Татарстанда пионер оешмасы 1923 елның июнь аендабарлыкка килә. Шушыүзгәрешләрҗирлегендәяшьбуыннытәрбияләүөчен яңа журнал кирәклеге көн тәртибенә баса.

Совет властеурнашкачбалаларөчен яңа басма булдыруихтыяҗыалгакилеп баса.1918 нчеелның 27 сентябрендәКазандачыгабашлап. 1922 елдан 1931 нчеелгакадәрМәскәүдәбасылган“Эшче”газетасында 1923 нчеелның 5 августыннан“Балаларпочмагы” кушымтасыбиреләбашлый. Бу кушымтадашигырьләр, кыска-кыскахикәяләрһәмбалалартормышытурында мәкаләләр бирелеп килә. ӘлегекушымтаныәзерләүдәМуса Җәлил ешкатнаша.

Ниһаять, Мәскәүдә 1924 елныңмартында“Кечкенәиптәшләр”исеме белән яңа журналныңберенче саны чыга.

“Кечкенәиптәшләр” белән татар балаларматбугатындабөтенләйүзгә, икенчечорбашлана, милләт һәм дин төшенчәләреюгала, интернационализм сыйнфыйтәрбияалгыплангачыга, яшьбуынны яңа җәмгыять–соцализмны актив төзүчеләр итепәзерләүбурычыкуела. Журнал комсомол карамагынаалына.

БасманыГ.Мохтар, Х.Садыйков, М.Парсин, Н.Нәбиуллинсоставындагыредакцион коллегия әзерли. 1927 елның 11 нчесаныннананыңмөхәрриребулып М.Җәлил билгеләнә.

Революцион энтузиазм белән канатланыпжурналгаяшькаләмнәр килә. Күтәренкеинтонациялешигырьләр күбәя. Журналда Ә.Түрәй, М.Крыймов, К.Зәлиев, Й.Госмановлар актив языша.

Балаларныңкөндәлектормышынакергән яңа сүз – пионер сүзежурналның үзәгенә менә.

Й.Госмановның“Канлыкөннәрхатирәсе (Кызыл Армиянеңҗидееллыгынабагышлана)”,Г.Мохтарның“ШтабтагыкечкенәГаббас”, “Ил баласыШака”, Г.Баембитовның“Бүре баласыкайткан”, К.Зәйдуллинның“Көтүче Кәшфи”хикәяләре дә ирек һәм бәхетнеңавыркөрәшләрдәяулапалынганлыгы, бу көрәшкә кечкенәләрнең дә катнашуытурындасөйлиләр.

Редакция сан саендиярлекюлбашчыларныңрәсемнәренбиреп бара. 1924 елның 23 маенда (XIII съездда) пионер оешмасына В.И. Ленин исемебирелүнезурбәйрәмитепбилгеләп үтә.

Журнал 1925 елның 5 нчесаныннан “Октябрятларпочмагы”ача. Монданәниләрөченвак-вакхикәяләр, шигъритезмәләрбасыла.

“Кечкенәиптәшләр” 1928 елныңмартындачыгудантуктала.

Ихтимал, журналныңисеме дә аныңюнәлешенә, максатына туры килепбетмәгәндер. Гарәпхәрефеннәнлатинга күчү чорында М. Җәлил яңа балалар журналы оештырутурындаэшкузгата. 1929 елның 13 мартында ВЛКСМ Үзәк Комитеты “Кечкенәиптәшләр” урынына яңа алфавиттаикенчебер журнал чыгарутурындакараркабулитә. 16 июльдә ул “Октябрь баласы”н журналының редакторы итеп раслана. Бу журнал ВЛКСМ Үзәк Комитеты каршындагы татар-башкортбюросы һәм РСФСР Наркомпросы органы була. Журнал Мәскәүдә 1933 елга кадарчыгып килә. Яңа журналның әле корреспондентларчелтәре дә булмый.М.Җәлил яшь язучыларга,хәбәрчеләргә, пионерларга “каләмнәрен кайрарга” һәм журнал эшендә актив катнашырга чакырып мөрәҗәгать итә.

Журналның барлыгы 41 саны чыга. Бу саннарның һәрберсендә диярлек Муса Җәлилнең үз әсәрләре бар. Балалар дөньясында фамилиясе инде шактый таныш булганлыктан, шагыйрь төрле псевдонимнар кулланып яза. “Шахмай”, “М”, “Мостафа улы”, “Асум”, “М.Апуш” һ.б. – аның шул журналдагы псевдонимнары.

Журнал битләрендә балалар әдәбиятын үстерү мәсьәләсе үзәк урыннарның берсен алып тора. Шагыйрь балалар өчен Арктика, стратосфера геройлары турында язарга чакыра, маҗаралы әдәбиятның балаларны тәрбияләүдә роле турында яза.

Шулай итеп, журнал балалар арасында зур полулярлык казана башлый. Чыга башлаганда аның тиражы өч мең экземпляр итеп билгеләнсә дә, бераздан үл жиде мең биш йөз экземпляргә җитә.

“Октябрь баласы” үзенең битләрендә интернациональ, хәрбипатриотик, атеистиктәрбиягә дә зур урын биргән. Журнал Морзе әлифбасы, топография картасын өйрәнүбуенча мәгълүматлар бирә, хәрби уеннарга өйрәтә. Шагыйрьнең бу мәкаләләре ахырдан “Авылда пионер эшләре” дигән аерым китапка тупланып чыгарыла.

“Октябрь баласы” – татар пионерларының чит ил балалары белән хат алышуынбашлап җибәргән журнал. Монда Чехословакия, Болгария, Германия кебек илләрдәгемәктәп яшендәге балаларның ул чордагы авыр, фаҗигале тормышы чагылдырыла,аларның хатлары урнаштырыла.

1933 елда журнал Казанга кайта, “Пионер каләме”нә әверелә. 1941 елда, сугыш башлангач, журнал чыгудан туктала. Сугыш беткәч, 1952 елда ул “Пионер” исеме белән янә дөнья күрә. Ә 1957 елда, илдә “Пионер” исемле журналлар артык күбәеп китү сәбәпле, журнал исеме “Ялкын”га үзгәртелә.

“Ялкын” – урта һәм олы яшьтәге мәктәп балаларының айлык татар журналы.

1962 елда “Ялкын”га баш редактор булып Роза Хафизова килә. Ул җитәкчелек иткәнелларда журналның тиражы 80 меңгә җитә. 1978 елда ул офсет ысулы белән төрле төсләрдә басыла, редакциядә хезмәткәрләр дә арта. Журнал, тиражы артып, керем бирә башлый. Журнал үзенең әдәби-нәфисдигән исемен аклый, укучылар тарафыннан яратып кабул ителә.

Бүгенге “Ялкын”ны моннан унбиш-егерме ел элек чыккан журналлар белән чагыштырып та булмый. Ул көннән-көн камилләшә: аның техник мөмкинлекләре дә, бизәлеше дә,кәгазенең сыйфаты да күпкә яхшырак. Соңгы ун-унбиш елда журнал мәктәп укучыларыныңбарлык категорияләре өчен түгел, 12-16 яшьлек яшүсмерләргә атап чыгарыла. Бүгенге “Ялкын”ның “Кечкенә иптәшләр” белән охшашлыгы бик аз кебек: ул чор идеаллары онытылган, җәмгыятьне борчыган проблемалар да икенче, укучыларның яшь үзенчәлекләре дә, тормышрәвеше дә башка төрле, журналның бизәлеше дә, материалларның бирелүе дә үзгә, эчтәлек тә яңа – әдәби әсәрләрнең чагыштырмасы элекке шикелле күп түгел, публицистик язмаларда жанр ягыннан төрле.

1990 елдан бирле “Салават күпере”журналы нәшер ителә.“Салават күпере” журналы – балалар өчен татар телендә чыга торган журнал, “Бәллүр каләм” (1999, 2011) бәйгесе, Татарстан Язучылар берлегенең А.Алиш исемендәге махсус премиясе (2005) лауреаты.

Журналны 1989 елда язучы Зиннур Хөснияр уйлап таба. Аның беренче саны 1990 елның март аенда чыга. Соңгы 20 ел эчендә Зиннур Хөснияр аның баш мөхәррире вазифасын башкара.

1994-2009 елларда Казанда “Сабыйга”журналы чыга. “Сабыйга”балалар өчен, рәсемле, татар һәм рус телләрендә басыла. Журнал балаларны әхлак, сабырлык һәм дин нигезләренә өйрәтү өчен булдырылган. Редакция елына татар һәм рус телләрендә алты тапкыр чыга.Журнал эчтәлегенә күз салсак, татарларның тарихи һәйкәлләренә, проза, поэзия, публицистика, драматургия, балалар фольклорына киң урын бирелә. Төп темалар: татар халкының тарихи-мәдәни мирасын кайтару, татар телен өйрәнү, балалар иҗатын пропагандалау һ.б.

Балалар һәм яшүсмерләр өчен журналлар гына түгел, газеталар да басылган. Мәсәлән, “1924 елның 10 октябрендә “Яшь ленинчы” газетасы дөнья күрә. Ул СССРда балалар өчен чыгып килгән бердәнбер газета була” [Гыйльманова, 2016: 17].

Баш мәкаләдә газетаның максатлары һәм бурычлары турында болай диелгән: “Яшь ленинчы” барлык пионерларга һәм эшчән–крестьян балаларына ничек яхшырак эшләргә, ничек берләшергә, ничек пионер сафларына басарга икәнлеген күрсәтәчәк.” Газетаның беренче редакторы Шәһит Шаммазов була.

1988-2014 елларда басманың әдәби хезмәткәре, җаваплы сәркатибе, баш мөхәррир урынбасары, 1995-2014 елларда баш мөхәррире булып Ләлә Нәгыйм кызы Сабирова эшләгән. 2014 елдан баш мөхәррир – Алмаз Гыймадиев, 2020 елның мартыннан баш мөхәррир – Зилә Хөснетдинова.

Совет чорында балалар өчен эшләгән, 80 елларда Н.Акмал, А.Гафиятов, Л.Лерон, Р.Вәлиев кебек талантлар үстергән “Яшь ленинчы” газетасы 90 елларда исемен үзгәртә. Редакция үзенең укучыларына бергәләшеп газетага яңа исем эзләргә сорап яза. “Татар баласы”, “Туган тел”, “Балалар дөньясы”, “Яшьтәш”, “Балачак” исемнәре тәкъдим ителде [URL:http://tatmedia.ru/legends/images/62].

Редакция “Сабантуй” дигән исемдә туктап кала. Әгәр газетаның максатлары, барлык пионер һәм эшче-крестьян балаларын ничек эшләргә, ничек берләшергә һәм пионер сафларына басарга өйрәткән булса, Күчеш чорында “Сабантуй” газетасының баш мөхәррир вазыйфасын Роберт Миңнуллин башкара.

90 елларда “Сабантуй” газетасы компьютерлаштырыла. Балаларга “Сабантуй” тагын да төсле, бәйрәмчә итеп бирелә, уеннар белән эшләү мөмкинлеге арта. Аның рәссамнары, дизайнерлары кызыклы рәсемнәр, комикслар тәкъдим итә.

2014 елда айлык журнал буларак үзгәртелә.

1993 елның апрелендә “Шәһри Чаллы” балалар һәм яшүсмерләр өчен “Көмеш кыңгырау” кушымтасы белән чыга башлый. Балалар иҗаты йортында җитәкче булып эшләү дәверендә Факиль Әмәк “Көмеш кыңгырау” газетасын булдыруда турыдан-туры катнаша. 1996 елның 1 гыйнварыннан “Көмеш кыңгырау” мөстәкыйль газета булып чыга.

Газета алдан төрле яшьтәге балаларга адресланса, хәзер 8 яшьтән – 15 яшькә кадәрге балаларны, аларның мавыгуларын күздә тотып нәшер ителә. Журналлардан аермалы буларак, айга 4 мәртәбә чыгучы “Көмеш кыңгырау”ның балалар белән бәйле вакыйгалар турында алданрак сөйләү мөмкинлеге дә бар бит.

Бүгенге көндә чыгып килүче “Тылсымлы куллар” журналының беренче саны 2011 елның 20 июлендә дөнья күрә.. Ул 5-8 яшьтәге балалар,аларның әти-әниләре, балалар бакчаларындагы тәрбиячеләр, башлангычсыйныф укытучыларына юнәлдерелгән. Журнал мастер-класслар, ачык дәресләр, логиканыүстерү өчен күнегүләрнең дә нәни дусларыбызга тәкъдим итә

 



Поделиться:


Последнее изменение этой страницы: 2024-07-06; просмотров: 41; Нарушение авторского права страницы; Мы поможем в написании вашей работы!

infopedia.su Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав. Обратная связь - 216.73.217.21 (0.01 с.)