Торгынлык” чоры журналистикасы (1964-1984). Идеологик агымнар барлыкка килү. 


Мы поможем в написании ваших работ!



ЗНАЕТЕ ЛИ ВЫ?

Торгынлык” чоры журналистикасы (1964-1984). Идеологик агымнар барлыкка килү.

Советлар Союзында торгынлык чоры Брежнев исеме белән бәйле. Үзәк (Бөтенсоюз) һәм республикалардагы радиотапшыру һәм телевидение эшчәнлеге социалистик тормышның хуҗалыкның, коммунтистик идеологиянең өстенлеген раслауга юнәлдердә. Бу максатларда ММЧдан сугышчанлык, буржуаз идеология белән килешмәүчәнлек сыйфатларын көчәйтү тәлап ителә. Матбугатлаштыруда үзгәрешләр була. Радио тапшыру һәм ТВ буенча министерлар советының дәүләт комитеты төзелә. Радио тапшыру системасында “яшьлек” (юность), “маяк”, “Тынычлык” һәм “алгарыш” редакцияләре. ТВда исә “яңалыклар эстафетасы”, “время”, “бүген дөньяда” программалары оештырыла һәм алар тәүлек дәвамында тапшыруга күчәләр. Алда әйтелгәнчә төсле телевидение сурдоперевод белән “время” тапшыруы барлыкка килә.

Бу чор ММЧның тематикасы һәм формалары да үзгәреш кичерә: штаттан тыш берлекләр, җәмәгатьчелекне кабул итү, сәяси компаниялар, берләштерелгән һәм хосуси комерлар эшчәләрнең бөтенсоюз “хезмәт” җыелышлары, халык контроле битләре, эшче эстафетасы, анкеталар тутыру, газеталарның, радио тапшыру + ТВның ... ачык хатлар көннәре, түгәрәк өстәлләр һ.б. гаммәви формалара барлыкка килә.

Прессаны тулысынча буйсындыру омтылышы партия җитәкчелегенең күп төрле формаларын барлыкка китерә. Бу процесс җәмгыять үсеше белән кызыксындырмаган партиянең яңа элитасын формалаштыра. Хакимияткә идарә органнарында җайлы урыннарны биләгән кешеләр “торгынлык” һәм стабиллек халәте файдалы була, ә журналистика аларга хезмәт итәргә һәм җепшеклек елларында сәяси системаның кимчелекләренә “күзләре ачылган” халыкны “көйләргә” тиеш була.Илнең мәдәният эшлеклеләре телендә калган җепшеклек чорындагы ирек фикер хөрлеге көтелмәгән нәтиҗәләргә китерә.

1965 елың 5 декаберендә Мәскәү шәһәренең Пушкин мәйданында Советлар берлегендә комунистлар партия сәясәтенә каршы демонстрация була. Бу – ризасызлык демонстрациясе була. Әлеге дата яңа дисидентлык (ризасызлык белдерү) хәрәкәтенең башлангычы санала.

Алдагы елларда башкача уйлаган, фикерләгән шәхесләрне, иҗат кешеләрен илдән куалар. Яисә тормәләргә урнаштыралар. Шушы вактытлардан соң капиталистик дөнья алдагы чордагы кебек СССРдага стройча оппозиция ролен уйный башлый.

Шул сәбәпле матбугатта, Радио тапшыруларында , ТВда көнбатыштан янаган яңа куркытулар, янаулар эзләү һәм көнбатыш мәдәниятының “черүен” фаш итү тагын актуальләшә. Бу торгынлык еллары идеологик сугыш күренешләре буларак бәяләнә.

Рәсми, дәүләти партия басмаларында калган курналистлар ил халкын кызыксындырган таныштыру ниятеннән цензурнаны урап узу мөмкинлекләрен эзлиләр. Идеологик басым көчәюгә карамастан, бу еллар совет публцистикасы халык язмышын кайгыртучан ачык булып кала. Рус публицистикасында Агроновский, Песков, Руденко, Голованов, Жуков язмалары игътибарга лаек. Идеологик кискенлекләре, системага бәя мөнәсәбәтләре кискен белдерелмәсә дә Еники, Гыйляҗев, Фәттах, Әгъзамов, Мәгъдиев, Миннуллина һ.б.ның мәкаләләре, очерклары журналистлар күрсәткән проблемалар тирәсндә уйланырга мәҗбүр итәләр.

Күренә ки, 1956 елдагы коммунистлар партиясенең 20 съездында журналистларга яңа мөмкинлекләр ачыла. Бөтенләй яңа басмалар, темалар барлыкка килә. Твордовский җитәкчелегендә “Яңа дөнья” укучыларын совет авторлары тәнкыйди әдәбият һәм чит ил китапларының тәрҗемәләре белән таныштыра. Журналистлар беренчеләрдән булып авыл проблемаларын илдәге бюрократик кыенлыклар һәм производство җитештерүдәге проблемалраны күтәреп чыгалар “җепшеклек” иҗтимагый сәяси вәзгыяте ирекле коммунизм төзү идеясен игълан итә. Әмма СССРда матбугат дәүләт контроле астында була. Социалистик идеология белән сугарлы.

Брежнев эпохасы тормышның бөтне катламнарында “торгынлык”эпохасы – (синоним буларак кулланыла).Журналистика дөнья аренасында советлар берлеген югары күтәрү коралына әверелә. Ә журналистлар үз хезмәтләрен советлар союзының дәрәҗәсен, даны турындагы мифны тудырырга мәҗбүр булалар. “черек”Ауропа мәдәниятенең рухсыз, әһлаксыз вәкилләрендә бер баш стен булган булган намуслы һәм горур Совет кешесенең образын хәтерләткән “уңай” герой концепциясе иҗат ителә.

СССР уңышлары һәм киләчәк перспективалары басмаларының төп темаларына әйләнә. Әмма совет кешеләре радио приемниклар аша идеологик яктан “җимерү, какшату” тапшырулар алып барган “Азатлык”, “Азат Европа” станцияләрен һәм тапшыруларын тоталар һәм тыңлыйлар.

Дөрес, аларның дулкыннары томалана, әмма илдә каршылык булмаса да, башкача фикерләү үсә, тарала.

1980 еллар урталарында берничә буын дисивентлар эшчәнлеге беренче нәтиҗәләрен бир. Советлар союзы комунистлар партиясенең демократик ачыклыкка борылыш табигый процесс була. ММЧда чынбарлыкны профессиональ дөресле белән чагылдыру бурычы беренче планга чыга.

Матбугатта элек табу куелган темалар торган саен күбрәк яктыртыла башлый. Тыелган китплар басыла, элек уйларга да ярамаган тарих вакыйгалары буенча фиер алышу башлана. Грбачев идеологик йомшаклыкны акрынлык белән кертә, ә хәбәрдарлык журналистлар тарафына зур интузиазм белән каршы ала.ММЧның яңалары барлыкка килә башлый.

 13.Совет журналистикасында профессиональ һәм әхлакый нормалар проблемасы.

Совет журналистикасының төп максаты – коммунистик идеяләрне һәм совет тормышын пропагандалау.

Буржуаз газеталар ябылгач, совет матбугатындагы журналистның аңы “пролетар” булырга тиеш булган, бүтәнчә фикерләү мөмкин булмаган һәм кирәкмәгән дә.

СССРның журналистлар союзы уставында КПСС тарафыннан билгеләнгән бурычлар гына була, алар журналистик үзенчәлекләрне исәпкә алмаганнар. Профессиональ этика фәне бөтенләй укытылмаган, чөнки ул партиянең әхлакый кагыйдәләре белән туры килмәгән.

1917 елларда коммунистлар тарафыннан дин тәнкыйтьләнә. Әлеге проблемалар 30 елларга кадәр дәвам ителә.

“Моральный кодекс строителя коммунизма” кодексындагы идеяләр матбугатта чагылыш таба:

-Коммунизм эшенә тугрылык, Социалистик Ватанга, социализм илләренә мәхәббәт.

- Җәмгыять файдасына намуслы хезмәте: эшләми, ашамый.

- Җәмәгать байлыгын саклау һәм арттыру турында һәркемнең кайгыртуы.

-Иҗтимагый бурычның югары аңы, иҗтимагый мәнфәгатьләрне бозуга түземсезлек.

- Коллективлык һәм дусларча ярдәм. Кешеләр арасында гуманлы мөнәсәбәтләр һәм үзара хөрмәт: кеше бер-берсенә иптәш һәм туган.

- Намуслылык һәм дөреслек, әхлакый чисталык, иҗтимагый һәм шәхси тормышта гадилек һәм тыйнаклык.

- Гаиләдә бер-береңне хөрмәт итү – балаларны тәрбияләү турында кайгырту.

-      Гаделсезлеккә, намуссызлыкка, карьера ясауга карата рәхимсезлек.

-      СССР халыкларының дуслык һәм туганлык, милли һәм раса бәйсезлегенә түзмәү.

-      Коммунизм дошманнарына түземсезлек, Халыклар тынычлыгы һәм ирекләре.

-      Барлык илләрнең хезмәт ияләре, барлык халыклар белән туганнарча бердәмлек.

Ленин үзенең “Очередные задачи советской власти” (1918), “О характере наших газет” (1918) һ.б. мәкаләләрендә социалистик матбугатның яңа моделен тәкъдим итә. Социалистик матбугатның төп максаты – иҗтимагый тәрбия бирү, эшчеләрнең дисциплинасын күтәрү һ.б. Шулай итеп, беренче урында хезмәт, аңа мөнәсәбәт төп әхлакый кагыйдәләр була. Матбугатның төп принциплары: партиялелек, халыкчанлык һәм массалы булуы.

Цензура органы булган Главлитның төп максаты: совет хакимиятенә каршы, дәүләт, хәрби һәм икътисади серләрне ачкан мәгълүматларның, шулай ук порнографиянең матбугатта урын алмавы була.

1980 еллар ахырына кадәр журналистның профессиональ һәм әхлакый нормалары турында кагыйдәләр бөтенләй булмаган. 1983 елда кабул ителгән бөтендөнья конгрессындагы принциплар рус телендә беренче тапкыр 1988 елда гына басылып чыга.



Поделиться:


Последнее изменение этой страницы: 2024-07-06; просмотров: 42; Нарушение авторского права страницы; Мы поможем в написании вашей работы!

infopedia.su Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав. Обратная связь - 216.73.216.198 (0.007 с.)