Бөек Ватан сугышы елларында (1941-1945) журналистика һәм публицистика: структура, тематика һәм жанрлар үзгәреше. 


Мы поможем в написании ваших работ!



ЗНАЕТЕ ЛИ ВЫ?

Бөек Ватан сугышы елларында (1941-1945) журналистика һәм публицистика: структура, тематика һәм жанрлар үзгәреше.

7. Радиожурналистика барлыкка килү (1920-1930): аның үзенчәлеге. Массакүләм мәгълүмати чарасы буларак татар радиосы. – Хуҗина Зәринә

ХХ гасырның октябреннән соңгы унъеллыгында радионы техник (радиоэлектроника, радиолокация һ.б.), шулай ук иҗтимагый-мәдәни (радиопропаганда, радиожурналистика, радиоисәнгать һ. б.) мөнәсәбәтләрдә гамәли кулланылышының төрле юнәлешләре барлыкка килә. Үз вакытында профессор В.Н. Ружников “радиохезмәт” төшенчәсен фәнни әйләнешкә кертә, аны ул вакытта Совет Россиясендәге яңа иҗтимагый стройның төрле ихтыяҗларына – икътисади, иҗтимагый, сәяси, граждан, хәрби, эчке һәм халыкара ихтыяҗларга җавап бирүче радио буларак билгели.

Радионың техник мөмкинлекләренә мәгълүмат чарасы буларак нигезләнгән журналистика нәкъ менә илнең радио хезмәте структурасында барлыкка килгән һәм аның үсеш фазасы формалашу юлы узган. Башлангыч этапта бары тик техник элемтә чарасы булып кына хезмәт иткән радио акрынлап массакүләм пропаганда, агитация һәм гражданнарны оештыру функцияләрен ала.

Россиядә һәм шул исәптән, Татарстандагы радио тарихына күз салыйк.

1895 елның 7 маенда Александр Попов Петербург университетында үзе уйлап тапкан радио җайланмасын эшләп күрсәтә һәм шуның белән авазларны радиомагнитлы дулкыннар ярдәмендә ерак араларга тапшырып булуын исбат итә. Әнә шул мизгелдән кешелек дөньясында өр яңа бер дәвер – радио дәвере башланып китә.

1918 елның апрелендә РСФСР Халык Комиссары Советы (Совнарком, СНК) радиотелеграф эшен үстерү планын төзү өчен махсус комиссия оештырыла. Барлык губерналарда һәм өяз шәһәрләрендә кабул итү радиотелеграф станцияләре төзелә. 1918 елның җәенә техник җайланмалар республиканың 75 пунктында Мәскәүдән меңнән алып мең ике йөз километрга кадәр радиуста эшли.

1918 елның 19 июлендә Халык Комиссары тарафыннан кабул ителгән РСФСР радиотехник эшен үзәкләштерү турындагы Декрет радио өлкәсендә идарә итү структуралары булдыруга нигез салучы, аның бөтен тарихында радиотапшырулар белән шөгыльләнүче күренекле дәүләт документына әверелә. Илнең иң көчле радиостанцияләре (Мәскәүдә, Петроградта, Тверь, Ташкент һ.б. өлкәләрдә)

Радио үсешенең башлангыч чорында (1917-1919 елларда) оператив массакүләм мәгълүмат чаралары буларак, радиограмма Совет Россиясендә барлыкка килгән радиожурналистиканың беренче универсаль формасы булып тора.

XX гасырның беренче чирегендә радиоэфир “морза” авазларыннан – нокта һәм сызыктан торган. Ленинның һәркемгә билгеле “Всем! Всем!” сүзләрен махсус өйрәтелгән, махсус җайланмага рөхсәт ителгән кешеләр генә ишеткән, чөнки бу вакытта әле Беренче Бөтендөнья сугышы бетмәгән барган. 

1918 елның 7 сентябрендә Россиядә регуляр рәвештә радиотапшырулар системасын формалаштыруда беренче адымнар ясала. Россиянең телеграф агентлыгы тарафыннан “Радиовестник РОСТА” радиотапшыруы барлыкка килә. Тапшырулар Мәскәү радиотелеграф станциясеннән тәүлеккә берничә тапкыр даими рәвештә чыгып бара башлый. Биредә сүз бүгенге көндә чыга торган радиотапшыру форматы күздә тотылмый, ә радио аша хәбәр биреп, аны матбугатта бастыру күздә тотыла.

Мәскәүдән “Радиовестник РОСТА” ның иртәнге хәбәрләре кичке 21 сәгатьтән 24 сәгатькә кадәр һәм төнге 1 дән алып, иртәнге 5 кә кадәр кабул ителгән. Әзерләнгән мәгълүматка Совет хакимияте органнары карарлары, республикадагы эшләр торышы турында хәбәрләр, гражданнар сугышы фронтларыннан яңалыклар кергән. Күргәнебезчә, бик озак вакытлар радиохәбәрләр матбугатта басылып килгән.

Чын-чынлап, радио инкыйлабы нәкъ менә бездә – Казанда башланып китә. Ләкин ул, мәгълүм сәбәпләр аркасында, күп төрле административ каршылыкларга дучар була.

1921 елның 1 маенда Казанның хәзерге Ирек мәйданында телефоннан сөйләшүне көчәйтүче рупор куела. Ул хөкүмәт сәясәтен халыкка җиткерүче мөһим чарага әверелә.

Горбунов күрсәтмәсе белән Казаннан аппаратлар сатып алына, 1921 елның май ахырларында Мәскәү Советы бинасына рупор урнаштырыла. Бина эчендәге тавыш беренче тапкыр урамда ишетелә. 1924 елда радиохәбәр итү станцияләре Ленинград, Киев, Түбән Новгородта төзелә башлый.

Казанда радио ачу мәсьәләсен Шамил Усманов күтәреп чыга. Ләкин бу юнәлештә татар язучысы һәм ялкынлы революционерга шактый тырышырга, җитәкчеләрне күндерер өчен күп көч түгәргә туры килә. Бөек Октябрь революциясенең 10 еллыгына радио ачарга рөхсәт алына. Ш. Усманов радио оештыру эшенә керешә, Мәскәү, Ленинград шәһәрләренә командировкаларга йөри, тиешле белгечләр туплый.

1927 елның 7 ноябрендә татар радиосы телгә килә.

Шул көнне 12:00 сәгатьтә тәүге мәртәбә: “Тыңлагыз, тыңлагыз! Казан сөйли!” - авазы яңгыратыла. Бу сүзләрне беренче татар дикторы Гадел Кутуй әйтә. “Татарстан” радиосында 1927 елның 7 ноябреннән алып барлыгы 50дән артык татар һәм рус дикторлары эшләгән. Алар арасында татар аудиториясенә танышлары: Гадел Кутуй, Кәшифә Тумашева, Зәйнәп Латыйпова, Рашат Садриев, Мәрзия Камалова, Шәриф Рахманкулов, Әнвәр Мортазин, Маһинур Хәбибуллина, Зәйнәп Хәйруллина, Камал Саттарова, Фатыйх Колбарисов, Айрат Арсланов, Әминә Сафиуллина, Эльс Гаделев, Вәис Саматов, Рим Кәримов, Мәрьям Арсланова, Фоат Галимуллин, Рөстәм Гәрәев, Фәйрүзә Исхакова, Данил Ибраһимов, Инсаф Абдулла, Камил Бикмөхәммәтов, Тәлгать Хаматшин, Миләүшә Насыйбуллина.

Беренче тапшырулар өчен материалларны басма газет журналистлары әзерләгән. Радио редакциясе Татар драма театры бинасына урнашкан була. (Хәзерге К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры). Спектакль һәм концертлар турыдан-туры шуннан трансляцияләнә. Радио яшь иҗат көчләрен берләштерүче үзәккә дә әверелә. “Татарстан” радиосы театр бинасында 1930 елга кадәр эшләгән.

Бөек Ватан сугышы елларында күп кенә газета-журналлар ябылса да, радио, иң җитез мәгълүмат чарасы буларак, билгеле бер дәрәҗәдә үсеш ала. Ил язмышы хәл ителгән бу чорда информацион программалар арттырыла, эфирда музыкага киң урын бирелә. Электән тәүлегенә 2 сәгать 30 минут эшләп килгән радио 1941 елның сентябреннән 3 сәгать ярым дәвамында сөйли башлый.

Бөек Ватан сугышына кадәр радиокомитет рәисләре булып Сәгыйть Фәйзуллин (1928-1933), язучы Гариф Гобәй (1933-1934), Эдуард Касыймов (1934), Котдус Шәфыйгуллин (1935-1937) эшләгәннәр. Сугыш чорында радиода атаклы әдипләр – рәис вазыйфасында икенче тапкыр Гариф Гобәй, 1942-1944 елларда нәфис тапшырулар редакциясенең баш мөхҽррире һәм рәис урынбасары Гомәр Бәширов һәм фронтка киткәнче бераз вакыт әдәби-драматик тапшырулар мөхәррире вазыйфасында Мирсәй Әмир, Гадел Кутуй, Газиз Иделле, Гамир Насрый, ә сугыштан соң Әмирхан Еники хезмәт куйганнар.

Сугыштан соң коллективка фронттан кайткан язучылар, композиторлар, талантлы яшьләр килеп кушыла. Бу елларда радио кабат тернәкләнә, эш шартлары да яхшыра, фонотека яңа музыкаль язмалар белән баетыла. Алар грампластинкалар рәвешендә СССРның төрле төбәкләрендә яшәүче млиләттәшләребезгә таратыла, яңа жанрлар барлыкка килә, музыкаль постановка, моноспектакль, радиопостановка, радиоспектакль кебек монументаль жанрлар яңарыш кичерә.

1958 нче елда Татарстан радиосы инициативасы белән, автономияле республиканы берләштергән тарихи “Идел белән Урал арасында” тапшырулары эфирга чыга башлый.

Радионың 1960-1980 еллардагы эшчәнлеге Татарстан халкының хезмәт казанышлары елъязмасы дип бәяләнерлек. Республикада гигант төзелешләрнең, бөек башлангычларның кабатланмас мизгелләрен гәүдәләндергән бәһасыз язмалар, репортажлар, тарихның тере шаһитлары буларак, радио фонотекасында бүген дә салкана.

Егерменче гасыр ахырында Татарстан радиосы республиканың мөстәкыйльлек өчен көрәшне цивилизацияле юллар белән алып барырга чакыручы бер үзәккә әверелә. Шушы елларда республикадан читтә яшәүче татар кешеләре өчен “Татарстан дулкынында” тапшырулары эфирга чыга башлый.

Татар телендә хәзерге көндә татар телендә бик күп радио эшли. Аларның һәрберсенең үз аудиториясе, үз йөзе, кыйбласы бар. Кайбер татар радиоларына тукталып китик. “Азатлык” радиосы – татар-башкорт телләрендә эшләүче радио.Азатлык радиосының татар һәм башкорт телләрендәге тапшырулары беренче мәртәбә 1953 елның 9 декабрендә чыга. Шуннан бирле ул татар һәм башкорт телләрендә мәгълүмат җиткерә. Радионың беренче җитәкчесе булып Гариф Солтан билгеләнә. Азатлык радиосының татар-башкорт тапшырулары кыска дулкыннарда тарала.

1995 елга кәдәр Азатлык радиосының төп штаб-фатиры Алманиянең Мюнхен шәһәрендә булды. 1995 елдан радио тапшыруларын Чехиянең Прага шәһәреннән алып бара.

ССРБ таркалгач, 1996 елда Азатлык радиосының Казан бюросы ачыла. Ул 15 ел дәвамында Казаннан хәбәрләр җибәреп торган иде. 2012 елның 1 гыйнварыннан Казан бюросы ябыла.

Хәзерге вакытта Азатлык радиосы эшчәнлекне актив рәвештә интернетта җәйде. Радиода чагылыш тапмаган күп кенә хәбәрләр радионың сайтында чагылыш таба.

“Татарстан” радиосы – Казанда иҗтимагый-сәяси һәм мәдәни темаларга тапшырулар белән чыгучы, татар һәм урыс телләрендә хәбәрләр бирүче рәсми радио.

Эфирга чыгу ешлыклары – 252 кГц (1190 м) һәм УКВ 68.48 Мгц. Татарстанда шулай ук чыбыклы радио аша тапшырыла. Эфир вакытлары: 6 белән 8.00 арасында, 10 белән 11.00 арасында, 12.10 белән 14.00 арасында (дүшәмбедән кала). Шимбә һәм якшәмбе – 8дән 14.00 кадәр.

Көн саен кыска дулкыннарда “Татарстан дулкынында” тапшыруы чыга.

“Төркия авазы – Татарча” – Төркия авазы радиосының татар тапшырулары хезмәте. Төркиядә яшәүче татарларга юнәлгән. Көн саен эфирга 25 минутлык тапшыру чыгара. Тапшыруларның текстлары интернетта урнаштырыла. Сайт тулысынча латин әлифбасында алып барыла.

Төркия авазы радиосының татар телендәге тапшырулары нигездә Төркиягә һәм анда барган вакыйгаларга багышлана. Шул ук вакытта Татарстан, татар халкы һәм төрки дөнья хәбәрләре дә чагылыш таба.

“Болгар радиосы” – Татарстанда эшләүе радио. Казанда 91,5 FM ешлыгында эшли. Элекке исеме “Татарстан – Яңа Гасыр” – Татарстанның ике дәүләт телендә тапшыручы телерадиокомпаниясе. Үзенә Татарстанның бердәнбер иярчен каналын – ТНВ, “Болгар радиосы”н (2012 елның 1 гыйнварына кадәр – “Яңа гасыр” радиосы), “Love-радио” радиосының Казан филиалын, “На волне Татарстана – Татарстан дулкынында” гәҗитен кертә. 2012 елның 15 июненнән яңа “ТНВ – Планета” каналы тәкъдим ителә.

“Болгар радиосы” – тирән тематикалы, музыкаль эчтәлекле, оператив, яңа буын радиостанциясе. 2012нче елда уздырылган әлеге брендны танып белү тикшеренүләре нәтиҗәләре буенча, 90%ка якын сораштыручылар яңа радиостанцияне белә, ә шул санның яртысыннан артыгы – “Болгар радиосы”ның даими тыңлаучысы

Нәтиҗә ясап, шуны әйтә алабыз: татар радиолары массакүләм мәглъмат чаралары буларак аудиториягә даими оператив яңалыклар җиткерә, уртак темалар күтәреп халыкны берләштерә, мәдәниятне үстерә, үз халкына карата мәхәббәт хисе уята.

 

БВС башланып, 10 көн үтүшә үзәк газеталарда һәм бөтенсоюз радиосында хәрби бүлекләр барлыкка килә. Журналистикага халыкта сугышчан рух күтәреп, дошманның илгә басып кергән илбасарларның кешелексезлек планнарыын фаш итү бурычын йөкләнә. Хәрби матбугат челтәре барлыкка килә: Совет армиясе, совет диңгез флотының 5 газетасы,20 журналы чыга башлый. Алар тирәсендә күренекле язучылар туплана. Ел саен партизаннар һәм идән асты матбугаты үсә, 4 ел эчендә бу типтагы органнар 13 тапкыр арта. Хәтта немец солдатлары һәм офицерлары өчен махсус газета чыгару омтылышы була (әмма гамәлгә ашмый), аларны листовкалар, чакырулар, мөрәҗәгатьләр алыштыра.

Хәрби ихтыяҗлар өчен ММЧ системасы кхгәреп кору белән бергә фронт корреспондент челтәрен булдыру юнәлешендә эш бара. Анда Фадеев, Шолохов, Помион публицистикасы басыла. Совет инфо.бюрога Советлар Союзы телеграф агентлыгына “Правда”, “Известие”, “Красная Армия”, “Красный флот”, “Комсомолская правда” – сугыш барган республикаларга хәбәрчеләрен (корреспондент булу мөмкинлеген) бирә.

Сугыш Совет ММЧның репертуарын, жанрларын баета: фельетон, фронт хатлары, памфлетлар, карикатура,хәрби репортажлар газетаның аергысыз өлешенә әверелә. Тулысынча юморга һәм сатирага багышланган журналлар барыкка килә. Алар дошманнан рәхимсез көлеп, халыкның сугышчан рухын күтәрүгә хезмәт итә. Хәтта аерым хәрби бүлекләр өчен махсус басмалар нәшер ителә. Болар хәммәсе дә җиңелмәс фашистлар армия мифын юкка чыгарырга булыша, һәр совет кешесендә Ватан язмышы өчен шәхси җаваплылык хисе һәм басып алучыларга каршы көрәшкә максималь өлеш кертү беләген тәрбияләү идеологик эшнең төп максаты булып тора.

БВС чорында ТАССРда газета һәм журналлар саны азая. Матбугат органнарының форматы кечрәя. Бу вакытта республикаларда 16 исемдә, шул исәптән татар телендә дә фронт газеталары чыгарыла.

 



Поделиться:


Последнее изменение этой страницы: 2024-07-06; просмотров: 42; Нарушение авторского права страницы; Мы поможем в написании вашей работы!

infopedia.su Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав. Обратная связь - 216.73.216.198 (0.007 с.)