Мәгълүмати процесс контекстында совет журналистиканың бердәм система буларак формалашу шартлары. 


Мы поможем в написании ваших работ!



ЗНАЕТЕ ЛИ ВЫ?

Мәгълүмати процесс контекстында совет журналистиканың бердәм система буларак формалашу шартлары.

1.”Журналистика тарихы һәм актуаль мәсьәләләре” курсының максат һәм бурычлары. Тарихилык һәм заманчалык журналистика тарихын өйрәнүдә төп методологик принцип буларак.

“Журналистика тарихы һәм актуаль мәсьәләләре” курсы “журналистика” юнәлешеннән дәүләт белем бирү стандартларында түбәндәге тармакларны үз эченә ала.:

-гомуми журналистика тарихы

-рус журналистика тарихы

-татар журналистика тарихы

-журналистиканың актуаль мәсьәләләре

Бу курста татар журналистикасы тарихына һәм аның актуаль мәсьәләләренә күзәтү ясау, бәя бирү омтылышы ясала. Татар журналистикасының барлыкка килү тарихын үсеш баскычларын, татар журналистикасының төрләрен күренекле журналистлар, аларның эшчәнлеген тикшерү, журналистиканың актуаль проблемаларын өйрәнү әлеге курсның максат – бурычларын билгели.

Журналистика французча journal, латинча diurnal сүзләреннән алынган “көндәлек хәбәр” дигән мәгънәне белдерә. Ул – масса-мәгълүмати чаралар/ масс-медиа чаралары/ СМИ/ гаммәви мәгълүмати чаралар (матбугат, радио, тв һәм интернет) ярдәмендә бүгенге көн өчен актуаль, көн үзәгендәге мәгълүматларны җыю, эшкәртү һәм таратуга юнәлтелгән эшчәнлек төре. Икенче төрле аны иҗтимагый эшчәнлекнең бер төре дип карыйлар. Журналистикага төрле аспекттан чыгып, күптөрле билгеләмәәр бирелгән. Аерым берләрендә бу эшчәнлек төренең асылы һәм функциясе беренче планга чыгарыла: журналистика – ул хәзерге вакытның көн кадагындагы фактларны җыю һәм аларны бәяләү аша социаль төркемнәрнең дөньяга карашларын актуальләштерү дигән сүз. Журналистика төшенчәсе тормыш вакыйгалары, темалары, тенденцияләре хакында белешмәләрне җыеп, шәрехләп кенә калмый, ә аларны төрле жанр һәм жанр формаларында киң халык катламына таратуны да аңлата. Алда әйтелгәнчә журналистика мм бер состав өлеше булып тора, ягъни җәмгыятьнең матбугат, тв, радио, интернет кебек күп функцияле институтына керә. Иҗтимагый мәнфәгатьләр ноктасыннан караганда ул бу төркем фәнни-гамәли белемнәрнең бер өлешен башка соц.төркемнәр тарафыннан үз-үзеңне тоту идеология (мәдәният, мораль, этика, эстетика һ.б.) һәм үсеш юллары буларак кабул итүгә яраклаштырыла.

Журналистика термины Россиядә фәнни әйләнешкә фәнни аспектта рус язучысы, драматург Николай Алексеевич Полевой тарафыннан кертелә. Ул шулай ук әдәби тәнкыйтьче, журналист, тәрҗемәче, тарихчы буларак та билгеле. “ 3 сословия идеологы” журналистика турында сүз алып барганда гамәли журналистика аерылып чыгарыла һәм фән буларак журналистика фәне яши.

Димәк, журналистика аның белән идарә итә торган әдәби, кольтурологик, тарихи, социологик фәннәр циклын үз эченә алган система. Шул ук вакытта жуналистика бу циклның иҗтимагый процесслар үзгәрешенә тәэсирен дә өйрәнә.

       Журналистика гуманитар юнәлештә гаять үзенчәлекле урын тота. Журналист үз язмасында яшәешнең күп төрле сорауларын читләтеп уза алмый. Ягъни, чор проблемалары, фәлсәфи, әһлакый сәяси, тарихи мәсьәләләр белән үрелеп, ялганып китә. Урналистика, димәк яшәешнең рухи-иҗтимагыйөлкәләре булган: матур әдәбият, фәлсәфә, эстетика, социология, психология, тарих һ.б. б/н тыгыз бәйләнештә тора. Шул ук вакытта журналистика бу тармакларда да яңа ачышлар ясарга мөмкинлек бирә. Әлеге бәйләнештә гаять үзенчәлекле төс алган өлкә булып әдәби тәнкыйть тора, чөнки журналистика үсү, үзгәрү урыны булып санала, 20 гасыр башында күпләп татарча газета журналлар чыга башлау һәм аларда тәнкыйтькә киң урын бирелү нәтиҗәсендә тәнкыйть иҗатның бер төре буларак статус ала (ягъни, бары тик газета-журналлар чыгу әдәби тән.зур урын бирелә.)

Журналистиканың совет чорын өйрәнү һәм бәяләү өчен шактый катлаулы курс булып тора. Тоталь цензөра, бер идеология һәм бер партиянең хакимияте башкача фикер йөртү өчен репрессияләү һәм хәтта башка фикер йөртүдә шикләнү һ.б.күренешләр өстәмә яктыртуны тәлап итә. Совет хөкүмәтенең һәм комунистлар партиясенең кискен идеологик Сәяси үзгәрешләре татар журналистикасының йөзе үзгәртүгә китерә. Яңа социаль һәм мәдәни шартларда журналистика аның бурычларына караш үзгәрә. Аңа илдә совет властен төхүгә һәм аны ныгытуга хезмәт итү, социализм уңышларын һәм җиңүләрен марксизм-ленизм идеяләрен ил һәм дөнья күләмендә пропагандалау вазифалары йөкләнә. Шушы фонда совет журналистикасы казанашы һәм журналистлар язмалары җәмәгатьчелектә зур кызыксыну уята. Совет чорында идеологик сәбәпләр аркасында җәмгыять тормышында һәм мәдәнияттә басма сүзнең мәгънәсе көчәя. Милли хосусиятләргә карамыйча, срвет кешеләренең тулы бер буыны “Правда” газетасын хакыйкатенең соңгы баскычы итеп кабул итәләр, яисә мәҗбүр булалар.

 

Октябрь революциясе җиңгәннән соң, Россиянең империалистик сугыштан чыгу бурычы беренче чиратта тора. 9 декабрьдә Брест-Литовскида килешү төзү турында сөйләшүләр башлана, аның барышында Германия Россия өчен хурлыклы шартлар тәкъдим итә, бу исә Үзәк Комитеты партиясенең күп кенә әгъзаларында аны төзүгә каршы кискен протест уята. Бохарин җитәкчелегендәге “сул коммунистлар” Германия шартларын кабул итүне таләп иткән Ленин тарафдарларына каршы чыга. 1918 елның 28 гыйнварында Брест-Литовскиада сөйләшүләр өзелә, ә 18 февральдә Германия армиясе, Россиянең көнбатыш территориясенең бер өлешен алып, бөтен фронт буенча һөҗүмгә күчә. Нәтиҗәдә, Совет хөкүмәте, Ленин кушуы буенча, 21 февральдә Германия командованиесе тарафыннан куелган тагын да авыррак тынычлык шартларын кабул итәргә мәҗбүр була һәм 3 мартта Германия белән тынычлыкка кул куела.

Россиянең империалистик сугыштан чыгуы турындагы мәсьәләне хәл итү өчен 6-7 мартта РКП(б) VII ашыгыч съезды чакырыла. Тынычлыкны кабул итүнең кирәкле булуын аңлату өчен Ленинга съездда 18 тапкыр чыгыш ясарга туры килә.

Настойчиво разъясняя решения съезда, печать изо дня в день призывает использовать мирную передышку для подъема экономики страны

Матбугат съезд карарларын аңлатып, көннән-көн ил икътисадын күтәрергә чакыра. Капитализмнан социализмга күчү чорында дәүләт пролетариат диктатурасы, Ленин һәм аның көрәштәшләре беренче унъеллыкта ук большевистлар партиясен дәүләт системасына кертергә сәләтле булып чыга, ә матбугатны “партия эше”нә әверелдерәләр.

Шулай итеп, партия матбугаты системасын формалаштыру һәм сүз иреген катгый чикләү – Октябрь революциясенең журналистика һәм ММЧ өчен мөһим нәтиҗәсе шундый була. Тормышның барлык өлкәләрендә, шул исәптән журналистикада да, идеологик партия диктаты, бүтәнчә (инокомыслие) фикер йөртү белән көрәш, шул исәптән физик, барлык оппозицион һәм шәхси басмаларны ябу, массакүләм мәгълүмат чараларын нәшер итү хокукын монополияләштерү, массакүләм мәгълүмат чараларын һәм кешеләрне сәяси йогынты коралы буларак куллану – совет властеның беренче елларында һәм 70 ел дәвам иткән совет журналистикасының төп сыйфатлары менә шулар була. Әмма болар бер көндә генә хәл ителми, моңа берничә ел кирәк була.

1917 елның 25 октябренә кадәр илдә төрле буржуаз һәм социалистик газеталар чыгып килә. Мәсәлән, 52 меньшевикларныкы, 31 эсерларныкы һәм 6 анархистларныкы. Аларның күбесе пролетар революциягә каршы булалар. 25 октябреннән соң (революция җиңгәннән соң) илдәге 10лап эре газета ябыла: “Речь”, “Новое время”, “Русское слово”, “Русская воля”, “Биржевые ведомости”, “Копейка” һ.б. Аларның полиграфик базасы большевистик матбугатка бирелә. Мәсәлән, “Правда”, “Деревенская беднота” и “Солдатская правда”. “Копейка” типографиясендә “Известия” чыга башлый. Буржуаз матбугат яңа хакимиятне матбугат иреген кысуда гаепли. Шуннан соң большевиклар “Матбугат Декретын” кабул итәләр. әлеге документ буржуаз матбугатны бетерүгә юнәлтелә. Оппозиөион матбугатка да вакытлыча чикләүләр куелырга тиеш була, әмма алар 90 елга кадәр дәвам ителә.



Поделиться:


Последнее изменение этой страницы: 2024-07-06; просмотров: 35; Нарушение авторского права страницы; Мы поможем в написании вашей работы!

infopedia.su Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав. Обратная связь - 216.73.217.21 (0.008 с.)