Заглавная страница Избранные статьи Случайная статья Познавательные статьи Новые добавления Обратная связь FAQ Написать работу КАТЕГОРИИ: ТОП 10 на сайте Приготовление дезинфицирующих растворов различной концентрацииТехника нижней прямой подачи мяча. Франко-прусская война (причины и последствия) Организация работы процедурного кабинета Смысловое и механическое запоминание, их место и роль в усвоении знаний Коммуникативные барьеры и пути их преодоления Обработка изделий медицинского назначения многократного применения Образцы текста публицистического стиля Четыре типа изменения баланса Задачи с ответами для Всероссийской олимпиады по праву
Мы поможем в написании ваших работ! ЗНАЕТЕ ЛИ ВЫ?
Влияние общества на человека
Приготовление дезинфицирующих растворов различной концентрации Практические работы по географии для 6 класса Организация работы процедурного кабинета Изменения в неживой природе осенью Уборка процедурного кабинета Сольфеджио. Все правила по сольфеджио Балочные системы. Определение реакций опор и моментов защемления |
зәк, төбәк, милли газеталарның, тармак, район, фабрика-завод басмаларының гомуми структурасы.- Габделхакова СиринәПоиск на нашем сайте ТАССР совет вакытлы матбугаты 1920 елда республика оештырылганнан соң формалаша башлый. Аның нигезен, үзәк һәм республика органнарыннан тыш, өяз һәм кантон газеталары, ә 1930 еллардан башлап шәһәр, район-шәһәр, район газеталары, шулай ук күптиражлы газеталар тәшкил итә. Рәсми басмалар белән беррәттән армия, крәстиян, яшьләр, балалар газеталары чыгарыла. 1920 елларда формалашкан татар телендәге вакытлы матбугат системасына үзәк («Эшче», «Игенчеләр»), губерна һәм өлкә («Азат Себер», «Коммунист», «Ялкын» һ.б.), өяз («Урал», «Ярлылар тавышы») һәм кантон газеталары керә. Юнәлешләре буенча алар түбәндәге типларга аерыла: эшчеләр өчен булган газеталар; Крәстияннәр өчен газеталар; Хәрбиләр өчен газеталар; Яшьләр өчен газеталар; балалар өчен газеталар. Типлары ягыннан: иҗтимагый-сәяси; әдәби-нәфис; сатирик газеталарга бүленә. Мәсәлән, “Татарстан яшьләре” газетасын карап китик. «Татарстан яшьләре» — татар яшьләренең татар телендә чыгучы иҗтимагый-сәяси газеты. Гәзитне 1920 елның 22 гыйнварында «Кызыл яшьләр» исеме белән Бөтенсоюз ленинчыл коммунистик яшьләр берлеге тарафыннан, Казан губерна башкарма комитеты органы буларак чыгарыла башлый. Гражданнар сугышы елларында гәзит беренчел дәрәҗәдә яшьләрнең тыл һәм фронттагы уңышларына әһәмият бирә. Аннары халык хуҗалыгын торгызу, ачлык һәм җимерелеккә каршы тору темалары төп урын ала. Сугыш елларының килүен сизеп, гәзит 1930нчы елларның икенче яртысыннан хәрби-патриотик тәрбиягә зур игътибар бирә. 1923 елда гәзит тарафыннан "Яшь инкыйлабчы җырлары" җыентыгы басылып чыга. Шулай да, гәзит бастырган кушымталар арасында: · "Яшь хәбәрчеләр авазы" (3 сан) - 1928-1929 ел; · "Кызыл яшьләр" Бөреле совхозында – 1932ел; · "Кызыл яшьләр" чәчүдә – 1932 ел. Гәзит диварларында Ф. Хөсни, Г. Кутуй, И. Гази, Ш. Мөдәррис, Ә. Еникинең беренче иҗади уңышлары дөнья күрә. Сугышка кадәрге елларда гәзит битләрендә К.Әмири, М.Җәлил, М.Максуд, Ш.Усманов, Г. Толымбай, Х. Туфан, Ш. Шәхретдинов әсәрләрен дә күреп була. 1956 елда гәзиткә "Татарстан яшьләре" исеме бирелә, гәзитнең форматы үзгәртелә, һәм тиражы 15 000 данәгә кадәр арта. Халык хуҗалыгының үсеше, Татарстандагы яңа нефть ятмаларын үзләштерүе, шуңа комсомол яшьләренең зур өлеш кертүе гәзитнең бу елдагы төп юнәлешләрен тәшкил итә. Озакламый гәзит битләрендә яңа вакыйгалар яктыртыла башлый: нефтьчеләр тормышы, КамАз, Түбән Кама нефть химиясе комбинаты төзелешләре. Коммунистик дөнья көнкүреше, социализм тарафларындагы көрәш, социалистик бәйгеләрдә катнашуга өндәү һәм башка бу вакытның иң мөһим дәүләт пропагандалаган темалар да гәзиттә төп урын ала. Социалистик бәйгеләр арасында: · "Язгы чәчү батыры" · "Икмәк фронты герое". Елдан ел гәзиттә иҗтимагый, ягъни яшь кешенең эчке дөньясына кагылышлы темалар, зур игътибар җәлеп итә башлый. 2017 елның июленнән баш мөхәррир — Атлас Гафиятов. Бүгенге көндә гәзит күбрәк урта һәм өлкән яшьтәге кешеләрнең игътибарын җәлеп итә. Татар телендәге газеталар татарлар күпләп яши торган төбәкләрнең барысында да диярлек чыгарыла. Ләкин 1930 еллар уртасына аларның саны күпкә кыскартыла. Октябрь революциясеннән соң чит илләрдә мөһаҗирләр вакытлы матбугаты үсеш ала: Германиядә – «Татар иле», «Идел-Урал», «Төрек берлеге», «Очар яфраклар», «Урал авазы», «Азат Ватан», «Яңа тормыш» һ.б., Финляндиядә – «Ак юл», «Мәгърифәт», «Тавыш», «Туфан» һ.б., Польшада – «Пшегленд исламски», Кытайда – «Аксу», «Безнең Ватан», «Ерак Шәрекъ», «Мең ел», «Милли байрак», «Чаткы», «Йолдыз» һ.б., Япониядә «Игълане хакыйкать» газеталары басыла. Бөек Ватан сугышы елларында ТАССРда газеталарның саны кими һәм форматлары кечерәя, фронт газеталары, шул исәптән татар телендә дә оештырыла (16 газет). Сугыштан соңгы елларда төп матбугат органнары буларак республика газеталары «Социалистик Татарстан», «Советская Татария», яшьләр өчен «Татарстан яшьләре», «Комсомолец Татарии», балалар өчен «Яшь ленинчы» газетасы чыгарыла. «Яшь ленинчы» — татар телендә чыгучы балалар газеты. 1924 елның 10 октябреннән 1991 елның 3 гыйнварына кадәр «Яшь ленинчы» газетасы исеме белән басыла. 1991 елдан 2014 елга кадәр «Сабантуй» газетасы булып чыга. 2014 елда айлык журнал буларак үзгәртелә. Газетаның беренче редакторы Шәһит Шаммазов. Беренче хәбәрчеләр арасында Муса Җәлил, Абдулла Алиш, Фатих Кәрим, Әмирхан Еники, Хатыйп Госман һ.б. лар булган. Яшь хәбәрчеләрдән Мөхәммәт Садри, Зәки Нури, Шәрәф Мөдәррис, Гали Хуҗиев, Мәхмүт Хөсәен, Мифтах Вәдүт, Мансур Гаяз соңыннан күренекле язучылар булып китәләр. 1913 елда чыга башлап 25 саны дөнья күреп калган "Мәктәп" журналын бүген "Мәгариф" дәвам итә. Бүлек фондында хәзерге "Ватаным Татарстан"ның чишмә башы - 1922-1924 елларда дөнья күргән "Татарстан" газеты төпләнмәләре белән дә танышырга мөмкин. Ул соңрак "Кызыл Татарстан", "Совет Татарстаны", "Социалистик Татарстан" исемнәре белән укучылар кулына барып ирешә. 1920 елда "Безнең юл" журналы чыга башлый. Ул алга таба "Яңалиф", "Атака" исемнәре белән чыккан. Алар башлаган эшне "Совет әдәбияты" дәвам итә. Хәзер ул - "Казан утлары". Әмма 1917-1919 елларда, Россия империясе җимерелеп, Совет хөкүмәте урнашкач, барлык газета-журналларны яптыралар. Аларга "буржуаз", "кадими", "Советларга каршы", "халыкны агуландыра торган", дигән ярлыклар тагыла. Гражданнар сугышы башлангач, бер-берсенә дошман булган ак, кызыл, милләтче, фронт газеталары барлыкка килә. Һәрбер контон, волость үзенең газетасын чыгарган. Әмма алар дәвамлы булмый, тиражлары да бик аз. Кайберләре берничә ел, берише - бер-ике ай яисә ярты ел гына чыгып кала, бер яисә 4-5 саны дөнья күргәч, ябылучылары да бихисап. 1905 елдан 1924 кә кадәр шушы рәвешле 46 журнал, 300 ләп газета-журнал дөнья күрергә өлгерә 1924 елга газеталарның барысы да советлашып бетә. Темалар корылана. Аларда индустриализация, колхоз, бәрәңге үстерү, мал-туар үрчетү, бер сыердан савылган сөт күләме төп темаларга әверелә. Большевиклар халык мәнфәгатенә, көндәлек тормышка караган темаларның тамырына чаба, еллар дәвамында җыелып килгән тәҗрибә юкка чыга. “Сталин байрагы” — фронт гәҗите. Көньяк фронтның (1943 елның 20 октябреннән - 4 нче Украина фронтының) сәяси идарәсе органы. 1943 елның мартыннан 1944 елга кадәр татар телендә нәшер ителә. «Сталин байрагы» исемендә басылган тагын бер гәҗиткә тукталыйк. Бу Татарстан АССР составындагы Чистай өлкәсе үзәге Чистайда татар телендә нәшер ителгән өлкә газетасы. 1953 елның 15 маена кадәр атнага биш тапкыр дүрт битле булып чыга. Сталин эстафетасы — иҗтимагый-сәяси гәҗит. РСФСР һәм ТАССР сәвәтсезлек белән көрәш җәмгыятьләре органы. 1930-1932 елларда Казан шәһәрендә татар телендә нәшер ителә. «Авы́л хуҗалыгы́ эшчесе» - авыл хуҗалыгы газетасы. Игенчелек совхозлары эшчеләре берлеге, терлекчелек совхозлары эшчеләре берлеге, МТС хезмәткәрләре берлегенең Татарстан комитеты органы. 1927 елның 1 ноябреннән 1932нең 18 октябренә кадәр Казанда атнага 2 тапкыр татар телендә нәшер ителә. 1930 елның апреленә кадәр «Ялчы», 1931 нең гыйнварына кадәр «Авыл-урман хуҗалыгы эшчесе», 1931 нең 15 гыйнварыннан «Авыл хуҗалыгы эшчесе». 1932 дә «Колхоз газеты» белән берләштерелә. Мөхәррирләре: М. Мөхәммәтҗанов, И. Сәйфуллин, И. Хәлимов. Аеруча актив язучылар: Г. Зарипов, В. Камалов, Х. Мөдәррисов, Х. Тугаев, Х. Хәйруллин. «Авыл хуҗалыгы эшчесе» газетасы битләрендә илдәге сәяси хәлләр яктыртыла, РСФСР Халык комиссарлары советы декретлары һәм карарлары басыла, хуҗалыкларны күмәкләштерүнең барышы, алдынгы колхоз-совхозларның тәҗрибәләре турында мәкаләләр дөнья күрә, авыл халкы арасында наданлыкны бетерү эшенә зур игътибар бирелә. Төп рубрикалары: «Безнең алдынгылар», «Наданлык белән көрәш», «Советлар Союзында», «Чит ил яңалыклары», «ВКП(б) тарихыннан». «Автотранспортчы» газетасы— эшчеләр өчен гәҗит. Союзтранс, Таттранс, Дортранс һәм шоферлар берлегенең Татарстан өлкә комитеты органы. 1932 елның декабреннән 1933 елга Казан шәһәрендә татар һәм рус телләрендә нәшер ителә, ким дигәндә 4 саны чыга. «Авыл утлары» — 1931 елдан Татарстан ТАССР Мөслим районында татар телендә нәшер ителүче газета, 2003 елда «Татмедиа» АҖ филиалы — «Мөслим мәгълүмат-мөхәрририят үзәге»нә кергән. Атнаның чәршәмбе, җомга көннәрендә таратыла. Татарчадан русчага тәрҗемә ителеп, «Сельские огни» газетасы чыга. «Ислам нуры» — Татарстанның Яр Чаллы шәһәрендә нәшер ителүче газета. Әлеге газетның беренче саны 1995 елда Хәлил Шәрипов һәм Иршат Шәйхаттаров тырышлыгы белән дөнья күрә. Газетаның эчтәлеге дини-иҗтимагый юнәлештә. Төп максаты – Исламның гомумкешелек кыйммәтләрен халыкка җиткерү, дини гыйлем бирү, мөселманнарны үзара аралаштыру, фикерләштерү. Кайбыч район газетасы "Кайбыч таңнары" 1933 елда коллективлашу елларында, Сталинның "Барлык колхозларны большевикларныкы, ә колхозчыларны мул тормышлы итәргә", -дигән девизы астында үз эшен башлаган "Колхоз бригадасы" газетасы дәвамчысы. Авыл тормышы, игенчеләр, терлекчеләр проблемалары, икътисад һәм алдынгы технология, мәдәният, спорт, гомумбелем бирү мәктәпләре, инвалидларны, ялгызларны, картларны социаль яклау - газетаның төп темалары. Укучы -язмаларның төп авторы. «Пролетариат кадрлары өчен» газетасы - 1930 елның 23 мартыннан 1933 елның 11 мартына кадәр Казан шәһәрендә татар һәм рус телләрендә нәшер ителә, барлыгы 154 саны чыга. «Саба таңнары» — 1930 елдан Саба районы үзәге Байлар Сабасында татар телендә чыгучы газета. 2003 елдан «Татмедиа» АҖ филиалы. Атнаның чәршәмбе, җомга көннәрендә («Атна вакыйгалары» кушымтасы белән) чыга. Саба, Теләче районнарында таратыла. «Колхоз газетасы» - 1930 елда чыга башлаган Аксубай район газетасы. Ул рус телендә чыгарыла. Шул елларда ук газета үзенең нәтиҗәлелеген күрсәткән. Район басмасында урын алган мәкаләләр укучыларда зур кызыксыну уяткан. Матбугаттагы тәнкыйтьле язмалар яңгыраш тапкан, алар буенча хезмәт коллективларында, җәмәгать җыелышларында көчле фикерләр алышканнар, тиешле карарлар кабул ителгән. Җаваплар редакциягә юлланган, алар укучыларга җиткерелгән. Әлеге газетаның чыгуына быел 90 ел тулды.
|
||
|
Последнее изменение этой страницы: 2024-07-06; просмотров: 41; Нарушение авторского права страницы; Мы поможем в написании вашей работы! infopedia.su Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав. Обратная связь - 216.73.216.196 (0.01 с.) |