Заглавная страница Избранные статьи Случайная статья Познавательные статьи Новые добавления Обратная связь FAQ Написать работу КАТЕГОРИИ: ТОП 10 на сайте Приготовление дезинфицирующих растворов различной концентрацииТехника нижней прямой подачи мяча. Франко-прусская война (причины и последствия) Организация работы процедурного кабинета Смысловое и механическое запоминание, их место и роль в усвоении знаний Коммуникативные барьеры и пути их преодоления Обработка изделий медицинского назначения многократного применения Образцы текста публицистического стиля Четыре типа изменения баланса Задачи с ответами для Всероссийской олимпиады по праву
Мы поможем в написании ваших работ! ЗНАЕТЕ ЛИ ВЫ?
Влияние общества на человека
Приготовление дезинфицирующих растворов различной концентрации Практические работы по географии для 6 класса Организация работы процедурного кабинета Изменения в неживой природе осенью Уборка процедурного кабинета Сольфеджио. Все правила по сольфеджио Балочные системы. Определение реакций опор и моментов защемления |
Татар совет журналистикасы һәм публицистикасы, алар үзара бәйләнеше.Поиск на нашем сайте 10. 1917-1925 еллар журналистикасы: яңа сәясәт, тематика, жанрлар, үзгәреш тенденцияләре (Октябрь инкыйлабы, Гражданнар сугышы, яңа икътисади сәясәт һ.б.). 1917 елгы октябрь борылышыннан соң Россиядә туган икътисади һәм сәяси ситуация илне кординаль һәм хәл иткеч иҗтимагый-сәяси һәм мәдәни үзгәрешләргә этәрә. Октябрь революциясеннән соң матбугат ике юнәлешкә болыра 1) большевистик юнәлеш. Большевиклар пролетариат ММЧның иреген чикләү төп шартларның берсе булган диктатурасын тормышка ашыра башлый. Россия совет федератив социалистик республикасында РСФСР рәсми цензура 1917 елның 26 окбябрендә “Матбугат турында дикрет” кабул ителгәч башлана. Ул мәнфәгатьләре коммунистлар мәнфәгате белән каршылыкка кергән бөтен матбугат органнарын ябуны законлаштыра. Күренә ки, Совет чоры журналистикасы үз юлын мәгълүм шартлар аркасында сүз иреге өчен көрәштән башлый. Татар зыялылары, шул исәптән язучылар, журналистлар октябрь инкыйлаына, аннан соң урнашкан пролетариат диктатурасына төрле мөнәсәбәт белдерәләр. Мәсәлән, Г.Ибраһимов, Камал, Бурнаш, Тинчурин, Усманов һ.б.инкыйлабка уңай мөнәсәбәт белдерәләр. Иҗатлары белән аңа хезмәт итәләр. Икенчеләр, ОР сак мөнәсәбәттә була. Гражданнар сугышын кан кою, террор күренешләрен кабул итми: Фәйзи, Әмирхан, Бабич. 20 гасыр башы татар журналистика тарихында актив катнашкан 3нче төркем гомумән әлеге күренешне кабули ити. Аны җимерү, туздыру, җәмгыять үсешендә артка чигенү дип аңлый һәм эмиграциягә китә: Исхакый, Тукатров, Терегулов. Мәгълүм сәбәпләр аркасында бу еллар иҗтимагый-сәяси хәрәкәте төрлелек белән аерылып тора. Совет властенең беренче елларда татар милли хәрәкәтенә, лидераларның идеалларына яңа хокумәт сак якын килә. Сыйнфый көрәш белән артык мавыгу бу елларда милли азатлык идеяләренә зур зыян китерә. Милли республика төзү, аның үсеш юлларын Мәскүә белән мөнәсәбәт мәсәләсендә бөтен россия мөселманнарның 1-2нче съездларында милли юлбашлыар арасында (Солтангалиев, Вәлиди, Исхакый, Ибраһимов, Вахитов һ.б. арасында көчле бәхәсләр була). Бу хәлдән аларның үзара каршылыгыннан большевиклар оста файдаланалар. Милли буржуазиягә хезмәт итә диеп: “корылтай”, “азат хатын”, “хөр милләт”, “тормыш” һ.б. газеталар ябыла. “Маяк” әдәби-сәяси газетасы, бөтенроссия мөселман “Шура” Себердә эшен дәвам иткән милли идарә органы булып тора. 1918 елның октябереннән 1919 апреленә кадәр “Кызыл яр” (Петропавл шәһәрендә татар телендә аның 31 саны дөнья күрә. Рәсми мөхәррире – Мустакаев, Фактик – Туктаров. Газета эшендә Исхакый, Терегулов һ.б. катнаша). Шул ук вакытта Совет властенең “матбугат турында дикрет”ына таянып октябрь борылышына кадәр бу тармакта зур профессиональ тәҗрибә туплаган журналистларның бер өлеше үз эшләрен дәвам иттерү омтылышларын ясап карый. Мәсәлән, Оренбургта Ф.Кәрими “Яңа вакыт” газетасын нәшер итә. Бу 1917 1 нояб-нән – 1918 22 мартына кадәр чыга. Гражданнар сугышы тәмамланганнан соң 1920 25 июнендә ТАССР төзелә, әлбәттә бу татар халкы өчен зур сәяси – тарихи һәм иҗтимагый милли әһәмияткә ия вакыйга. 1506 елдан соң автономия кысаларында булса да, беренче тапкыр үзебезнең дәүләтне булдыру була. Татар теле дәүләт теле дип игълан ителә. Киң планда иәдәни һәм агарту эшләренә керешә. Татар мәдәнияте тормышында зур яңалык буларак 1922 елда татар дәүләт театры ачыла. Бу эшкә Тинчурин тартыла. 1920 еллар гражданнар сугышында җиңеп чыккан большевикларның илдә бер партиялелекне урнаштыру идеологик максатларда вакытлыт матбугат коунистик режимга хезмәт итәчәк система барлыкка килү чоры. Власть башындагы большевиклар элгәре, социаль инкыйлабый һәм радикаль-демократик юнәлештәге матбугаттан аерылып тору максаты белән ММЧның крестьян, яшьләр,комунистик партиясен, профсоюз, хәрби һ.б. юнәлешләрен аерып чыгаралар. Шул ук вакытта фән, мәдәният, хуҗалык тармаклары буенча газеталар һәм журналлар чыгарыла. 1920 ел башына большевиклар партиясенең милли телләргә тәрҗемә ителгән 80 басмасы дөнья күрә. Периодик басмалар совет власте урнашуга крап һәр эре, зур шәһәрләрдә чыгарыла башлый. Бу урында ТАССР Республика комунистларының үз вакытлы матбугатын, шул исәптән иҗтимагый сәяси журналларын булдыру ихтыяҗын тудыра. Рус телендәге “Вестник татарского областного комитета РКП” 1920, “Спутник Авиатр” 1921, “Комунистический путь” (1921-1925). Татар телендә модый төр иҗтимагый-сәяси, тарихи 1922 елда оештырылган айлык “Безнең юл” журналыннан башлау дөрес булыр. 1926 елдан большевиклар партия идеологиясе пропагандасы өлкәсендә “БЮ” үтәгән бурычлар яңа оештырылган һәм татар телендә чыккан “Җитәкче” журналына йөкләнә. 1932 елда аның исеме “Татарстан большевигы” дип үзгәртелә. 1935 елда ул ике телдә чыга башлый. 1958 елдан “Татарстан коммунисты” буларак дәвам итә. 1919-23 елларда массакүләм чаралар тарихында әһәмиятле вакыйга буларак бәяләнерлек зур яңалык була. Сүз радио турында бара. Совет журналистикасы, шул исәптән татар совет журналистикасы тарихы да радиодан башка тулы булмас иде. Ил эчендә гражданнар сугышында дошманнарга чит ил интиллигенциясенә каршы көрәштә, нәкъ аның ярдәме зур була. Бу елларда хәрби максатларда уйлап табыла. Радио сәяси мәгънәгә ия була. Попав тарафыннан авазларның электромобиль дулкыннар ярдәмендә тапшыру юлы ачыла. Россиядә “Радио телеграф ДЕПОсы” дигән радио-электроник предприятиясе асыла. Һәм ул авазны тапшыруның төрле җайланмаларын эшли башлый. 1918 елның 21 февралендә “Всем, всем!” радио телеграммалар циклы барлыкка килә. 1918 елның 22 февралендә СП радиостанциясе эфирда “Социалисик ватан курыныч астында дип” дигән декретны хәбәр итә. 1918 октяберендә радиодан ишетелгән хәбәрне шул ук көнне листовкалар, плакатлар формасында кеше күп йөргән урыннарга беркетә башлыйлар. Гражданнар сугышы чорында төзелгән “Эшче һәм крестьян оборона советының 1919 30 июнь карары белән Мәскәүдә Шаболовка урамында көчле радиостанция төзелә. Максаты – төбәкләр һәм көнбатыш илләр белән тыгыз элемтә тудыру. 1924 елдан гына эфирдан даими тапшыру башлана. Нәкъ шушы елларда радио телеграф оешмаларының Казан базасында да төрле радио җайланмалар эшләнә башлый. Ерак элемтә 1100 км кадәр радио телефоннары, радио пеленгатор станцияләре 600 км кадәр һәм башкалар конструкцияләнә. 1921 елда Казанда бренче тапкыр урамнарга репродукторлар куела. Һәм радио тапшырулар трансляцияләнә башлый. Бу елларда да журналистиканың публицистика белән бәйләнеше өзелми. ВМ тормышына игътибарны юнәлткән 1917 ел октябрь борылышыннан соң тагын да төгәлләштергән 1918 елның урталарыннан 20 гасыр башында нәшер ителгән газеталар чыгудан туктый. Алар урынына исемнәре идеологик һәм сәяси төсмерле яңа эчтәлекле газ-жур басыла башлый. Совет хамияте ВМка аеруча зур ихтибар бира. Тататарлар яшәгән төбәкләрдә Мәскәүдән, Екатеренбургка кадәр газ-журналар чыга башлый. 1917-20 елларда сигез телдә 130 исемдә газета журналлар чыга башлый. Дөрес барыбер яңа чордада элгәрге тәрҗибәгә традицияләргә зыялылар көчена таяналар Мәсәлән “Мәгәриф” айлык, итимагый, педагогик һәм фәнни-әңәби журнал “Мәктәп” журналы дәвамы. 1918 елның 7 ноберендә Казанда эчке Россия мөселман эшләре коммисириатының Гыйльми Хәят (комитеты) оорганы буларак татар телендә нәшер ителә башлый. Беренче мөхәррире – Г.Ибраһим була, вакытлыча чыгудан туктап торгач 1921 елда яңадан нәшер ителә башлый. Төрле еллардан исеме “мәгариф” (18-32), “Башлангыч мәкктәп” (1936-37), “Совет мәктәбе” (1938-39), “Мәгариф” (1990нан). Хәзерге чорда оештыручылары татарстан республикасының мәгариф министерлыгы. “Халык мәгарифе” журналы Әсерхан губернасы башкарма комитетының мөселман мәгариф бүлеге органы 1919 елда Әстерхан шәһәрендә татар телендә нәшер ителә. “Мәгариф” газетасы Оренбург губернасы Халык мәгарифе бүлеге органы. “Татарстан хәбәрләре”1920, “Яңа юл” 1921-24, Уфа шәһәрендә нәшер ителгән айлык, иҗтимагый – сәяси, фәнни, нәфис журнал 1920-23 елларда “Кызыл шәрек” исемле журнал чыгып килә. РКПбның үзәк комитеты каршында оештырылган Россия комунист большевикларының үзәк бюросының икътисади-сәяси, фәнни, әдәи айлый журнал. Партия тормышын шактый киң яктыртса да, аның төп бурычы үзгә. Көнчыгыш халыклар арасында коминтерн идеяләрен пропагандалау. Көнчыгыштагы революцион һәм милли азатлык хәрәкәтен һәр яклап өйрәнү була. “Безнең юл” (“Казан утлары”) айлык әдәби нәфис, иҗтимагый-сәяси журнал. Башта ул татар социал шуралар җөмһүриятенең мәркәз башкарма комитеты һәм халык комисарлары органы була. 1923 мартыннан Татарстан халык мәгариф комисириаты. 1925 азакларына кадәр РКПбның татарстан өлкә комитетының пропагаанда бүлеге карамагына күчә. Шул ук елның 9-10 саннар Татарстан халык мәгарифекомиссариаты органына этләнә. 1926 елдан аның титул билгеләмәсеннән сәяси сүзе төшеп кала һәм журнал әдәби-гыйльми, иҗтимагый басма буларак чыгарыла. Ул 1922 елдан алып, 1930 елга кадәр гарәп шрифтында “Безнең юл” исемендә чыга, шушы елда икегә бүленә. 1) яңалиф-сәяси, әдәби, нәфис, тәнкыйди библиографик журнал ТАССР мәгариф халык комиссариаты һәм совет язучылары җәмгыяте органы. 1930-32 елларда Казанда бу журнал Г.Нигмати мөхәррирлегендә нәшер ителә. Икенчесе “Атака”. Ул 1930 елдан алып 1933 елга кадәр татарстан пролитариат язучылар ассацияция органы буларак нәшир ителә. Билгеле булганча, 1932 елда ВКПб үзәк комитетының “әдәбият, сәнгать оешмаларын үзгәртеп кору юлында” карары нәшер ителә. Бу какрар җирле оешмаларны үзләштерү нияте белән гамәлгә куела.комунистлар партиясенә әдәби оешмалар белән җитәкчелек итүне ныгыту максатыннан эшләнә. 1933-1965 елга кадәр Совет әдәбияты чыга башлый. Алфавитлар үзгәрү сәбәпле башта латин, аннары кирилицада дөнья күрә. 1905 еллардан алып хәзерге көнгә кадәр “Казан утлары” исеме астында чыга. “Эш” – эшче, крестьян һәм кызыл армиясе дектатурасының Казан Совет каршындагы мөселман коиссириаты органы буларак чыгарылган газета. 1918 елның мартыннан 1920 елга кадәр Казанда татар телендә 418 саны дөнь күрә. “Эш” – “Ватаным Татарстан” газетасының башлангычы. Беренче мөхәррире – Әхмәдиев. “Эшче таңы” профсоюзларның бөтен башкортстан советы органы төсендә чыккан газета. 1921 Стәрлетамак шәһәрендә татар телендә 6 саны нәшер ителә. “Эшкә” иҗтимагый сәяси югәлештәге газета, РКПбның Самара губернасы каршындагы татар-башкорт коммунистларының пропаганда бүлеге һәм азчылык милләтләрнең губерна бүлеге каршындагы татар-башкорт бүлекчәсе органы. 1921 4 февраленнән 1922 елга кадәр самара шәһәрендә татар телендә нәшер ителә. “Эшче”- 1918 27 сентәбереннән Казанда татар телендә, 1918 декабереннән Мәскәүдә, 1920 февраленнән – 1921 мартына кадәр кабат Казанда, 1921 апреленнән – 1931 декаберенә кадәр янәдән Мәскәүдә нәшер ителә. Мөх.- Мансуров, Шәфигуллин, Атнагулов, Рәхмәтуллин. 1932 елдан “Игенчеләр” газетасы белән берләштерелә. Февраль инкыйлабыннан соң беренче демократик газета “Ирек” 1917 елның 30 мартында Уфада дөнья күрә, Галимҗан Ибраһимов тарафыннан оештырылган әлеге газета беренче 14 санында үзен “халык газетасы” дип тәкъдим итә. Соңыннан ул эсерлар байрагы астында эшчәнлеген дәвам итә. Бу чорда Шәһит Әхмәдиев “Аваз”, Фуат Туктаров “Корылтай” газеталарын чыгара башлыйлар. Аларның теләктәше Галимҗан Ибраһимов Уфада “Ирек” газетасының эшен җайга сала. Газеталар тиз арада халык арасында тарала да башлыйлар. Алар хәтта фронт окопларына кадәр барып җитә торган булалар. “Ирек” газетасы тирәсенә күпләгән солдат массалары туплана. Уфа гарнизоны мөселман комитеты әгъзалары, аның вәкилләре буларак, авылларга таралып, анда зур аңлату эшләре җәелдереп җибәрәләр. “Ирек”нең хезмәт ияләре, солдатларның һәм крестьяннарның авыр хәлен бәян иткән публицистик язмалар урын ала. Гомумән, “Ирек”, “Аваз”, “Корылтай” газеталарында түбәндәге темалар даими яктыртыла: социализм һәм интернационализм идеяләрен аңлату, вакытлы хөкүмәтнең өстен сыйныф мәнфәгатьләрен генә алга куюын, аның шовинистик сәясәт алып баруын дәлилләү империалистик сугышны кичекмәстән туктануны, Учредительный собрание җыелганны көтмичә алпавыт һәм монастырьлар җирләрен крестьяннарга бирүне, хатын-кызга тигез хокук таләп итү милли буржуазиянең төп максатын фашлау, 8 сәгатьлек эш көне һәм предприятиеләрдә эшчеләр күзәтчелеге оештыру. 1917 елның 15 июнендә Казанда “Кызыл байрак” чыга башлый. Редакторлары Мулланур Вахитов, революциядән соң күренекле галим булган коммунист Гыймад Нугайбәк, Сафа Бакый, редколлегия составына большевиклар Галимҗан Сәйфетдинов, Хасият Гайнуллин, Вәли Шәфигуллиннар керә. “Кызыл байрак” газетасында түбәндәге темалар аеруча ачык билгеләнә: социализм һәм интернационализм идеяләрен пропагандалау, империалистик сугышка каршы, аннексиясез һәм контрибуциясез солых өчен көрәш. Учредительное собраниене көтмичә үк алпавт һәм монастырь җирләрен алу, буржуазия һәм милләтчелек идеологиясенә каршы көрәш, хатын-кыз азатлыгы, промышленность предприятиеләрендә сигез сәгатьлек эш көне, аларда эшчеләр контроле булдыру һ.б. Бу чорда “Ирек”, “Аваз”, “Кызыл байрак” исемле газеталардан тыш икенче типтагы матбугат та була. Әлеге зур төркемне шул вакытта оешкан Милли комитет газеталары тәшкил итә. Алар электән үк дәвамлы чыгып килгән “Йолдыз”, “Вакыт”, “Тормыш”, “Идел”, “Кояш”ларга кушылып китеп, либераль фикердәгеләрне тагын да куәтләндерәләр, һәм, ниһаять, иҗтимагый-сәяси мөнәсәбәтләрнең нык үзгәрүе чорында татар матбугаты өчен яңа тип басма хәрби газеталар барлыкка килә. Алар юнәлешләре белән шулай ук икегә аерыла: бер ише – гаскәрләр арасында оеша башлаган солдат комитетлары органнары, алар империалистик сугышка каршы чыга (“Солдат теләге” һ.б.), икенчеләре – Милли хәрби шураныкылар. Болары өстен сыйныфлар, вакытлы хөкүмәт яклылар, сугышны җиңгәнчегә хәтле алып бару дәртендә торалар. 1918 нче елны гыйнварның беренче яртысында дөньяга чыга башлаган “Чыңгыз баласы” газетасы Казан гарнизонының мөселман хәрби комитеты басма органы булып, аның максат-бурычларын гамәлгә ашырыр өчен хезмәт иткән. Февральдән соң татарча бердәнбер большевистик газета – “Алга”ның дистәгә якын саны чыга. 1918 елда көндәлек татар матбугаты вертикале оеша башлый. Мәсәлән, “Чулпан” үзәк газета санала. Аның беренче саны 1918 елның 17 гыйнварында Петербургта күрә. 1918 елда Казанда берьюлы 3 газета ВКП(б) Үзәк комитеты органы “Эшче”, Үзәк мөселман хәрби коллегиясе газетасы – “Кызыл Армия”, Казан мөселман комиссариаты органы булган “Эш” газеталары чыга. 1918 елның 7 ноябрендә мөселман комиссариатының органы буларак “Мәгариф” журналы чыга башлый. “Мәктәп” журналының беренче саннарында ук үзенең мәкаләләре белән актив катнашкан Галимҗан Ибраһимов “Мәгариф”не оештыручы, аның беренче мөхәррире була. “Мәктәп” журналының актив авторлары да аның дәвамчысы булган “Мәгариф”не чыгару эшенә бик теләп кушылалар. Танылган татар журналисты М. Корбангалиев “Мәгариф” журналында актив катнаша, һәр санында диярлек укыту методлары, татар милли мәктәпләрендә укыла торган фәннәрнең программасы турында мәкаләләр яза. Шул вакыттагы укыту методикасын тәнкыйть итеп, балаларны җиңел юл белән уку-язуга өйрәтү алымнарын күрсәтә. Ул вакыттагы башлангыч мәктәпләрнең төп бурычы укыту гына түгел, тәрбия бирү дә икәнен әйтә. Гомумән алганда, совет газеталарында сәясәт, идеология чагылыш тапкан.
|
||
|
Последнее изменение этой страницы: 2024-07-06; просмотров: 45; Нарушение авторского права страницы; Мы поможем в написании вашей работы! infopedia.su Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав. Обратная связь - 216.73.216.198 (0.009 с.) |