Татар совет журналистикасы социаль институт һәм социо-мәдәни феномен буларак. 


Мы поможем в написании ваших работ!



ЗНАЕТЕ ЛИ ВЫ?

Татар совет журналистикасы социаль институт һәм социо-мәдәни феномен буларак.

1917 елгы Октябрь революциясе вакытында һәм аннан соң большевиклар үзләренең хакимиятен ныгытуда иң әһәмиятле, хәлиткеч юнәлешләрнең берсе итеп алар белән килешмәүчән матбугатны юкка чыгаруны саныйлар һәм аңа каршы аяусыз көрәш жәелдерәләр. Совет хөкүмәтенең 27 октябрьдә үткән беренче утырышында ук матбугат турында махсус декрет кабул ителә. Әлеге декрет нигезендә Россиянең төрле төбәкләрендә большевистский булмаган йөзләрчә газета-журнал ябыла, аларның нәширләре һәм мөхәррирләре кулга алына, басмаханәләре, кәгазь һәм акча запаслары конфискацияләнә. 1918 елның көзенә кадәр, мәсәлән, совет хакимияте тарафыннан татар телендәге 40тан артык матбугат басмалары чыгудан туктарга мәҗбүр ителә: “Вакыт”, “Ил”, “Корылтай”, “Тормыш”, “Хөррият”, “Сарай”, “Йолдыз”, “Кояш” газеталары, “Шура”, “Сөембикә”, “Аң”, “Ялт-Йолт” журналлары һәм башкалар.

Шул ук вакытта, большевистик булмаган прессаны юк итү белән беррәттән, Совет хакимиятенә хезмәткә күп телле партия-дәүләт матбугатының киң челтәрен төзү процессы да жәелдерелә. Бу мөнәсәбәттә Ленинның большевизм таңында ук нигезләгән: газетаның коллектив пропагандист, агитатор һәм оештыручы булуы турындагы концепциясеннән чыгып эш ителә.

Совет матбугаты үз эшчәнлеген илдәге хакимиятне беркем белән лә бүлешмәгән большевиклар партиясе съездлары, конференцияләре һәм Үзәк Комитетының директив күрсәтмәләре кысаларында гына алып барырга мәжбүр ителә. Шуңа күрә ул марксизм-ленинизм рухы белән үтә нык сугарыла һәм анык сыйнфый-пролетар позициядә тора. Мондый куелыш газета һәм журналларның исемнәрендә дә турыдан-туры чагылыш тапкан. Аларның күбесе “Коммунист”, “Коммунизм”, “Социализм”, “Ударник”, “Эшче”, “Колхозчы” һәм башка шундый ортодоксаль сыйнфый терминнарны йөртә.

Матбугат совет илендә социализм төзүне сынап карауда, совет кешеләренең, беренче чиратта, үсеп килүче яшь буынның аңына илнең якты, социалистик киләчәгенә ышаныч хисләре сеңдерүдә үтә актив файдаланыла. Анын сәхифәләрендә индустрияләштерү, авыл хужалыгын күмәкләштерү һәм культура революциясе мәсьәләләренә даими игътибар бирелә. Газета һәм журналлар көннән көнгә индустрия һәм энергетиканың яңа зур корылмалары, колхозлар тормышы һәм мәдәният өлкәсендәге үзгәрешләр, эшчеләр, колхозчылар арасындагы социалистик ярыш һәм ударниклык хәрәкәте, планнарның вакытыннан элек үтәлүе турында күтәренке-мактанучан рухтагы хәбәрләр урнаштырып тора. Лкин шул ук вакытта, совет жәмгыятендә, әлегәчә тарихта күрелмәгән тирәнтен, күп очракларда ирексезләп, көчләп үткәрелә торган үзгәрешләр барышында, халыкның бихисап матди югалтуларга, физик һәм рухи газапларга кайгы-хәсрәтләргә дучар ителүе турында бернинди дә мәгълүматлар бирелмәгән диярлек.



Поделиться:


Последнее изменение этой страницы: 2024-07-06; просмотров: 42; Нарушение авторского права страницы; Мы поможем в написании вашей работы!

infopedia.su Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав. Обратная связь - 216.73.216.236 (0.009 с.)