Заглавная страница Избранные статьи Случайная статья Познавательные статьи Новые добавления Обратная связь FAQ Написать работу КАТЕГОРИИ: ТОП 10 на сайте Приготовление дезинфицирующих растворов различной концентрацииТехника нижней прямой подачи мяча. Франко-прусская война (причины и последствия) Организация работы процедурного кабинета Смысловое и механическое запоминание, их место и роль в усвоении знаний Коммуникативные барьеры и пути их преодоления Обработка изделий медицинского назначения многократного применения Образцы текста публицистического стиля Четыре типа изменения баланса Задачи с ответами для Всероссийской олимпиады по праву
Мы поможем в написании ваших работ! ЗНАЕТЕ ЛИ ВЫ?
Влияние общества на человека
Приготовление дезинфицирующих растворов различной концентрации Практические работы по географии для 6 класса Организация работы процедурного кабинета Изменения в неживой природе осенью Уборка процедурного кабинета Сольфеджио. Все правила по сольфеджио Балочные системы. Определение реакций опор и моментов защемления |
Татарча онлайн форматта эшләүче матбугатПоиск на нашем сайте 1) “Матбугат.ру” сайты татар Интернетында көтелмәгән ачыш. 2008 елның 10 апрелендә “Матбугат.ру” татар сайты барлыкка килү дә үзенә күрә бер яңалык булды. Әлеге сайтны журналист Данил Сәфәров һәм ул вакытта 11нчы сыйныф укучысы Денис Булатов эшләгән. Форма һәм эчтәлеге ягыннан бу мәгълүмат чарасына бик охшаган сайт, әмма чынлыкта ул электрон басма буларак теркәлмәгән. Аны бары тик мәгълүмати сайт, яки блог дайджест дип атарга була. Унике ел элек барлыкка килгән “Матбугат.ру” сайты хәзер шактый популярлык казанган. Төп максаты - халыкны журналистларның иң яхшы иҗат җимешләре белән таныштыру. “Матбугат.ру” үзенчәлекле интерфейсы белән аерылып тора. Баш битенә керү белән укучы сайтның бүлекләре белән таныша ала, алар сайтның иң өске өлешендә урнашкан. Алар арасында: әдәбият, догалар, ана теле, җәмгыять, сәясәт, милләт, иктисад, мәдәният, шоу-бизнес, матбугат, интернет, мәгариф һәм дин. “Матбугат.ру” белән хезмәттәшлек иткән басмалар исемлеге сайтның уң ягында урнашкан. Бу исемлеккә “Ватаным Татарстан”, “Шәһри Казан”, , “Бердәмлек”, “Сәхнә”, “Туган як”, “Чын Мирас”, “Гаилә һәм мәктәп”, “Яңарыш”, “Ирек мәйданы”, “Татарстан яшьләре”, “Татар информ” мәгълүмати агентлыгы, “Акчарлак”, “Базар көн”, “Ирек мәйданы” кебек газета-журналлар керә. Гади гаммәви мәгълүмат чаралардан башка биредә шулай ук “Рәшит Ваһапов фестивале”, “Камал театры яңалыклары”, “Әлмәт театры”, “Мин татарча сөйләшәм”, “Шаян”, “Татар кино”, “Камал театры” дигән чыганак белән чыгучы яңалыклар бар. 2)“Интертат” онлайн матбугаты. Сайт 2001 нче елдан алып эшләп килә. Генераль директоры – Садыйков Шамил Мөхәммәт улы, баш редакторы – Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы. Сайтка керү белән бүген актуаль булган вакыйгаларга юлыгасың. Алар баш исем һәм фотографияләр белән бирелә. Мәсәлән, “Китапханәче Альбина Бәширова: “Беренче өч бите кызык булмаса, китапны укымыйлар”. Язма исемнәреннән күренгәчә, сайтта татар халкы, аның проблемаларына басым ясала. Актуаль язмалардан соң “Татарстан хәбәрләре”нә юлыгабыз. Алар “Татар-информ” агентлыгыннан алынган һәм “бүген” билгеләмәсе белән биреләләр. Баш битнең өстендә, һәр укучы Online хәбәрләр белән таныша ала. Анда аларның кыска, әмма эчтәлекле баш исемнәре урнаштырыла. Зур мәгълүмат ташкыныннан бары тик иң кызыклы язмаларны укырга теләүчеләр өчен “Иң күп укылган” дигән рубрика эшли. Сайтта язмаларны сәхифәләр буенча да табарга була. “Интертат”та бик күп сәхифәләр бирелә: сәясәт, җәмгыять, спорт, фән, мәдәният, дин, сәламәтлек, икътисад, экология, шоу-бизнес һ.б. Язмаларны рус һәм татар телендә укырга була. 3) “Кара аккош”татар интернет-журналы 2014 елдан бирле эшләп килә. Журнал татар дөньясына караган материалларны гына бастыра. Кызганычка каршы сайтта оештыручылар, редакция турында мәгълүматлар юк. Язмалар берничә сәхифәгә бүленгән: “Махсус проект”, “Татар теле”, “Милләт”, “Тарих”, “Күргәзмә”, “Энциклопедия”. Сайтның төп битендә оператив, актуаль хәбәрләр, яңалыклар юк. Бөтен язмаларда “Архив” билгеләмәсе белән урнаштырылган. Алар арасында 2017, 2018 елгы язмалар бар. Фәнни эшебезне башкарганнан соң ясалган төп нәтиҗәләр һәм тәкъдимнәр: – Газета-журналларның электрон версияләре укучылар арасында популяр булсын өчен, алар гаммәви мәгълүмат чараларының басма вариантларын тулысынча кабатларга тиеш түгел. Шулай ук оперативлыкка һәм сайт архивына игътибарлырак булырга кирәк. Әлеге мәсьәләләрне хәл итү максатыннан, редакциядә бары тик электрон версия белән шөгыльләнүче махсус белгеч булуы сорала. – Электрон басмаларның эшчәнлеген яхшыртыр өчен, аларга гына кагылышлы закон булдыру кирәк. Ул сайтларның эшчәнлекләрен җайга салырга булышыр иде. – Сайтта басмалардан алынган язмалар, газета-журналда чыккан көнне үк эленергә тиеш. Татар Интернеты әле туып кына бара. Бүгенге көндә бөтен газеталарның диярлек электрон версияләре булса да, алар әле мөмкинлек булганча яхшы эшләми.
|
||
|
Последнее изменение этой страницы: 2024-07-06; просмотров: 43; Нарушение авторского права страницы; Мы поможем в написании вашей работы! infopedia.su Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав. Обратная связь - 216.73.216.236 (0.007 с.) |