епшеклек” чорында (1953-1964) журналистика: татар совет журналистикасының хосусиятләре. 


Мы поможем в написании ваших работ!



ЗНАЕТЕ ЛИ ВЫ?

епшеклек” чорында (1953-1964) журналистика: татар совет журналистикасының хосусиятләре.

23. “Казан утлары” айлык журналы – респубиканың әдәби-мәдәни һәм иҗтимагый-сәяси тормышының мәйданы. - Валиахетова Рамилә

 “Казан утлары” журналынын исеме башта “Безнең юл” була.

Илебездәге әдәби, иҗтимагый-сәяси басмалар арасында, иң гомерлеләрнең, бай хәзинә, зур тәҗрибә туплаганнарның берсенә әверелгән бу журнал Г.Ибраһимовинициативасы белән оештырыла. Ул аның редколлегия председателе дә була. “Безнең юл”ның беренче редакторы итеп Г.Мансуров билгеләнә.

XX гасырның икенче чирегендә ул татар халкының төп журналы булган. Бөек Ватан сугышы чорында да, СССРда күпләп газета-журнал ябылып торганда да ул чыгудан туктамаган.

“Безнең юл” вакытында да биредә әдәбият, сәясәткә караган язмалар, мәкаләләр урын ала.

1930 елга кадәр журнал “Безнең юл” исеме белән чыга. Аның дәвамы “Яңалиф” һәм “Атака”

1933 ел башыннан “Атака”, “Яңалиф”ләрнең дәвамы булып –“Совет әдәбияты” (ә 1965 елның 6 саныннан “Казан утлары”) исеме белән чыга.

Әлбәттә, журналның йөзен проза әсәрләре генә билгеләми. Өлкән буын шагыйрьләребез тудырган яңа әсәрләр белән бергә, алар эстафетасын кабул иткән Р.Фәйзуллин, Р.Харис, Г.Рәхим. Р.Мингалимов. Р.Гатауллин, Зөлфәт, К.Сибгатуллин һ.б. ларның поэма һәм шигырьләре, драматургларыбызның яңа сәхнә әсәрләре басылып килә. “Казан утлары”ның яшьләр иҗатына да игътибары елдан-ел арта бара, тугандаш халыклар әдәбиятыннан иң яхшы үрнәкләрне чит илләрдәге прогрессив язучыларның танылган әсәрләрен урнаштырып килүе белән исә журнал шулай ук интернациональ дуслык идеяләрен пропагандалауга зур өлеш кертә.

Әдәби-иҗтимагый журнал буларак,“Казан утлары” публицистикага-очеркларга,кульязмаларга публицистик мәкаләләргә җитәрлек урын бирә. Мәсәлән: Аяз Гыйләҗевнең Төркиядә басылган әсәрләре турында (2019), Разил Вәлиевнең “Көзге яңгырлар” (2019), Булат Хәмидуллинның “…окаянная дверь Златой орды…” монографиясенә бәяләмә (2019) һ.б.

Күркәм традицияләрне дәвам итү белән бергә, яңа рубрикалар ачыла тора: “Әдәбиятлар дуслыгы – халыклар дуслыгы”, “Мәдәниятебез тарихыннан”,“Әдәби мирас”, “Остаханә”, “Tapихи шәхесләр”, “Мәгърифәт төбәкләрендә” һ.б. Милләтебезнең бүгенге көне һәм киләчәге, гореф-гадәтләребез, туган телебез язмышы һәрвакыт игътибар үзәгендә. Журналда Коръәннән сүрәләр, гарәп һәм латин алифбасы нигезендә татарча уку күнекмәләре яшьләр иҗатыннан үрнәкләр, драма әсәрләре, сәнгать сәхифәләренә дә киң урын бирелә[Фәйзуллин, 1992: 5].

Журнал яшьләр иҗатына кин урын бирергәтырыша. Сонгы елларда сәләтле яшь каләм ияләренә игътибар аеруча арттыАлар өчен яна рубрикалар ачыла, конкурс-ярышлар оештырыла, әсәрләретәфсилләп анализлана...[Фәйзуллин, 2012: 6]. “Яңа исемнәр” рубрикасы уңышлы гына чыгып килә. Биредә без А.Абдрахманова, Р.Абзалов, Г.Әхмәдуллина-Архипова, А.Бикмуллина, А.Вахитов, Н.Вәлиева (2019 ел) һ.б. Аларның шигырьләре, кечкенә хикәяләре дә басылып та килә.

Шулай итеп, “Казан утлары”ның тематик диапазоны киң “Безнең юл” традицияләрен дәвамитеп, ул сәнгать мәсьәләләрендә, мәдәниятебез тарихына карата да киң җәмәгатьчелекнекызыксындырырлык тирән эчтәлекле материаллар биреп бара.

1922 елда “Безнең юл” исеме белән дөнья күргән әдәби журналыбыз, ягъни бүгенге “Казан утлары”ның әнкәсе, халкыбызның соңгы биш гасырлык тарихында беренче тапкыр дәүләт тарафыннан гамәлгә куелган әдәби басма. Дәүләт тарафыннан бар ителгән әдәби басма, әлбәттә, шул дәүләтнең, дөресрәге, дәүләт идарәсе башында торган сәяси фирканең рупоры, идеология коралы булмыйча кала алмый. 95 ел дәвамында “Безнең юл”ның “Яңалиф”, “Атака”, “Совет әдәбияты” исемнәренә үзгәртелүе дә матбугат чараларының ил-көндә урнашкан сәяси вазгыятькә бәйле булуын күрсәтә.

1953 5 мартында И.В.Сталин үлә. Бу факт Советлар берлегендә сәяси хәлне яңадан ... китерә. Үзәк “Правда”, “Новый мир” органнарында В.В.Овечкинның кискен тәнкыйди чыгышлары басыла. Ул авыл хуҗалыгына партия җитәкчелегенең зыяны турында сөйләшүне башлаган берсе һәм беренчесе була. Автор кимчелекләрне яшермичә, чынбарлыкны дөрес, тугры тасвирлавы белән газета укучысын үзенә тарта.

Дөреслеккә туры килмәүне бу чор Совет журналистикасының төп тенденцияләре төсендә билгеләргә мөмкин. Мәкалә авторлары сугыштан соңгы 10 еллыкта чынбарлыкны төзәтеп күрсәтәләр. Кагәзьдә кешеләр могҗиза тудыра, тормыш гөрләп бара, чынлыкта исә чынбарлык белән журналистиканы зур идеологик яр, упкын аерып тора.

Сталин үлеме күптән яшерлгән проблемаларны алгы планга чыгара. Аерым алганда элек уйларга да куркыныч булган “урыннардагы тайпылышлар тикшерелә башлый”. СССРда зур иҗтимагый, сәяси үзгәрешләр ихтыяҗ тудыра. Яңа партия җитәкчелеге белән файдалануга фаш итү кирәк дигән фикергә килә.

Ахыр чиктә КПСС үзәк генераль секретаре Н.С.Хрущев шәхес культын тәнкыйтьләп чыга һәм шуның белән журналистларга алга таба хәрәкәт итәргә юл ача, мөмкинлек тудыра.

Хрущев исеме белән бәйле “җепшеклек” чоры ярым демократик үзгәрешләре, журналистика үсеше өчен билгеле бер уңай шартлар тудыра. ММЧның структурасы үзгәрә һәм ул үсеш кичерә. КПССның 20нче съездыннан соң Совет журналистикасы шул исәптән татар журналистикасында да мәгълүмати пропаганда комплексының бердәм системасына әверелә. Бу вакытта үзәк һәм республика газеталары чыга башлый, аларның тиражлары арта (“Советская газета”, “Социалистическая индустрия”, “ Рабчая газета”, “Литература и жизнь”, “Книга обозрений”) шул ук вакытта коммунистлар партиясенең журналистикага басымы арта да, бу аерым бер матбугат органнарын коммунистлар партиясенең үз газетасына әйләндерүендә дә күренә: “Советская культура”, “экополитическая газета”, “медицинсксая газета”, “сельская жизнь” кебек матбугат органнары КПССның үзәкләшкән.... Кайберләре кичке чыгарылышка күчерелә. “Извести” үзәк газетасына кушымчалар чыгару тәҗрибәсе гамәлгә керә: “Известие”га Неделя кушымтасын нәшер итәләр.

1961 елда оешкан Новости (яңалыклар) матбугат агентлыгы СССР белән көнбатыш арасындагы салкынлакны беркадәр уңай якка үзгәртә. Ул төрле тематикага материаллар бастырп, 110 дәүләт белән бәйләнеш урнаштыра. Шуннан соң журналистикада фонотизм кими төшә. (шомарту, ялганлау). Ул иркенрәк эш итәбашлый. ММЧга коммунистлар партиясенең контроле кими. Әмма партия линиясе йомшара төшә (сукырларга иярү).

Телевидение, радио шул ук вакытта телевизион үзәкләр дә үсеш кичерә, 1956 елнвң февраль аеннан үзәк ТВ-нең икенче программасы барлыкка килә.



Поделиться:


Последнее изменение этой страницы: 2024-07-06; просмотров: 40; Нарушение авторского права страницы; Мы поможем в написании вашей работы!

infopedia.su Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав. Обратная связь - 216.73.216.236 (0.006 с.)