Хх гасыр ахыры – ххi гасыр башында яңа социаль һәм мәдәни шартларда татар журналистикасы . – сабрирҗанова эльвина 


Мы поможем в написании ваших работ!



ЗНАЕТЕ ЛИ ВЫ?

Хх гасыр ахыры – ххi гасыр башында яңа социаль һәм мәдәни шартларда татар журналистикасы . – сабрирҗанова эльвина

XX гасыр ахырында – XXI гасыр башында тирә-як мохитыбызда бик зур үзгәрешләр булды, хәтта кыйблалар алмашынды.

Иң беренче күзгә ташланган үзгәреш – буыннар алмашыну. Әлеге елларда публицистикада Ә.Еники, М.Мәһдиев, А.Гыйләҗев, Н.Фәттах кебек язучы һәм публицистлар китеп барды. Аларга алмашка яңа буын үсеп чыкты.

Тагы бер зур үзгәреш – цензураның юкка чыгуы.

Публицистика ХХ йөз башында аеруча активлаша. “Ул күптөрле сәбәпләр белән аңлатыла: газета-журналлар артып, аларда махсус тәнкыйть рубрикалары ачылу; халыкның үткәне белән кызыксынуга бәйле әдәби ядкәрләрне заман биеклегеннән яңача бәяләү омтылышы көчәю; социаль-иҗтимагый тормыштагы үзгәрешләр гаять үзенчәлекле булып, тәнкыйть язмасында аларны читләтеп үтү мөмкин булмау; чынбарлык вакыйгалары чагылган әсәрләрдә публицистик эчтәлекнең киң урын алуы һ.б

Гомумән, публицистика әдәби әсәрне җәмгыятькә, андагы процессларга бәяле тикшерүгә йөз тота. Шул сәбәптән яшәешкә социологик характеристика мөһим урын алып тора һәм ул язма структурасының башка элементлары белән тыгыз үрелеп бара. Публицистиканың тагын бер сыйфаты булып, аның укучыга юнәлтелгән булуы санала. Мондый хезмәтләрдә авторның үзе, дөньяга карашы, әсәренең язылу тарихы турында мәгълүматлар бирү белән бергә, иҗтимагый тормыштагы мәсьәләләр дә үрелеп бара.

XX-XXI гасыр чикләрендә татар публицистикасына түбәндәге сыйфатлар хас:

1) тормыш-яшәеш мәсьәләләре аша җитди фәлсәфи сорауларга килү мөмкинлеге;

2) миллилек сыйфаты белән сугарылган хәзерге сүз сәнгате публицистикада да милләт язмышына кагылышлы мәсьәләләрнең киң планда урын алуына, еш кына Үткән һәм Киләчәк, Язмыш һәм Хакыйкать, Фаҗига һәм Өмет һ.б. төшенчәләргә нисбәтле тикшереп бәяләнә.

Мәсәлән, И. Вәлиулланың “Мәңгелек бәхет эзләреннән....”, “Һәр шагыйрь – бер дәрья...” кебек җыентыкларында, күпсанлы мәкаләләрендә үткән һәм хәзерге татар әдәбияты үрнәкләрен Иман, Рух, Милләт, Моң, Сабантуй, Мәхәббәт, Көрәш, Ирек, Намус, Вакыт, Галәм һ.б. мәңгелек төшенчәләргә нисбәтле тикшерә.

Г.Моратның “Бәйле бәйсезлек”, “Без күпме торабыз?”, “Бурның бүреге янмый”, “Суверенитетны ипигә ягып ашап булмый”, “Без кемнәр?”, “Гасыр кибәнен очлаганда кебек язмаларда бүген милләттәшләребезнең һәммәсен борчырга, айнытып уйландырырга тиеш булган, әмма чынбарлыкта әле бик азларның гына уртак гаменә әверелгән, халкыбызның Җирдә үз урынын, үз йөзен саклап яшәү-яшәмәвен хәл итәчәк җитди проблемалар хакында сүз бара.

Мондый характердагы язмалар Р.Миңнуллин публицистикасында да чагылыш таба. Р.Миңнуллин публицистикасында автор җитди проблема белән эш итә. Мәкаләләрнең аталышы ук раслап тора моны: “Киләчәк буын хакына”, “Бала да – Кеше!”, “Сөендерде дә, көендерде дә”. Иҗат портретлары, әдәби эскизларны кемгә генә багышламаган: Муса Җәлил, Сибгат Хәким, Гомәр Бәширов, Илдар Юзеев, Туфан Миңнуллин, Әхмәт Исхак, Мөхәммәт Мәһдиев, Әнгам Атнабаев... Һәр язучының, шәхеснең үзенә генә хас сыйфатын, характерын, иҗади үзенчәлеген ул оста тотып ала. Һәрберсенә берәр шигъри образ, штрих таба. Аның рецензияләре, уйланулары, мәкаләләрендә һәрберсендә проблемалар чагылыш таба: “Шагыйрьнең офыгы”, “Яшьлек урамына чакыру”, “Заман сурәтләре” һ.б. Сүз нуры көчле Роберт Миңнуллин публицистикасында. Ул аң-акыл, хис-тойгы нуры белән кәрәзли фикерен.

Р.Фәйзуллинның публицистик язмаларында да татар, милләт язмышы мәсьәләләре күтәрелә. Мәсәлән: “Кояш астында без дә бар”, “Иман безне ташламасын”, “Йә, нишлибез, газиз каләмем?”, “Иле барның – теле бар” һ.б. язмалары иҗтимагый темаларны, милли хәрәкәт, суверенитет мәсьәләләрен күтәрәләр.

Публицистикада аерым урынны тәнкыйть мәкаләләре алып тора. Әдәби тәнкыйть “әдәби әсәрләргә заманның фәнни-теоретик, әдәби-эстетик, әхлакый-фәлсәфи казанышларыннан чыгып бәя бирә, үз чорының әдәби процесс үзенчәлекләрен ача. Теге яки бу әдәби әсәрнең идея-эстетик кыйммәтен ачыклау, аны китап укучыга тәкъдим итү дә булып тора, китап турында киң катлам укучыларда фикер-караш, мөнәсәбәт тудырыла. Гомумән, тәнкыйть, бер яктан, аерым әсәрләрне яисә шул чор әдәби процессын өйрәнеп бәяләве белән әдәби-иҗади процессны оештыруга, үсеш-үзгәрешенә ярдәм итә; икенче яктан, китап укучы белән әдип арасында арадашлык вазифасын башкара, соңгысының сәнгати фикерләү үзенчәлекләрен төшенергә, аңларга булыша; өченче яктан, эстетик төшенчәләрнең нигезен ачу-аңлату аша әдәби зәвыкны үстерергә ярдәм итә.

Мисал өчен, Ф. Хатиповның “Иҗат серләре” мәкаләсе киң катлам укучыларга атап язылган. Автор укучысын сүз сәнгате дип аталган серле дөнья белән таныштыруны максат итә. Язмада күпсанлы мисаллар ярдәмендә әдәби әсәрнең язучы күңелендә барлыкка килүе, тормыш-чынбарлык күренешләре белән бәйлелеге, уй-фикерләрне кәгазьгә төшерү процессы, аның катлаулылыгы, әдипнең традицияләргә нигезләнүе, яңачалык-табышларга ирешү юллары һ.б. эзлекле рәвештә ачыла.

ХХI гасыр башы татар әдәби тәнкыйтендә бигрәк тә “яңа дулкын” авторларга игътибар арту күзәтелә. Киң катлау укучылар теленә Н.Гыйматдинова, Г.Гыйльманов, Ф.Сафин, В.Имамов, М.Кәбиров һ.б. исемнәре килеп керә. Аларның иҗатын еш кына традицион реалистик әдәбиятка каршы куеп карау да урын ала. Тәнкыйтьтә публицистик башлангычның артуы бик күп тормыш материалы, төрле факт-хәлләрнең урын алуына, бай мәгълүматка мөрәҗәгать итүгә, шуларга бәйле бәхәс элементларын киң куллануга китерә. Аерым алганда партиялелек, соцреализм, совет әдәбияты төшенчәле буенча бәхәсләр булып уза.

Нәтиҗә ясап, шуны әйтергә кирәк: XX гасыр азагында һәм XXI гасыр башында кешелек дөньясының һәм икътисади, һәм рухи тормышында гаять тирән үзгәрешләр барлыкка килде. Элеккеге СССР җирлегендә –алар аеруча кискен һәм үзенчәлекле чагылыш тапты. Күп дистә еллар буе яшәешнең асылын тәшкил иткән икътисади тотрыклылык бетү белән бергә, әхлак критерийлары да сизелерлек какшады, сәяси ориентирлар үзгәрде. Шул ук вакытта, жәмгыятьтә демократия чалымнары да үсеш ала башлады: сүз һәм вөҗдан иреге, ил-дәүләтләр арасындагы “тимер чаршау”нын алып ташлануы шәхси инициативага өстенлек бирелү әнә шундый уңай күренешләрдән саналырга хаклы. ХХ йөз ахыры – ХХI гасыр башы публицистикасы да үзгәрешләрне чагылдыра.



Поделиться:


Последнее изменение этой страницы: 2024-07-06; просмотров: 50; Нарушение авторского права страницы; Мы поможем в написании вашей работы!

infopedia.su Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав. Обратная связь - 216.73.217.21 (0.006 с.)