Чит илләрдә татар матбугаты (Кытай, Япония. Алмания һ.б.лар). Гаяз Исхакыйның мөһаҗирлек чоры журналистлык эшчәнлеге. 


Мы поможем в написании ваших работ!



ЗНАЕТЕ ЛИ ВЫ?

Чит илләрдә татар матбугаты (Кытай, Япония. Алмания һ.б.лар). Гаяз Исхакыйның мөһаҗирлек чоры журналистлык эшчәнлеге.

1917 елгы Октябрь революциясеннән соң меңнән артык татар халкы үзенең туган җирен калдырып китәргә мәҗбүр була. Алар арасында зыялы катлам вәкилләре, милли хәрәкәт лидерлары Йосыф Акчура, Садри Максуди, Заки Вәлиди һ.б. Аларның күбесе үзләренең иҗтимагый һәм иҗади эшчәнлекләрен эмиграциядә дәвам итәләр. Харбин шәһәре татар телендә эмиграт матбугатының беренче үзәге булып оеша, чөнки татар эмигрантларының күп өлеше нәкъ менә шунда җыела. 1920-1922 елларда татар җәмгыяте «Ерак Шәрык» («Дальний Восток») журналын нәшер итә. 1914-1925 елларда журналның дәвамы булып шул ук исемдә газета чыгарыла. Шул ук шәһәрдә 1923-1924 елларда татар яшьләре өчен «Ялкын» («Пламя») журналы дөнья күрә.

1918 елда Гаяз Исхакыйның тормышында яңа чор башлана - эмиграция чоры. Аның тормышында һәм язмышында Октябрь инкыйлабы кискен борылыш тудыра: илдә урнаштырыла башлаган яңа тәртипләр, бигрәк тә большевикларның милли сәясәте белән килешә алмыйча, ул Туган илен ташлап китәргә мәҗбүр була. 1918 елда Милли Мәҗлес тарафыннан Парижга тынычлык конференциясенә җибәрелгән делегат сыйфатында башта Япониягә килә, андагы милләттәшләребез тормышы һәм күп кенә җирле җәмәгать һәм дәүләт эшлекләре белән таныша. Бераздан Парижга килеп, Беренче бөтендөнья сугышында җиңгән илләрнең тынычлык конференциясендә катнаша.

Мөһәҗирлектә дә милләт яшәеше һәм язмышы кайгыртуын дәвам итеп, Г.Исхакый иҗтимагый-сәяси эшчәнлеген тагын да активлаштыра. Ул гомерен дөньяның төрле илләренә таралган татарларны берләштерүгә һәм СССРда калган милләттәшләренең милли-сәяси азатлыгы өчен көрәшкә багышлый.

Моннан соң татарлар тормышына шактый зур йогынты ясаган сәяси вакыйгаларның берсе – Бөтенроссия мөселманнары съезды. Г.Исхакый аны әзерләүдә һәм үткәрүдә актив катнаша.

1928 елда Варшавада «Идел-Урал комитеты»н, ә 1930 елда революция нәтиҗәсендә Туган илләреннән китәргә мәҗбүр булган баша милләтләр мөһаҗирләренең «Прометей» исемле халыкара милли азатлык хәрәкәте оешмасын төзүдә катнаша. 1933-1936 елларда Ерак Көнчыгышның татарлар күпләп яшәгән Токио, Харбин, Кобе, Хайлар, Мукден һ.б. шәһәрләрендә дәвамлы командировкаларда булып, милли корылтайлар үткәрә һәм «Идел-Урал комитеты»ның җирле филиалларын оештыра.

Г.Исхакый башта Кытайда (Харбин), аннары Франциядә (Париж), Германия (Берлин) һәм Польшада (Варшау) яши. 1939 елның җәендә Гитлер Германиясе Польшага басып кергәч, Польша хөкүмәте киңәше буенча ул Төркиягә күчеп китә һәм гомеренең ахырына кадәр башта Истанбулда, соңыннан Анкарада яши.

Г.Исхакый чит җирдә мөһаҗирлектә чакта да әдәби иҗатын да, иҗтимагый-сәяси эшчәнлеген дә туктатмый. Ул төрле илләргә таралган милләттәшләре, татар эмигрантлары белән даими элемтәдә яши, нәшрият эшләре белән шөгыльләнә, татарның чит илдә дәвам иткән милли-азатлык хәрәкәтенә җитәкчелек итә, рухи юлбашчы ролен үти.

Милли максатлы иҗтимагый-сәяси эшчәнлегендә матбугатка мөһим урын биреп, Г.Исхакый бу өлкәдә дә бик актив эш җәелдерә. Революциягә кадәр «Таң йолдызы», «Тавыш», «Ил», «Сүз» кебек газеталарны чыгарып, зур тәҗрибә туплаган әдип, чит илләрдә дә бу гамәлен дәвам итеп, анда милли матбугат тудыру эшенә алына.

Инкыйлабтан соң чит илләрдә чыккан татарча гәзит-журналлар арасында «Яңа милли юл» мөхтәрәм урынны алып тора. Мәшһүр әдип, публицист, җәмәгать эшлеклесе Г.Исхакый бу журналны нигезләүче, аның баш мөхәррире һәм төп авторларыннан берсе. Дөрес, мәҗмуганың 1-19 саннарында журналның «мәсьүл редакторы К.Русак» диелгән. Бу – Гаяз Исхакыйның йә үз кушаматы яисә рәсми якны күздә тотып куелган башка берәр зат. Чөнки журналны оештыручының һәм тәүге саннарыннан ук аны җитәкләүченең Гаяз Исхакый булуы шөбһәсез. Мәҗмуганы чыгаруга шулай ук баш мөхәррирнең «Учительская школа»дан ук якын дусларыннан берсе булган Гомәр Тәңреколый да (Терегулов) үзеннән зур өлеш кертә.

Гаяз Исхакый 1928 елгы Варшава корылтаенда гәзит-журналлар чыгару бурычын бөтен кискенлеге белән куя. Бер төркем милләттәшләренең матди һәм рухи ярдәме белән ул үзе «Милли юл» мәҗмугасын чыгаруга керешә. Аның беренче саны 1928 елның 23 декабрендә, ә икенчесе 1929 елның 15 гыйнварында дөнья күрә. Журнал 1930 елга кадәр айга ике мәртәбә «Милли юл» исеме белән чыга, инде алга таба ул «Яңа милли юл» атамасын ала һәм, кагыйдә буларак, айлык мәҗмугага әверелә. 11 еллап вакыт эчендә журналның барлыгы 136 саны дөнья күрә, шуның берничәсе – куш саннар. (1929. – № 20-21, № 22-23; 1933. - № 8-9; 1935. - № 9-10; 1938. - № 8-9...) Текстлар – гарәп графикасында. Тышлык битләрдә латин хәрефләрендәге сүзләр, атамалар һәм белешмә характерындагы немецча текстлар да күзгә ташлана. Мәҗмуганың теле татарча. Әмма кырымтатар, төрек һәм кайбер башка төрки телләрдә бирелгән өзекләр, текстлар да бар. Журналның форматы – 24х16,5 см. Күләме – 15 көнгә бер чыкканда – 16 шар бит (куш саннары – 26 битлек), айлык саннары 1930-1932 елларда – 26, ә алга таба, кагыйдә буларак, 32 битлек. Арада 38, 42 битлек саннар да очрый. Мәҗмуга юка тышлыкта.

Әмма журналның матди хәле бик кыен була. Ул, нигездә, чит илләрдәге милләттәшләребез ярдәме хисабына яши һәм шунда Гаяз Исхакый аны «Милләт баласы» дип атый.

Мәҗмугадагы материалларның авторлар даирәсе шактый киң һәм төрле (мәсәлән, Сания Гыйффәт, Закир Кадыйри, Хөсәен Габдүш, Хәсән Хәмидулла, Ләбиб Каран кебек билгеле каләм әһелләре).

Моннан тыш, әдип 1935-1945 елларда хәзерге Кытайның Мукден шәһәрендә «Ерак Шәрык мөселманнарының дини-милли Идел-Урал мәркәзе» тарафыннан чыгарылган «Милли Байрак»газетасын оештыруда актив катнаша һәм аның баштагы мөхәррире дә була.

Бу газета Финляндия, Германия, Япония, Кытай, Мисыр, Согуд Гарәбстанында һәм башка илләрдә тарала. Газета битләрендә Гаяз Исхакыйның дистәләгән мәкаләләре басылган, шул исәптән «Коминтернга каршы хәрәкәт», «Төрки-гарәп дөньясында», «Ауропада сәяси вазгыять», «Милли автономиянең мәдәни асылы нәрсәдә?», «Милли мәҗлеснең 20 еллыгы», «Финляндия татарлары», «Русификатор сәясәте», «Советларның нигезләре» һәм башкалар. Әлеге язмалар татар милләтен, аның мәдәниятен, милли үзаңын һәм бәйсез киләчәген саклап калу өчен көрәш рухы белән сугарылган. Газетаны тулы нигез итеп татар эмигрантларының тормыш энциклопедиясе һәм язмышы дип атарга мөмкин. Ул 1945 елның августында совет гаскәрләре Маньчжурия территориясенә кергәннән соң үз эшчәнлеген туктата. Аның хезмәткәрләре совет контрразведкасы органнары тарафыннан кулга алына һәм озак вакыт тоткынлыкта була.

Шулай итеп, Г. Исхакыйның публика активлыгы 1939 елда Германия хөкүмәте карары белән «Яңа милли юл» журналы ябылу белән бергә кими.

Гаяз Исхакый үзенең гомеренең соңгы елларында Төркиядә яши. 1940 елның башында Г.Исхакый янына Анкарага кызы Сәгадәт (1905–1989) белән кияве Таһир Шакир (Чагатай) күчеп киләләр. Әдипнең соңгы еллары, алар карау-хәстәрлегендә үтә. Ул 1954 елның 22 июлендә Анкара шәһәрендә 76 яшендә вафат була. Үзенең васыяте буенча Истанбулда Әдернәкапы зиратына җирләнә.



Поделиться:


Последнее изменение этой страницы: 2024-07-06; просмотров: 43; Нарушение авторского права страницы; Мы поможем в написании вашей работы!

infopedia.su Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав. Обратная связь - 216.73.217.21 (0.009 с.)