Нури бабамның ир туганнары 


Мы поможем в написании ваших работ!



ЗНАЕТЕ ЛИ ВЫ?

Нури бабамның ир туганнары

2.2. Нури бабам язмышы

 

Әйе, безнең гаиләбез дә бу кайгы – хәсрәттән читтә калмаган. Бу дәһшәтле елларда гаиләбез ниләр генә кичермәгән, ниләр генә күрмәгән.

“Аллага шөкер, балалар, сез матур тормышта яшисез, нәрсә ашыйсыгыз килсә, нәрсә киясегез килсә – шул бар, бәхетле буын балалары булгансыз”, – дип бик еш кабатлый Габдрахман бабам.

Бабамның әтисе Газизов Нури Газиз улы – Бөек Ватан сугышы батыры. Мин аның турында бабам һәм әнием сөйләгәннәрдән генә беләм. Шулай да аның нинди батыр сугышчы, илебез тынычлыгы өчен көрәшүче көчле рухлы кеше икәнлеген тоеп, сизеп яшим.

“Вафатына инде ничә еллар үтсә дә, аның тезләренә башымны салып сәгатьләр буена сугыш хәтирәләре тыңлап яткан вакытларым искә төшә. Сугыш чорындагы авырлыкларны, газаплы минутларны, үзе белән булган вакыйгаларны, дошманнар белән көрәшкән хәтирәләрне бик тәфсилләп сөйли торган иде ул. Ә кайвакытта, күзләрен бер ноктага төбәп, тыныч кына уйланып ала. Бу вакытта аның бугазына төер тыгылган кебек була, ә күзләреннән яшь бөртекләре тама иде”, – дип сөйләп китә Габдрахман бабам.

Бабам әтисен искә алганда, аның белән булган сугыш афәтләрен сөйләгәндә, минем күз алдыма ятим калган сабыйлар, тол калган хатын-кызлар, газиз балаларын югалткан аналар килеп баса, үзеннән-үзе күңел сыкрана, өзгәләнә. Нури бабамның, үлем белән күзгә-күз очрашып та куркып калмавы, соң чиккәчә көрәшеп, дошманны тар-мар итеп җиңү яулап кайта алуы белән чиксез горурланам мин! Безгә тыныч, матур тормыш алып килгән барлык батырларга да рәхмәтем зур!

Шунысы кызганыч: бабам сугышның 70 еллыгын каршылаган матур май иртәсен күрү бәхетенә ирешә алмады. Бу көнне ул янә бер кабат сугыш хәтирәләрен яңартыр, медальләрен алып сыйпап куяр иде.
Бабамның батырлыклары турында, түр башындагы мендәрләргә кадап куелган кадерле медальләре сөйли. Аның истәлекләре – медальләр чыңында.


Бабам медальләре – җиңү төсе,
Якты тормыш, җиңү үрнәге.
Яшәү алып килгән батыр ирнең,
Җирдә калган соңгы ядкәре.

Габдрахман бабамның әтисе Газизов Нури Газиз улы 1917 елда Арча районы Күпербаш авылында туган. Ярлы крестьян гаиләсендә үскәнлектән, аның балачак һәм яшүсмер еллары җиңел булмый. 1939 нчы елда Кызыл армия сафларына алына. 1941 нче елга кадәр хезмәт итә. Армия сафларыннан кайтуга, Бөек Ватан сугышы башлана. Яшь егет алдына туган илне дошманнардан саклау бурычы килеп баса.

Яшьлек... Кеше тормышында аннан да гүзәлрәк чор булу мөмкинме? Матур хыялларны тормышка ашыра-ашыра, сөенеп яшисе дә яшисе килә. Тик кара сугышның рәхимсез җиле бабам кебек яшьләрнең барлык өметләрен себереп түгә.  Авыр сугыш еллары аның матур яшьлек елларын урлый.

1941 нче ел, тыныч иртә. Балалар әле матур төшләр күреп йоклыйлар. Кинәт офык чигендә ниндидер алсу, кан төсле яктылык күренә. Аннан соң, җирне калтыратып, гөрелдәгән тавыш яңгырый. Шушы тыныч иртә, безнең җир өстендә фашист бомбасының беренче шартлавы була. Сугыш башлана.

Сугыш башлаганда көчләр тигез булмый. Моннан бер ел элек Россия белән Германия арасында төзелгән килешү пактын Гитлер сугышка хәзерләнү өчен генә файдалана. Дөресрәге, палач шулпактпәрдәсе артына качып балта кайраган. Сугышның шулай мәкерле юл белән башлануын беркем дә көтмәгән, билгеле. Чик баганаларын туздырып, дошман безнең туган җиребезгә аяк баса. Ил кузгала, халык күтәрелә. Ватан үзенең улларын һәм кызларын көрәш сафларына чакыра.

Нури бабаем сугышның беренче көннәреннән үк фронтка китә.  Бөек Ватан сугышында Ватан алдында изге бурычын үти. 272 нче гвардия укчы полк составында бик күп сугышчан операцияләрдә катнаша. Берничә тапкыр яраланып, госпитальләрдә дәвалана. Витебск шәһәрен азат итү өчен барган сугышларда авыр яралана. Госпитальдә өч тапкыр авыр операция кичерә. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен 3 нче дәрәҗә “Дан ордены”, “Батырлык өчен” һәм башка медальләр белән бүләкләнә. 1944 нче елның декабрь аенда демобилизацияләнә һәм туган ягына кайта. Мәймүнә исемле кызга өйләнеп, яңа тормыш кора. 1949 нчы елда беренче балалары – минем бабам Габдрахман дөньяга килә. 1951 нче елда – Габдулла, аннан соң кызлары – Нурия, уллары Илнур туа. Кызганычка каршы, соңгылары тугач та вафат булалар. 1955 нче елда улы Нурсиль туа. Нури бабай соңгы көннәренә кадәр шушы кече улы тәрбиясендә яши.  

Сугыштан кайтуга, Нури бабамны колхозга бригадир итеп билгелиләр. 1945 нче елда язгы чәчүне районда беренчеләрдән булып башкарып чыкканы өчен, мактау грамотасы белән бүләклиләр. Төрле эшләрдә эшли. Соңгы 25 ел гомерен колхозда янгыннан саклау хезмәте житәкчесе булып үткәрә. Авылдашларының ихтирамын казана бабам.

Бөек жиңүнең илле еллыгын бик көтеп алса да, каршыларга туры килми, 1994 нче елда вафат була.

Әйе, Нури бабам бүгенгесе көндә инде гүр иясе. Аның якты истәлеге булып хәтирәләр генә калды. Аның батырлыгына мин дә, әнием дә, калган балалары да, оныклары да сокланабыз, аның белән горурланабыз. Аны барысы да хөрмәт иткән һәм хәзер дә олылап искә алалар.

Нури бабам истәлекләрен Габдрахман бабам, әтисенең изге ядкәре итеп, кадерләп саклый.

 

 

Нури бабайның әтисе Газиз бабай да, әнисе Гайшәбикә әби дә Арча районының Күпербаш авылында туып үскәннәр. Алар биш бала тәрбияләп үстергәннәр. Уллары Габделгани һәм Габдрахман Бөек Ватан сугышында катнашканнар. Иң олы уллары Габделгани 1903 нче елда Күпербаш авылында туган, Арча район хәрби комиссариатыннан мобилизацияләнгән, кызылармеец, 1942 нче елда Латвиядә әсирлектә үлгән, аннаң энесе булган Габдрахман 1920 нче елда Күпербаш авылында туган, Арча район хәрби комиссариатыннан мобилизацияләнгән, сержант, 1943 елның 15 нче июлендә һәлак булган, Курск өлкәсендә, Фатеж районы, Молотыги авылында(Троснянка р-ны, Теплое ав.) җирләнгән. Җитмәсә, Нури бабайның әти-әнисе яшли вафат булалар. Тормышның барлык авырлыгы апалары Җофарбикә белән Саимә җилкәсенә төшкән.

Балачаклары, үсмер еллары авыр елларга туры килә. Авылдагы ир-егетләр фронтка киткән. Алар урынына карт-корылар, хатын-кызлар, бала-чагалар гына калып, тормышның бөтен авырлыкларын, кайгы-хәсрәтләрен үз җилкәләрендә күтәргәннәр.

Әйе, авылда карт –коры, хатын-кыз һәм балалар кала. Сабый чагын күрми, күпме михнәт, авыр хезмәт татый аларның әле өлгереп тә җитмәгән иңнәре. Тормышны алып барырга кирәк: кырда игенен дә игәргә, ач-ялангач та булмаска, сугышка төрле җылы киемнәр дә әзерләргә, гомер буе бетмәс кебек тоелган налогын да илтеп түләргә.

 

2.4.  Әбием Гайникамал

 

Минем әтием ягыннан Рәшидә әбиемнең әнисе Әюпова Гайникамал Шәймулла кызы да сугыш авырлыкларын үз җилкәсендә еш татыган.

Ул 1910 нчы елда Түбән Пошалым авылында туган. Тылангыр авылы егете Шәйхуллага тормышка чыккан. 1932 нче елда – кызлары Миңлегөл, 1934 нче елда – Рәшидә әбием, 1937 нче елда уллары Гыйльман дөньяга килә. Гайникамал әбием башта колхозда, соңыннан Үрнәк авылында төрле эшләрдә эшләгән. Ире Шәйхулланы сугышка алганнан соң, 1941 нче елда өч баласы белән Арчага күчеп килгән. Арча районында аны госпитальгә эшкә алганнар. Госпитальнең дә ниндие бит – немецлар госпитале. Анда Гайникамал әбием немецларны дәвалаган.

Сугыштан яраланып кайткан, караучысыз калган солдатларны да тәрбияләгән әбием. Ашарларына пешергән, киемнәрен юган, ямаган. Сугыш тәмамлангач, Гайникамал әбием үзенең гаиләсе белән Арча пекарнясына эшкә урнашкан. Иң авыр эшләрнең берсен эшләгән: утын кискән, ярган. Кышын әбием заводка эшкә урнашкан. Балаларын аякка бастыру, укыту өчен бөтен көчен куйган. Балалары да, көчләреннән килгәнчә, әниләренә булышканнар. Бәла аяк астында диләр. Әбием он төягәндә егылып төшеп имгәнгән – башы авырта торган булып калган. Шулай булса да, эшсез ятмаган. Озак еллар буе эчке эшләр бүлегендә җыештыручы булып эшләгән.

Бүген илебез тыныч, күгебез аяз, якыннарыбыз, кадерлеләребез яннарыбызда – шушы бәхет түгелме! Күңел җылы сүзләргә сусаган, һәр тарафтан ярдәм кулы көтеп узган, бер телем икмәк кисәгенә тилмереп утырган авыр сугыш елларында да кешеләр намуслы, якты йөзле, киң күңелле булып кала белгәннәр. Сугыш чорындагы авырлыкларны, газаплы тормышны, ятим балаларның елау тавышлары күмгән гомер юлын үткән минем кадерле әбием – Әюпова Гайникамал Шәймулла кызы. Ир-атлар Ватан өчен көрәшергә яу кырларына китсә, хатын-кызлар, ачлы-туклы балалар тылда намуслы хезмәт куйганнар. Сугыш елларындагы ачлык, ялангачлык халыкның, бигрәк тә балаларның сәламәтлеген бик нык какшаткан, өстәвенә, йогышлы авырулар еш кабатланган.

 “Бөтен дөньяда ачлык күләгәсе йөри, сулыгып беткән балаларым, ашарга сорап, күзләремә тилмереп карыйлар. Нәрсә тапсам да, аларга алып кайтам. Исән генә булсыннар да, сугыш кына тизрәк бетсен! Ә үзебез көне буе эштә. Иртәдән кичкә кадәр хезмәт итәбез. Хатын-кыз дип тормадык, авыр хезмәтнең барысын да башкардык. Тырышканнарыбыз фронт өчен, сугышка киткән ирләребез, әтиләребез, абыйларыбыз өчен, дип яшәдек”, - дип исенә ала Рәшидә әбием әнисе сөйләгәннәрне.

“Сугыш елы газаплары безне яшебез ягыннан каһәрле фаҗигаләре белән шактый иртә өлкәнәйтте. Фронттан килгән похоронкалар безне өнсез итте. Кычкырып елыйбыз. Фашистларның кабәхәтлекләрен безнең күз яше генә юа алмый икән шул! Ачлы-туклы яшәргә туры килде. Нәрсә туры килсә, шуны ашадык: кычыткан, кузгалак, алабута кебек үсемлекләр белән җан асрадык.  Кияргә кием, ашарга икмәк юк. Ул елларда балалар кыр да сукаладылар, урак та урдылар. Үзләре хәлсез булсалар да, әниләренә булыштылар. Шуңа да берәр ризыкның әрәм-шәрәм булып аунап ятканын күрсәм, күзләремә яшьләр тыгыла, - дип сөйли торган булган Гайникамал әбием балаларына.

Җиңү көнен якынайту өчен, тылда калган яшүсмерләр һәм олы яшьтәгеләр барысын да эшлиләр. Ачлы-туклы булган килеш, аякларына чабаталар киеп, басуларда печән чабалар. Көзләрен ашлыкларны чистартып, амбарларга салалар, ә аннары атларга төяп, атлар җитешмәгәндә үзләре тартып, дәүләткә тапшырганнар. Район үзәгенә генә түгел, Казан шәһәренә һәм күрше районнарга да барганнар. Юлларда төрле хәлләргә дучар булганнар, салкыннарда өшеп, кар бураннарында адашып та беткәннәр. Әмма, аларны бер нәрсә – уртак максат берләштергән: илгә файда китерү, сугышта җиңүгә үз көчеңне кертү, җиңүне тизләтү. Яшьлек еллары яшьлек белән матур шул ул. Әбиемнең яшьлеге дә нәкъ шуның белән кадерле. Кичләрен аулак өйләргә җыелганнар, җеп эрләргә, чигәргә, тегәргә өйрәнгәннәр.

Мин Гайникамал әбием белән чын дәрәҗәсендә горурланам. Чөнки аның да Җиңү көнен алып килүдә керткән өлеше зур. Кызганыч, Гайникамал әбием безнең арада юк инде. Ул сугыш турында телевидение һәм радиотапшыруларны, газета-журналларны тыныч карый һәм укый алмый иде. Исән чакта аның сөйләгәннәрен язып каласы булган шул. Нинди кадерле кешебез истәлекләре белән мактанмый, шапырынмый, тыныч кына үзе белән алып китте. Хәер, андыйлар үзләре турында артыгын сөйләмиләр икән шул. Җиңүне якынайтуда минем якын кешеләремнең дә өлеше булу олы горурлык булса, аларны югалту нинди аяныч!

Гайникамал әбиемне аз гына күреп белсәм дә, Рәшидә әбием миңа аның турында бик күп сөйли торган иде. Әбием сөйли, мин кызыксынып тыңлыйм. Тик шул вакытта туган кызгану хисе белән беррәттән, горурлык хисе дә уяна иде минем күңелдә. “Минем әбием бит ул!” – дип горурланып хәзер дә аны искә алам.

Әбием катлаулы һәм авыр тормыш юлы узып, 2005 нче елда 95 яшендә вафат булды.

Тик тылдагы тормышның куркыныч истәлекләре күңел түрендә, тырыш хезмәтнең нәтиҗәсе булган кадерле истәлекләре сандык төбендә саклана. Ә Рәшидә әбиемнең әнисе турындагы хәтер сандыгында саклаган истәлекләре һаман җанда, һаман йөрәктә!

 

 

2.5. Садрый бабам батырлыгы

 

Әтием ягыннан Борис бабамның әтисе Низаметдинов Садрый Низами улы да Бөек Ватан сугышында катнашкан. Ул 1904 нче елда Күпербаш авылында туган. Подольскида заводта слесарь булып эшләгән. 1941 нче елда аны сугышка алганнар. Атлы гвардия командиры булган.

Сугыштан сон Дәүләт банкында инкасатор хезмәткәре булып эшләгән. Аннары эчке эшләр бүлегенә эшкә урнашкан. Төзелеш оешмасында(МСО) эшләп, лаеклы ялга чыккан. Кызганыч, сугышның авырлыкларын үз җилкәсендә татыган бабам юк инде. У л 1984 нче елда авырып вафат булган. Мин аның турында Борис бабам сөйләгәннәрдән генә беләм.

Кызганычка каршы, Садрый бабам турына истәлекләрне әлегә табып, туплап бетерә алмадык. Бу эш әле дә дәвам итә.

 

Йомгаклау

 

Бөек Ватан сугышы беткәнгә 70 ел узса да, ул чорның изге ядкәрләре әлеге авыр елларны онытмаска чакыра.

"Батырлык китабы”нда элекке президентыбыз Минтимер Шәймиевнең мондый кереш сүзе бирелгән: "Каһарманлык чорлар аша килеп, бүгенге көннәргәчә килеп җиткән. Халкыбыз улларының һәм кызларының Бөек Ватан сугышы чорында күрсәткән тиңдәшсез фидакарьлеге дә күңелләрдән мәңге җуелмас. Шул олуг батырлык алдында безнең дәвер кешеләре генә түгел, киләсе гасырларда яшәүчеләр дә башларын иярләр әле”.

Без фронтта һәм тылда тиндәшсез батырлыклары өчен һәм Ватанны саклап калганнарга баш иябез, олы рәхмәтебезне белдерәбез. Күгебез хәрвакыт аяз булсын! Дәхшәтле сугышлар кабатланмасын!

Сугыш... Күпме сагыш, кайгы, күз яшьләре алып килдең син! Никадәр югалту, бәхетсезлек китердең тыныч халыкка. Син, аның бәхетен урлап, рухын сындырырга, юк итәргә, колга әйләндерергә, кешеләрне тезләндереп, алар өстеннән явызларча хакимлек итәргә теләгәнсеңдер. Безнең илнең көчсез, әле ныгып җитмәгән булуыннан файдаланырга теләгәнсеңдер, ләкин бер хакыйкатьне син аңламагансың: безнең илебез яшь, көчсез булса да, аның горурланып сөйләрлек, курку белмәс, җиңелмәс батыр уллары, кызлары, шундый батыр йөрәкле балалар үстергән аналары бар. Безнең илебез зур сынаулар, авыр юллар, чиксез күп югалтулар белән җиңү таңын каршылады. Әйе, Җиңү исәпсез-хисапсыз корбаннар бәрабәренә яуланды. 75 нче Җиңү язын каршыларга җыенабыз. Тагын күп дистә еллар үтәр. Буын арты буын алмашыр, ләкин Бөек Җиңү һәм шушы җиңүне яулап алган какшамас фронт һәм тыл каһарманнарының якты истәлеге халык күңелендә мәңге яшәр.

Мин дә, миллионнарча кешеләр кебек үк, сугыш теләмим. Кайвакыт уйланам. Хыялларым ак аргамактай еракларга оча... Илләребез имин, күкләребез һәрчак аяз булсын! Кабат сугыш афәтләрен күрергә язмасын!

1941-1945 нче еллар халкыбыз тарихына утлы-канлы хәрефләр белән язып куелган. Бөек Ватан сугышы. Аяусыз бәрелешләр, киселгән гомерләр, ятимнәрнең ачы күз яшьләре. Без яу кырында илебез азатлыгы өчен һәлак булган миллионлаган сугышчыларга, бүгенге көндә исән булып, сугыш елларының истәлеген кадерләп саклаучы ветераннарга рәхмәтлебез. Ачлы-туклы көн-төн иген үстергән, үзләренең фидакарь хезмәтләре белән җиңү көнен якынайткан тыл хезмәтчәннәренең батырлыгы бервакытта да хәтеребездән җуелмас. Сугыш уты, сугыш җиле кагылган һәркем үзеннән соң килгән буыннарның рәхмәтенә һәм хөрмәтенә лаек.

 

Эзләнү барышында түбәндәге нәтиҗәләр ясалды: 

1. Садрый һәм Нури бабайларым, Нури бабайның ир туганнары Габделгани белән Габдрахман абыйлар –   халкыбызның мактауга лаек уллары.

2. Бөек җиңүне якынайтуда Гайникамал әбиемнең дә өлеше зур.

3.Бөек Ватан сугышында катнашучылар арасында безнең гаиләбездән дә чыккан батырлар булу – үзе бер зур горурлык.

 

Кулланылган әдәбият:

1. Бөек Тукай Ватаны син, Арча. Казан: “Яңалиф” нәшрияты. – 2009. – 195 – 214 нче битләр.

2. Хәтер Китабы. Татарстан Республикасы. Казан 1995. – 111 нче бит.

3. Дәһшәтле чор балалары. – 15 томда. Т. 7.- Казан: Тат. кит. нәшр.,2010.

 

 



Поделиться:


Последнее изменение этой страницы: 2024-07-06; просмотров: 56; Нарушение авторского права страницы; Мы поможем в написании вашей работы!

infopedia.su Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав. Обратная связь - 216.73.217.21 (0.008 с.)