Районыбыз тарихында Бөек Ватан сугышы 


Мы поможем в написании ваших работ!



ЗНАЕТЕ ЛИ ВЫ?

Районыбыз тарихында Бөек Ватан сугышы

 

 

Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы

ГБМБУ “Аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган В.Ф.Ежков исемендәге

Арча 1 нче урта гомуми белем мәктәбе”

 

Эзләнү эше

Тема: Бөек Ватан сугышы елларында безнең гаилә язмышы

 

 

 

 

 

                                                                   Автор: 10 нчы Б сыйныфы укучысы

                                              Низаметдинова Аделина,

                                                         Җитәкче: югары категорияле татар

                                                       теле һәм әдәбияты укытучысы

                                                                  Ибраһимова Ләйсән Фердинат кызы

 

 

 

Эчтәлек

1. Кереш өлеш......................................................................................3 бит

2.Төп өлеш

2.1.Районыбыз тарихында Бөек Ватан сугышы................................6 бит

2.2. Нури бабам язмышы ....................................................................7 бит

2.3. Нури бабамның ир туганнары ....................................................10 бит

2.4. Әбием Гайникамал                                                                    11 бит

2.5. Садрый бабам батырлыгы                                                       14 бит

3. Йомгаклау ........................................................................................15 бит

4. Кулланылган әдәбият                                                                       17 бит

5. Кушымта...........................................................................................19 бит


 

Кереш

 

 

1941 нче елның 22 нче июне. Якшәмбе көн. Кояш чыгарга иртәрәк әле. Кешеләр тыныч йокыда. Бөтен табигать сихри тынлыкка чумган. Кайдадыр еракта чут-чут итеп сандугач сайрый. Шушы тынлыкны бозып, кинәт көнбатыштан самолетлар гөрелтесе ишетелә. Шомлы үкерү тавышы көчәйгәннән-көчәя бара, кешеләр ни булганын аңлап бетергәнче, йөзләгән, меңләгән хәрби самолетлар тыныч шәһәрләр һәм авыллар өстенә бомбалар яудыра башлый. Күпкатлы йортлар гөрселдәп авалар, күккә тузан болыты күтәрелә, коточкыч янгын башлана. Дөньяның асты өскә килгәндәй була. Урамнарда, юлда очраган бөтен нәрсәне вата-сыта килүче свастикалы танклар, бала-чаганың, аналарның ачынып елаган тавышлары, кан, үлем...

Тиздән радио туган илебезгә фашистлар Германиясенең хыянәтчел һөҗүме турында куркыныч хәбәр тарата. Халкыбыз өчен авыр сынау еллары башлана.

Сугыш... Нинди дәһшәтле, куркыныч сүз. Илебез сугышларны күп күрде. Безнең әби-бабаларыбыз сугыш юлларын күп урадылар. Ләкин сугыш яралары бүген дә, ил тарихында соңгысы – Бөек Ватан сугышы беткәнгә 75ел булса да, ул үзен сиздереп тора. Сугыш онытылмый, үз артыннан тиз генә төзәлми торган яралар калдыра.

Бөек Ватан сугышы илебездә яшәүче һәр гаилә ишегенә фаҗига һәм кайгы булып килеп кергән. 1418 көн буена дәвам иткән сугышта 27 миллионнан артык совет кешесе һәлак булган, дистәләрчә миллион хатын-кызлар – тол, бик күп балалар ятим калган, күпме ир-егетләребез сугышта алган яраларыннан газапланып, яшьли вакытсыз вафат булган. Илебез ярым җимерек хәлгә килгән, халкыбыз күпме кайгы-хәсрәт кичергән?! Алар арасында безнең гаилә кешеләре дә бар. Аларның язмышында Бөек Ватан сугышы нинди эз калдырган? Сугыш елларында гаиләбездән фронтка китүчеләр күпме? Аларның язмышлары нинди? Алар нинди батырлыклар кылганнар? Менә шушы сораулар безне һәрвакыт уйланырга мәҗбүр итә. Сугыш еллары елдан – ел артта калганга, әбиләребез – бабаларыбыз сирәгәя һәм олыгая барганга, безнең буын бу хакта белмәгәнгә күрә, исәннәрдән туганнарыбызның Бөек Ватан сугышында күргәннәрен, белгәннәрен, кичергәннәрен язып алып калырга булдык һәм эзләнү эше башлап җибәрдек.

Эзләнү эшебезнең максатлары:

1. Гаиләбезнең сугыш чорындагы язмышы белән танышу.

2. Әби-бабайларым турында күбрәк материал туплау.

Эзләнү эшебезнең бурычлары:

1. Әтием һәм әнием ягыннан нәсел агачларын ясау.

2. Әби-бабайларымның фотографияләрен табу, аларны өйрәнү.

3. Габдрахман бабамнан һәм әниемнән Нури бабам, Борис бабамнан Шәймулла бабам турында белгәннәрен сөйләтү.

4. Рәшидә әбием һәм әтиемнән Гайникамал әбиемнең тылдагы батырлыклары турында сөйләтү.

5. Ерак әби-бабаларымның илебез тарихында нинди роль уйнаганын ачыклау.

6. Сугышта катнашкан туганнарымның тормыш юлларын, батырлыкларын киләчәк буыннар өчен хәтердә яңарту, саклау.

Эзләнү алымнары:

1. Әби-бабаларым һәм әти-әнием белән әңгәмәләр кору.

2. Иске фотоларны җыю, билгеле бер тәртипкә салу.

3. Әби-бабаларым турында булган документларны өйрәнү.

4. Сугыш кырларында ятып калган туганнарым турында “Хәтер” китабыннан мәгълүмат туплау.

 Эзләнү урыны: Арча районы, Күпербаш һәм Түбән Пошалым авыллары.

Эзләнү предметы: Бөек Ватан сугышы, сугышта катнашкан һәм тылдагы туганнарыбыз.

Эзләнү эшебезнең актуальлеге:

Бөек Ватан сугышы геройларын барлау, аларның батырлыгын мәңгеләштерү максатыннан, күп эш башкарылган. Шулай булса да, Җиңүне яулап алган әби-бабаларыбыз батырлыклары турындагы материалларны, аларның авызыннан ишеткән истәлекләрне барлау әле дә дәвам итә. 

 

Төп өлеш

Җиңүгә юл бик озын һәм авыр булган. Фронтта да, тылда да һәр кешедән гаятъ зур рухи киеренкелек һәм фидакарьлек таләп ителгән. Җиңү исәпсез-хисапсыз корбаннар бәрабәренә яуланган. Сугышның утлы өермәсе бөтен илне айкап үткән, һәр йортка, һәр гаиләгә гомерлек кайгы-хәсрәт, зур михнәтләр китергән, берничә буын кешеләренең бәгырен көйдереп, язмышларын җимереп узган. Сугыш кырларында, фронтларга тиң тылда меңләгән кешеләрнең чәчәк кебек яшь гомерләре өзелгән. Явыз дошман белән көрәштә сугышчыларыбыз үз-үзләрен аямаганнар, соңгы сулышларына кадәр изге антларына тугры калганнар. Намусларына тап төшермәгәннәр, Ватаныбыз халкын коллыктан саклап калганнар. Бу олы батырлык, тиңдәшсез хезмәтне бөтен дөнья халкы олылый, алар мәңгелеккә тарих битләренә язылган.

Безнең район җирлегеннән генә сугыш кырларында 18242 кешенең вакытсыз гомерләре өзелгән. Аларның бу сугышта катнашып, безгә җиңү яулаган якты истәлеге йөрәкләребездә мәңге сакланыр. Завод станоклары артында һәм колхоз басуларында хезмәт куйган тыл хезмәтчәннәренең батырлыгы шулай ук үлемсез. Күпне кичергән җиребезгә тынычлык һәм азатлык алып килгәннәргә мәңгелек дан!

Җиңү бәйрәме бүген дә Ватаныбыз тарихындагы истәлекле дата гына түгел, чын мәгънәсендә бөтен халык бәйрәме булып калуы белән бик тирән мәгънәгә ия. Ул яхшылыкның яманлыкны җиңүен, хаклык һәм гаделлекнең тантана итүен, имин киләчәккә якты өметләрне гәүдәләндерә. Бу бәйрәм, сугышта һәм хезмәттә яулап алынган кадерле орден-медаль кебек, еллар узу белән тутыкмый һәм картаймый. Ул искерми, шуңа да бүгенге җиңүле май көнен тантаналы төстә үткәрәбез. Без, кеше күтәрә алмаслык зур михнәтләр кичереп, соңгы көчләрен биреп, безнең азатлыгыбызны, бәйсезлегебезне һәм тормышның үзен яклап һәм саклап калган фидакарьләргә карата йөрәкләребездә тирән ихтирам һәм олы рәхмәт хисләре йөртәбез.

Кырык бишнең кояшлы маен искә төшергән саен, без моннан 70 ел элек яулап алынган тынычлыкның саклап калыначагына, безнең илебезнең сугыш мәйданына әверелмәячәгенә ихлас күңелдән ышанабыз. Җиңүчеләр буыны күңелендә, безнең балаларыбыз һәм әбиләребез җанында йөргән якты хыяллар гамәлгә ашып, гүзәл эшләр булып гәүдәләнсен, сугышның канлы дәһшәте ерак үткәндә калсын иде! Ә безгә бу үткәнебезне онытырга, аның кабатлануына һич тә юл куярга ярамый.

Без, бүген яшәүчеләр, көрәшләрдә кешелекнең тормышын, тынычлыгын һәм бәхетен яулап алучылар алдында түләп бетергесез бурычлы. Ул дәһшәтле еллар вакыйгалары тарихка тирәнрәк кергән саен, Туган илебезнең иреген һәм бәйсезлеген яулап алган өлкән буынның үлемсез батырлыгының бөеклеге арта гына бара. Батыр сугышчылар һәм фидакарь тыл хезмәтчәннәре, уртак җиңүгә өлеш кертүчеләр безнең хәтердән мәңге җуелмас.

70 ел гомер узды, тагын бик күп дистә еллар үтәр, буын арты буыннар алмашыныр, ләкин Бөек Җиңү һәм шушы Җиңүне яулап алган какшамас фронт һәм тыл каһарманнарының якты истәлеге халык күңелендә мәңге яшәр.

 



Поделиться:


Последнее изменение этой страницы: 2024-07-06; просмотров: 58; Нарушение авторского права страницы; Мы поможем в написании вашей работы!

infopedia.su Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав. Обратная связь - 216.73.217.21 (0.006 с.)