Авырлыктан чыгуның проектын төзү. 

Мы поможем в написании ваших работ!

ЗНАЕТЕ ЛИ ВЫ?

Авырлыктан чыгуның проектын төзү.

Поиск

4. Авырлыктан чыгуның проектын төзү.

- Минем фикеремчә, сез бу кагыйдәне үзегез чыгара аласыз. Бу теманы өйрәнү, басымны дөрес куяр өчен, татар телендә басымның урынын белү өчен без хәзер нишләргә тиеш?

Мөмкин булган җаваплар:

(1) Бу шигырьдә басымны дөрес итеп куеп укырга,

(2) төрле сүзләрдә басымның урынын билгеләргә,

(3) кирәкле кагыйдәләрне чыгарырга.

5. Төзелгән проектны тормышка ашыру. 

 SMART тактада шигырьнең басымын куеп укып бару.

Әйдәле, Акбай! Өйрән син, арт аягың белән тор;

Аума, аума! Туп-туры тор, төз утыр, яхшы утыр!

Ник газаплыйсың болай син, мин әле бик кечкенә;

Мин туганга тик ике айлап булыр, йә өч кенә.

Юк, кирәкми, мин өйрәнмим, минем уйныйсым килә;

Шул болыннарда ятасым, шунда ауныйсым килә.

- Ах, җүләр маэмай! Тырыш яшьләй, - зурайгач җайсыз ул;

Картаеп каткач буыннар, эш белү уңгайсыз ул!

  Димәк,

(1) татар телендә күпчелек сүзләрдә басым кайсы иҗеккә төште?

Ø татар телендә басым күбрәк соңгы иҗеккә төшә.

- Әйе, бу татар теленең төп кагыйдәсе.

- Ә менә бу фигыльләрдә басымны беренче иҗеккә куйдык. Бу фигыльләр нинди формада килгән, димәк,  нинди искәрмә бар?

Ø 2 нче зат берлек сандагы боерык фигыльләрдә басым беренче иҗеккә төшә;

- Ә бу фигыльләрдә басым нинди кушымча алдында тора?

Ø Юклык кушымчасы (-ма/-мә) ялганган фигыльләрдә басым юклык кушымчасы алдына төшә.

- Укучылар, әйтегез әле, Акбай нилектән өйрәнергә теләмәгән?

- Чөнки ул шундый кечкенә булган.

- Ә хәзер бу җөмләләрдәге нилектән, шундый сүзләренә басым куеп карагыз әле, басым кая төшәр икән?

- Нилектән? Шу′ндый

Ø Сорау алмашлыкларында басым беренче иҗеккә төшә ( нилектән? нинди? нәрсә?)

     Кайбер күрсәтү алмашлыкларында сүз басымы беренче иҗеккә төшә (шундый)

6. Әйтеп эшләп, беренчел ныгыту.

- Без хәзер кирәкле кагыйдәләрне беләбез.  Бу кагыйдәләрне үзләштерү өчен без хәзер нишләргә тиеш?

- Кагыйдәләрне кулланып, күнегүләр эшләргә.

- Әйдәгез, дәреслекләрдән, 123 нче күнегү, 63 биттәге күнегүне эшлибез.

( Тактада һәм дәфтәрдә). (Кирәкле сүзләр: сүз, уйла, җылы, нәрсә, сана, ике)

- Хәзер без төрле сүз төркемнәренә төрле кушымчалар өстәп, басымны билгеләрбез. (шторка). 

- Бирелгән сүзләрнең сүз төркемнәрен әйтегез әле. (шторка ачыла) .

- Кем тактага чыга, ә калганнар дәфтәрләрдә эшлибез. (Азалия, А. Алия, С. Алия, Айгөл, Равил)

Исем: сүз ...

Сыйфат: җылы...

Фигыль: уйла...

 Сан: ике...

Алмашлык: нәрсә...

7. Нәтиҗә ясау( тактадагы кагыйдә буенча)

- Димәк, татар теленең төп кагыйдәсе буенча сүзләргә кушымча өстәлсә дә , басым соңгы иҗеккә күчә бара.

-Без бүген куелган максатка ирештекме?

- Татар телендә басымның урынын белдекме?

 - Сез ничек уйлыйсыз, басым турында белү безгә тормышта кирәкме, ни өчен?

- Сезнең сорауларыгыз калмадымы?

- Афәрин, без бу кагыйдәләрне яхшы итеп, истә калдырыр өчен тагын нишли алабыз. ------ Тагын шөгыльләнергә тиеш.

- Бик дөрес, сез инде анысын өйдә дәвам итәрсез. Әйдәгез өй эшен язабыз.

Барыгызга да 123 нче күнегү, 63 биттәге күнегүне эшләп бетерергә, ә теләгән укучыларга мин “Кызыклы шәкерт” шигырен дөрес басым белән, сәнгатьле итеп сөйләргә өйрәнергә бирәм.

Билге кую.

                Кызыклы шәкерт.

Әйдәле, Акбай! Өйрән син, арт аягың белән тор;

Аума, аума! Туп-туры тор, төз утыр, яхшы утыр!

Ник газаплыйсың болай син, мин әле бик кечкенә;

Мин туганга тик ике айлап булыр, йә өч кенә.

Юк, кирәкми, мин өйрәнмим, минем уйныйсым килә;

Шул болыннарда ятасым, шунда ауныйсым килә.

- Ах, җүләр маэмай! Тырыш яшьләй, - зурайгач җайсыз ул;

Картаеп каткач буыннар, эш белү уңгайсыз ул!

Габдулла Тукай.         

Поделиться:

Последнее изменение этой страницы: 2024-06-27; просмотров: 54; Нарушение авторского права страницы; Мы поможем в написании вашей работы!

infopedia.su Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав. Обратная связь - 216.73.217.21 (0.007 с.)