Пөшәңгәрдә Мәүлед бәйрәме узды 


Мы поможем в написании ваших работ!



ЗНАЕТЕ ЛИ ВЫ?

Пөшәңгәрдә Мәүлед бәйрәме узды

Поиск

Шәрехләү калдыру

 

 

03.12.2018 Караучылар: 76

Саф һавасын, салкын карларын җир өстенә түшәп янәдән туган ягыбызга изге җиребезгә кыш килә. Әйдә хәере белән атласын шушындый мул тормышыбызның матур бер көнендә Пөшәңгәр авылында дин әһелләре җыелып киңәш кылдылар. Барчабызга билгеле изге “Мәүлид” аен үткәрү турында булды ул.

 

 

Бу бәйрәмне уздыруда башлап йөрүче авылыбыз мөгәллимәсе Зайнуллина Гөлфия шәкертләрне җыеп авылыбызда әлеге очрашуны бик зур күләмдәге кунаклар, дин әһелләре белән узуын аңлатты. Авылыбыз имамы Әһлуллин Фәрит бик шатланып ризалыгын белдерде. Киңәшле эш таркалмый- ди халкым мәкале. Балтач бистәсеннән Фирдания абыстайда бик зур эшкә башы белән чумды. Олуг дини бәйрәмебезгә кунакларны авылыбыз уртасында балкып утырган бик зур, бик матур мәчетебез киң итеп ишеген ачып каршы алды. Бу изге бәйрәмгә үзебезнең район бистәсеннән, тирә күрше авылардан Шушмабаш, Хасаншаех, Мирҗәм авылларыннан дин әһелләре чакырыла.
Ә кичәбезне зур программа төзеп, мөнәҗәтләр әйтеп нәфис сүз , мәгънәле шигырьләр белән бизәп, оста итеп алып баручы Мәүлид кичәсен ни дәрәҗәдә кадерле икәнен күрсәтүче Рая(н) абыстайга авыл халкы гына түгел, килгән кунакларныңда рәхмәте чиксез булды. Изге бәйрәм Мәүлид кичәсенә мәчетебездә бик матур , бай табын әзерләнгән иде. Барлык кунаклар килгән дин әһлләре авылыбызның яше – карты татлы хәлал ризыктан авыз итеп чәйләп алуга Пөшәңгәр авыл өстенә гаҗәеп моңлы азан тавышы таралды. Шушындый күңелле, күңел көрлеге , җанга рәхәтлек , рухи азык алган авыл халкы, килгән кунаклар күңелендә бүгенге Мәүлид бәйрәме бик озак сакланыр – дигән өмет белән оештыручыларбыз барча кунакларыбызны озатып калдылар.
Ил күкләребез тыныч, күңелләребез иман белән тулы, тәннәребез сәламәт булсын хөрмәтле авылдашларым, якташларым.

Розалия Әскәрова, Пөшәңгәр авылы

 



Поделиться:


Последнее изменение этой страницы: 2024-06-17; просмотров: 49; Нарушение авторского права страницы; Мы поможем в написании вашей работы!

infopedia.su Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав. Обратная связь - 216.73.216.156 (0.009 с.)