Заглавная страница Избранные статьи Случайная статья Познавательные статьи Новые добавления Обратная связь FAQ Написать работу КАТЕГОРИИ: ТОП 10 на сайте Приготовление дезинфицирующих растворов различной концентрацииТехника нижней прямой подачи мяча. Франко-прусская война (причины и последствия) Организация работы процедурного кабинета Смысловое и механическое запоминание, их место и роль в усвоении знаний Коммуникативные барьеры и пути их преодоления Обработка изделий медицинского назначения многократного применения Образцы текста публицистического стиля Четыре типа изменения баланса Задачи с ответами для Всероссийской олимпиады по праву
Мы поможем в написании ваших работ! ЗНАЕТЕ ЛИ ВЫ?
Влияние общества на человека
Приготовление дезинфицирующих растворов различной концентрации Практические работы по географии для 6 класса Организация работы процедурного кабинета Изменения в неживой природе осенью Уборка процедурного кабинета Сольфеджио. Все правила по сольфеджио Балочные системы. Определение реакций опор и моментов защемления |
Социаль челтәрләрдә уртаклашуСодержание книги
Поиск на нашем сайте Яшьлегем хәтирәләре Хәерле көннәр, димен сезгә чөнки хатлар төнлә очмыйлар! Яңа еллар, яңа уңышлар, ак бәхетләр зур иҗади уңышлар насыйп итсен! Менә шулай, язарга бик яратам, хәзер язасы мәкаләмдә үзебезнең авыл, үз якыннарым белән булган могҗизаларыга нигезләнеп язам. Җәй көне әниләр нинди генә себеркеләр бәйләмиләр иде. Ык буендагы болыннан алып кайткан хуш исле мәтрүшкәләр, мөтлек үләннәре, каен кызы, имән егете белән төрелеп бик матур җәйге букетны хәтерләтсәләр, кышның салкын көннәрендә ныклы сәламәтлек бүләк итүче иң зур табибта иделәр алар. Мунча ягылган көнне әти өй түбәсеннән, ямь- яшел пар себерке алып төшә иде. Бераз пешекләп җибәргәч мунча эченә җәйге урманны хәтерләтеп ушны алырдай, берни беләндә чагыштырып булмаслык тәмле ис тарала иде. Ах балачагым мунчасы, ничек сагынам мин сине! Шул татлы үлән исен, йотлыгып-йотлыгып исни идем. Менә шулай күңелле итеп яши торгач үсеп буйга җиттек. Авыл җире аулак урын бит инде ул. Төрле мәзәк хәлләрдә булгалый иде. Югары сыйныфта укып йөрү, әлегедә-баягы шимбә –мунча көне беренче булып мунча коендымда, иптәш кызлар белән клубка йөгердек. Ах яшьлек, ни өчен син шундый җилледә, очкын чыгарырдай кайнарда , чишмә суы кебек сафта, дәртледә икән?! Сарайда ут бар кебек тоелды, багана башындагы ут күренгәндерме. Бу вакытта әниләр нишлиләр икән диеп тиз генә шунда ашыктым, безнең сарай галәмәт зур иде. Сарыклар өчен сарайның тәбәнәк ягы, ә сыер малы өчен биек түшәмле ягы. Сарай ишеге ачылуга бар җәнлек тын калды, ниндидер актан киенгән, тышкы кыяфәте белән ак, үтә күренмәле тукыманы хәтерләткән нәрсә печәнлеккә очып китте. Аннан соң һушны алырдай галәмәттән күзләрем тәгәрәп төшә яздылар. Сарыклар барсыда иркендә сыер ягында, ә сыер сарыклар урынында чүгәләп диярлек басып тора иде. Боларны күргәннән соң борылыргада куркып өйгә кадәр артым белән бардым, белгән догаларымны укып , өйгә кереп юрган астына чумганымны сизми дә калдым. Иртән барлык мал-туарда үз урыннарында иделәр. Менә шулай дусларым, әйтсәм сүз, төртсәң күз. Ә мунчаны соңрак әти-әни бик матур итеп ишек алдында күтәрделәр, ләкин инде ул бала чакның якты хәтирәләре булып калган, болын чәчәкләре исе чыккан мунча түгел иде. · · · · · ·
|
||
|
Последнее изменение этой страницы: 2024-06-17; просмотров: 45; Нарушение авторского права страницы; Мы поможем в написании вашей работы! infopedia.su Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав. Обратная связь - 216.73.216.198 (0.006 с.) |