Заглавная страница Избранные статьи Случайная статья Познавательные статьи Новые добавления Обратная связь FAQ Написать работу КАТЕГОРИИ: ТОП 10 на сайте Приготовление дезинфицирующих растворов различной концентрацииТехника нижней прямой подачи мяча. Франко-прусская война (причины и последствия) Организация работы процедурного кабинета Смысловое и механическое запоминание, их место и роль в усвоении знаний Коммуникативные барьеры и пути их преодоления Обработка изделий медицинского назначения многократного применения Образцы текста публицистического стиля Четыре типа изменения баланса Задачи с ответами для Всероссийской олимпиады по праву
Мы поможем в написании ваших работ! ЗНАЕТЕ ЛИ ВЫ?
Влияние общества на человека
Приготовление дезинфицирующих растворов различной концентрации Практические работы по географии для 6 класса Организация работы процедурного кабинета Изменения в неживой природе осенью Уборка процедурного кабинета Сольфеджио. Все правила по сольфеджио Балочные системы. Определение реакций опор и моментов защемления |
Зартдинов Матин, 1903 г.р., с. Ишимово. Призван в 1941 году.Поиск на нашем сайте Книга памяти ПК, стр.117 Зартдинов Матин, 1903 г.р., с. Ишимово. Призван в 1941 году. Рядовой, стрелок 253-го ср. Полка. Пропал без вести в 1943 году. (1903 – 1942)
Зартдинов Мәтин Зартдин улы Безнең картәтиебез Мәтин, әтиебез Рауфның әтисе. Ул 1903 елда Ишим авылында туып үскән. Иштирәк авылыннан ятим Мәмдуха исемле кызга өйләнгән. Иске чук дип атап йөрткән урамның елгага төшә торган тыкрыгында яшәгәннәр алар. Ким абыйларга каршы йортта. Хәзер ул йорт юк , аларның өйләре бик зур иде, (әле күптән түгел янган өй түгел, анысын әти белән Рәис абый картәнигә картайгач төзеп куйганнар иде). Безнең балачак та күбрәк шунда үтте. Сугыш башланганда Мамдуха картәни алты бала белән калган. Балалары Рәис, Рауф, Рафаил, Саридә, Сәвия, Фәния. Бүгенге көндә Сәвия апа белән Фәния апа исән. Картәтине сугышка 1941 елның 29 июнендә алалар. Ул чакта ул трудармиягә эләгә. 1942 елның язында аңа кыска вакытлы ялга кайтып килергә мөмкинлек чыга. Яңадан сугышка 1942 елның 12 маенда озатыла. Ул 66 армиянең 231 дивизиясендә 623 полкында сугыша. Бу 231 дивизия иң башта 1941 елның март аенда Мәскәү округында оеша, ә май аенда расформировать ителә, яңадан 1942 елның март аенда Молотов өлкәсенең Кунгур шәһәрендә оештырыла, бу дивизияне безнең өлкәнең авыллардан, шәһәрләрдән алган военнообязанныйлары тәшкил иткән. Личный состав 1-2 майда присяга ала һәм Уральский военный округы штабының 30.05.1942 елгы приказы буенча, 1942 елның 11 июнендә, эшелон белән Саратовка озатыла. Безнең картәти дә шулар арасында була. Саратовта аларны коралландыралар да 8 нче резерв армиясе составына куялар. Безнең картәти пулеметчик була . Бу армия 1942 елның 5 сентябрендә Сталинград өлкәсе Дубовка районының Ерзовка авылы тирәсендә позиция ала. Бу Ерзовка кырындагы канкойгыч сугышта 231 нче стрелковая дивизия личный составында зур югалтуларга дучар була, үлгән солдатлар шулхәтле күп була, аларны җыештырып күмәргә дә өлгерәлмиләр . Фронтның һәр километрына 400 үлгән солдат туры килгән. Ерзовкадагы бер биеклекне алганда бер көндә 320 кеше үлеп калган, һәр квадрат метрга 50-60 бомба һәм снаряд кыйпылчыгы, кырыклап пуля туры килгән. Ике ай өчендә бу дивизиянең 12000 солдатыннан 600 исән калган, шуңа күрә аларны яңадан расформировать итеп, 3 ноябрьдә башка дивизияләргә тараталар. Бу чакта безнең картәти исән калганнар арасында булган дип уйлыйбыз, чөнки “пропал без вести в декабре 1942 года” дигән Книга памятида. Б
|
||
|
Последнее изменение этой страницы: 2024-07-06; просмотров: 52; Нарушение авторского права страницы; Мы поможем в написании вашей работы! infopedia.su Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав. Обратная связь - 216.73.216.156 (0.004 с.) |