Күз яшьләрен татыган. 


Мы поможем в написании ваших работ!



ЗНАЕТЕ ЛИ ВЫ?

Күз яшьләрен татыган.

Кайгы җиле шакыган.

Хатын-кызлар, яшь балалар

Күз яшьләрен татыган.

Ватан сугышына безнең урам

Алты офицерын җибәргән.

Дүрт лейтенат яуда һәлак булган,

Туган җиргә кайтып җитмәгән.

Идел буе, Дунай ярларында

Ятып калган безнең батырлар.

Курку белмәс шушы ир-егетләр

Хәтерләрдә мәңге калырлар.

Җиңү өчен үз өлешен кертә

Авылдашлар, эшләп кырларда.

Хезмәт сөйгән гаиләләрдә

Офицерлар үскән урамда.

Илле бишнең янгын ялкыннары

Яңарталар сугыш ярасын.

Бернәрсәсез калган урам халкы

Төзә башлый йортның яңасын.

 Җиңелми дә, сынауларда сынмый

Бу урамда үскән кешеләр.

Дәвам итеп хәрбиләр нәселен

Бертугандай гөрләп яшиләр!

      14.02.2015.

Исән кайтты газиз туганнарым. Асанова Рафия, Ишим.

Исән кайтты Дилми, Баев Хәмзә –

Тик аяксыз...

Дилминең бер аягы агачтан,

Немец өзгән, җиңә алмагач.

Атмасын дип, басып аяктан.

Бер аягы гына исән Хәмзәнең,

Култык таяк аны йөретә.

Гаиләсенә терәк, ата булып,

Сигез бала үстереп көн итә.

Дилми ага эшли төрле эшне,

Мичләр сала иде кирпичтән.

 

 

Күпме әзмәвердәй ир-егетләр

Имгәк кайтты каһәр сугыштаан.

Туган авылым сөеп каршылады

Үзендә үскән аяксызларны,

Рәхмәт әйтеп, тез чүкмәгән өчен,

Җиңгән өчен явыз дошманны.

Агач аяк, култык таяк белән

Горур басып туган җирендә,

Озак-озак гомер кичерделәр,

Урын алып гаилә түрендә.

Рафия Асанова

Мин кечкенә вакытымда

Әнием сөйләгәннән

Апаларымның әтисе

Рәхим абыйны беләм.

Ул белемгә, яңалыккка

Күңеле белән омтылган.

Совет власте урнашкач та

Ликбезларда укыган.

Укытучы булып эшли

Бикбайда, Уразмәттә.

Авылда беренчеләрдән

Велосипед та йөртә.

Фотоаппарат ул вакытта

Бары аныңда булган.

Ул төшергән рәсемнәр

Хәзергә чак сакланган.

Гармунчы да булган әле,

Әнием кушылып җырлаган.

Көмеш телле гармун моңын

Авылдашлар тыңлаган.



Поделиться:


Последнее изменение этой страницы: 2024-07-06; просмотров: 49; Нарушение авторского права страницы; Мы поможем в написании вашей работы!

infopedia.su Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав. Обратная связь - 216.73.216.156 (0.006 с.)