Бер гаиләдә — ике Герой! 


Мы поможем в написании ваших работ!



ЗНАЕТЕ ЛИ ВЫ?

Бер гаиләдә — ике Герой!

Әхмәлетдиновлар гомер дәвамында шушы югары исемне намус һәм фидакарьлек белән аклап яшәде.

9 Май — иң изге бәйрәмнәрнең берсе, чөнки безнең солдатларыбыз рейхстагка Җиңү байрагын кадады.

  Сүземне ерактанрак башлыйм. Мин район мәдәният йортында оештырылган “Идел” халык уен кораллары ансамбленә йөрим — мандолинада уйныйм. Безнең ансамбль тирә-як районнарда һәм башкалабыз Уфада үткән конкурсларда, фестивальләрдә катнашып, призлы урыннар яулый.

  Моннан ике ел элек Кушнаренко районында үткән фестивальгә алтмыш кешелек ансамблебез белән баргач, якындагы Җиңү аллеясенә кереп, Советлар Союзы Герое Фазылҗан Әхмәлетдиновның бюсты куелган постаментка чәчәкләр салдым. Аллея искиткеч матур итеп эшләнгән, һәр алты Герой сыны куелган постамент алдында — тере чәчәкләр бәйләме!

  Кушнаренко районы минем өчен бик якын, чөнки 1967 елда укытучы итеп Мәмәк сигезъеллык мәктәбенә эшкә җибәрделәр. Мәктәп директоры ул вакытта Нәкыйп Миңнегалиев, ә завуч — Гали Фаршатов иде. Алар мине, япь-яшь кыз баланы, үз коллективларына алып, эшкә өйрәттеләр. Соңыннан миңа күп югары уку йортлары тәмамларга, вазыйфалы эшләрдә эшләп, кандидатлык диссертациясе яклагач, югары уку йортларында да хезмәт салырга туры килде.

  “Язмыштан узмыш юк”, — дигән халык мәкалендәгечә, күп еллар үтеп, гаилә корып, балалар үстергәч, Кушнаренко районы Әхмәт авылында яшәгән Әхмәлетдиновлар гаиләсе белән туганлашырга туры килде.

  Кодагыебыз Зөлхиҗә Фазылҗан кызы, өч югары белем алып, күп еллар дәрәҗәле вазыйфаларда эшләде, бүгенге көндә кодабыз Нәҗип Шәфигулла улы белән матур картлык кичерәләр, республиканың хөрмәтле кешеләре. Алар белән сөйләшеп утыруы үзе бер гомер.

  Әхмәлетдиновлар гаиләсендә 3 малай, 7 кыз үсә. Әниләренә “Герой-ана” исеме бирәләр. Мондый гаилә республикада бердәнбер, чөнки әтиләре — Советлар Союзы Герое, ә әниләре — Герой-ана. Герой нәселендә бүген 21 онык һәм 24 турун үсә. Бу гаилә әгъзаларының барысы да югары белемле, эшчән, тәртипле, җыр-моң сөючеләр. Кодагыебыз да баян, аккордеон, скрипка, пианино һәм мандолинада уйный, моңлы итеп җырлый. Бер сүз белән әйткәндә — олы талант иясе.

  Советлар Союзы Герое Фазылҗан Әхмәлетдиновка шушы көннәрдә, әгәр исән булса, 100 яшь тулган булыр иде. Балалары шушы олуг бәйрәмне үткәрү белән мәшгуль. Аның батырлыгы җирдә ятмый. Әхмәт авылындагы кабере ел әйләнә-сенә чәчкәгә күмелгән. Урта мәктәптә һәм район музеенда истәлекләр яңартылып, очрашулар үтеп тора. Үзе укыган һәм эшләгән мәктәбенә һәм туган йортына тактаташ куелган. Аның батырлыгын мәңгеләштереп, Удмурт Республикасы Сәясәт министрлыгы хуплавы белән “Кәккүкләр” дигән кыска метражлы нәфис фильм төшерелгән.

  Авыл халкы Геройны хөрмәт белән искә ала. Ул яшәгән йорт яшеллеккә, чәчәкләргә күмелеп утыра. Анда аның улының гаиләсе яши. Тормыш дәвам итә. Матур Менәзе күле буенда Фазыл чишмәсе чылтырап ага. Озак аксын әле, Герой, синең исемеңдәге чишмәләр. Чишмә чылтыравы да: “Синең батырлыгың мәңгелек! Илләр тыныч булсын, күкләр аяз булсын!” — дип әйтә кебек.

Дамира Казыйханова, Башкортстанның атказанган

мәгариф хезмәткәре, педагогия фәннәре кандидаты.

Чакмагыш районы.
“Кызыл таң” газетасы, № 48, 26 апрель, 2018 ел.



Поделиться:


Последнее изменение этой страницы: 2024-07-06; просмотров: 39; Нарушение авторского права страницы; Мы поможем в написании вашей работы!

infopedia.su Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав. Обратная связь - 216.73.216.198 (0.006 с.)