онлайн иҗади бәйгесе нигезләмәсе 


Мы поможем в написании ваших работ!



ЗНАЕТЕ ЛИ ВЫ?

онлайн иҗади бәйгесе нигезләмәсе

 

«Раслыйм»

Пермь крае Октябрь шәһәр округының Татар-башкорт иҗтимагый оешма үзәге рәисе

      _____________А.З.Гимранова

    “___”_______________2020г.

 

 

«КЫШ БАБАЙГА КҮЧТӘНӘЧ»

онлайн иҗади бәйгесе нигезләмәсе

1. Гомуми нигезләмәләр

1.1. Әлеге нигезләмә татар балалар «Кыш Бабайга күчтәнәч» районкүләм онлайн бәйгесе (алга таба-Бәйге) оештыру һәм үткәрү тәртибен билгели.

1.2. Бәйгене оештыручы - Пермь крае Октябрь шәһәр округының Татар-башкорт иҗтимагый оешма үзәге, этномәдәни компонентлы татар мәктәпләре арасында район методик берләшмә.

2.Бәйгенең максатлары һәм бурычлары

2.1. Бәйге татар телендә сөйләм телен үстерү, татар балалар җырларына, татарча биюгә кызыксыну уяту.

2.2.Бәйгенең бурычлары

⦁ Татар телен һәм мәдәниятен саклау

⦁ Яшь буынны халык традицияләренә җәлеп итү

⦁  Иҗади үсеш өчен шартлар булдыру

⦁ Иҗатка сәләтле булган балаларны барлау, таныту һәм сәләтләрен үстерү.

3. Бәйгене үткәрү тәртибе

3.1. Бәйге Октябрь шәһәр округы татар этномәдәни компонентлы балалар бакчалары арасында уза. Һәрбер катнашучы үзләренең эшләрен (күчтәнәчләрен) видеога төшереп (формат видео h264, mp4, mpeg2) 25 декабрьга кадәрле tatbashcentr@yandex.ru электрон адресына җибәрә. Бер катнашучы 3 номинацияда дә катнаша ала.

3.2. Бәйге номмнацияләрендә яшь төркемнәр һәм категорияләре

         4 яшьтән – 5 яшькә кадәр

         6 яшьтән – 7 яшькә кадәр

3.3. Бәйгедә 3 номинация билгеләнгән:

⦁ татар телендә шигырҗ сөйләү

⦁ татар телендә җыр башкару

⦁ татарча бию башкару

4.Нәтиҗәләр чыгару һәм бүләкләү

4.1. Җюри карары нигезендә Бәйге җиңүчеләренә һәр номинациядә, һәр яшь төркемендә 3 призлы урын билгеләнә.

4.2. I, II, III урын яулаган Бәйге җиңүчеләре бүләкләр һәм дипломнар белән бүләкләнә.

4.3. Катнашучыларга шулай ук бүләкләр һәмм сертификатлар тапшырыла.

4.4. Җитәкчеләр рәхмәт хатлары белән бүләкләнә.

Сорауларыгыз белән Гимранова Альфира Зәентин кызына, түбәндәге телефон номерына шалтырата аласыз: 8 952 652 77 40, Одноклассник, В Контакт челтәрендә яза аласыз.

«Кыш Бабайга кчтәнәч»

  бәйгесе  жюри составы

1.Гимранова Альфира Зәентин кызы, Пермь крае Октябрь шәһәр округының Татар-башкорт иҗтимагый оешма үзәге рәисе.

2.Нафикова Алиса Равиль кызы, МКОУ “Колтаевская ООШ”, укытучы.

3.Пенкина Эльза Нурихан кызы, Пермь крае Октябрь шәһәр округының Татар-башкорт иҗтимагый оешма совет әгъзасы.

 

I нче кушымта

Заявка

«КЫШ БАБАЙГА КҮЧТӘНӘЧ»

бәйгесе 

Катнашучы, фамилиясе, исеме, әтисенең исеме

(үрнәк Галиева Миңнесылу Фәлгәт кызы)

 

Туган датасы

 

Адресы

 

Номинация, һәм яшь төркеме

 

Әсәрнең, җырның, биюнең исеме

 

Җитәкчесенең исеме (үрнәк Галиева Миңнесылу Фәлгәт кызы)

 

“В Контакте” социаль челтәрендәге “Татаро-башкирский общественный центр Октябрьского...” битендә урнаштыруга ризамы?

 

 



Поделиться:


Последнее изменение этой страницы: 2024-07-06; просмотров: 41; Нарушение авторского права страницы; Мы поможем в написании вашей работы!

infopedia.su Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав. Обратная связь - 216.73.217.21 (0.006 с.)