Сибгаев Гөбәйдулла Сибгатулла улы. 


Мы поможем в написании ваших работ!



ЗНАЕТЕ ЛИ ВЫ?

Сибгаев Гөбәйдулла Сибгатулла улы.

 

Сибгаев Гөбәйдулла Сибгатулла улы.

   Минем бабам - Сибгаев Гөбәйдулла Сибгатулла улы- Мамадыш районы Түбән Яке авылында крестьян гаиләсендә 1913 нче елда  дөньяга килә. Алар гаиләдә 5 бала була. Карт бабам гаиләдә иң өлкәне булганга, аңа бик иртә кул арасына керергә туры килә.  Әти-әниләре аны кечкенәдән хезмәтне яратырга өйрәтәләр. Әтисе бик оста балта остасы була, шуңа күрә җәй көннәре гел эштә була. Йорт эшләрен башкару күбесенчә балалар җилкәсенә төшә.

Эш сөеп, чыныгып үскән карт бабам берничә ел Сабантуй батыры була. 1938 нче елда Масфура әбием белән гаилә корып җибәрә. Йорт салырлык акча эшләү нияте белән   Чиләбе якларына китәләр. Алар барып озак та тормыйлар, сугыш башлана. Карт бабам 1941 нче елның август аенда фронтка китә. Төрле фронтларда сугышырга туры килә, берничә мәртәбә яралана.

Яралары төзәлү белән тагын фронтның алгы сызыгына чыга. Күрсәткән батырлыклары өчен, орден-медальләр белән бүләкләнә. Сугыштан 1945 нче елның ноябрь аенда кайта. 

Карт бабам бик күп еллар тегермәнче булып эшли. Карт әбием белән 8 бала тәрбияләп үстерәләр. Балаларын нәкъ үзләре кебек хезмәт сөяргә өйрәтәләр.



Поделиться:


Последнее изменение этой страницы: 2024-07-06; просмотров: 61; Нарушение авторского права страницы; Мы поможем в написании вашей работы!

infopedia.su Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав. Обратная связь - 216.73.217.21 (0.007 с.)