А29 Максат хәле кергән җөмләне табыгыз 


Мы поможем в написании ваших работ!



ЗНАЕТЕ ЛИ ВЫ?

А29 Максат хәле кергән җөмләне табыгыз

А29 Максат хәле кергән җөмләне табыгыз

1) Кышкы урманның үз нәфислеге бар.

2) Нардуган бәйрәме кышкы челләнең беренче атнасында үткәрелә.

3) Каз аягын күтәреп торса, салкын булыр.

4) Дустымны Америкага укырга озаттык.

А30 Үткән заман сыйфат фигыль кергән җөмләне табыгыз

1) Шахмат уйнаучы малай минем дустым иде.

2) Тыныч кына басып торган бу абый аңа ошады.

3) Беркөнне Наил дә су коенырга безнең белән ияреп барды.

4) Менә шушы кырда трактор җир сөргән, орлык чәчкән.

 

Текстны укыгыз һәм А31-А32; В1-В8 биремнәрен үтәгез

(1) Икмәк!

(2) Бу сүз – ана исеме белән янәшә торырлык сүз. (3) Күпме шигырь, күпме роман язылган икмәк турында!

(4) Беркөнне без бер танышым белән Аккош күле яныннан сөйләшә -сөйләшә кайтып килә идек. (5) Менә шушы гүзәл алан өстендә, ертылып ташланган газета кисәкләре, буш консерв савытлары, шешә ватыклары күреп аптыраштык. (6) Ял көннәреннән соң безнең урамннарыбызда, елга һәм күл буйларында бу инде гадәти күренешкә әйләнеп бара. (7) Ә бу юлы без анда монда ташланган икмәк телемнәрен дә күрдек. (8) Хәтта бер агач төбендә бер бөтен икмәк ята иде.

     (9) Бу икмәкне кем ташлаган? (10) Ул рәхимсез кешенең исеме ничек? (11) Мин аңа гражданин “Икс” дип кушамат бирдем.

    (12) Гражданин “Икс” !

     (13) Сиңа иң элек берничә сорау: икмәкнең кайда һәм ничек үскәнен күргәнең бармы? (14) Икмәк нәрсә ул?

     (15) Менә шушы кырда трактор җир сөргән, орлык чәчкән. (16) Бу җирләргә яңгыр гына яумаган, монда игенченең маңгай тирләре дә тамган.

   (17) Бездә тәртип бозучыларга каршы законнар бар, ә менә синең белән нишләргә соң, гражданин “Икс”? (18) Сиңа карата да яңа закон чыгарыргамы? (19) Андый закон бар инде. (20) Ул законның исеме – намус.

     (21) Бу – беркая да язылмаган закон. (22) Икмәккә ихтирам, кешегә мәхәббәт! (23) Шуңа күрә дә алар тормыш законы дип аталырга хаклы. (24) Бу законны үтәү – һәркемнең бөек хезмәте дә, горурлыгы да.

(Нәби Дәүли)



Поделиться:


Последнее изменение этой страницы: 2024-07-06; просмотров: 60; Нарушение авторского права страницы; Мы поможем в написании вашей работы!

infopedia.su Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав. Обратная связь - 216.73.217.21 (0.005 с.)