Казан кунагына авыл күрсәтү 


Мы поможем в написании ваших работ!



ЗНАЕТЕ ЛИ ВЫ?

Казан кунагына авыл күрсәтү

 

Җәй авылга кунак итеп апаны алып килдек. Апабыз Баулыда ун классны бетергәч тә Казанга чыгып киткән иде. Хәзер инде аңа җитмеш биш яшь, елларны санасаң ул күпчелек гомерен башкалабызда үткәргән кеше. Кечкенәрәк буйлы, шаян сүзле, һәрвакыт шат күңелле Әкълимә апабыз безнең әтинең апасының кызы. Пенсиягә чыкканчы кирпеч заводында мастер булып эшләде ул. Хәзер кызы тәрбиясендә яши. “Өйдәгеләр дә бераз синнән ял итсен, үзең дә авылны күптән күргәнең юк, күреп китәрсең”,- дип килергә күндердек без аны.

Апабыз заманында Казан шәһәр советы депутаты, судта халык утырышчысы булган кеше. Яшьлегендә театр, концертларны бер дә калдырмый йөри иде, өстәвенә үзе дә матур гына җырлый, ә берәр кеше турында сөйли башласа, тулысынча образга кереп, барыбызны да көлдереп бетерә. “Их, апа, артист буласың калган бит”,- дисәң: “Буй бәләкәй, җитмәсә матурлык та чамалы, алмадылар”,- дип бер дә шаккатмыйча сүзен дәвам итәр. 

Шәһәр кешесе өчен авылда нәрсә тансык? Әлбәттә урман-кырлар, әрәмә буйлары. Болар турында бераз соңрак язармын, әле авыл белән таныштыруны капка төбенә чыгып утырудан башлыйм.

Безнең урам – пенсионерлар урамы. Ничек диләр әле : чыр-чу килми бала чага, күп йортларда ялгызлык, зәңгәр тәрәз төпләрендә үскән гөлләр - сабырлык. Менә шулай кемдер оныкларын көтеп, кемдер беркемне дә көтмичә тыныч кына, йомык кына яшәп ятучы кешеләр урамы без. Күпме генә утырма капка төбендә – җәяү беркем үтми. Урамның Ык елгасы ягына юнәлгән түбән очыннан килүче бер машина безнең яннан тузан туздырып үтеп китте, шуның белән тагын хәрәкәт тынды. “Әллә беркем дә яшәми инде сезнең урамда?”,- дип гаҗәпләнеп сорап куйды апа. “Яшиләр, күрмәдең мени, түбән очтан магазинга тәмәке алырга киттеләр, җәяү йөрүче юк хәзер”, - дим. “Алайса миңа да машина бирерсез инде, урамның шул очын күрәсем килә”,- дип көлде апа.

Иртәгесен көн кыза башлаганчы түбән очны әйләнеп кайтырга булдык. Урамның ул очында безнең әти яклап бабайлар яшәгән, апаны тарихи эзләрдән йөртәм үземчә.

 Бәрәңге бакчалары артында ук мал тотарга мул үләнле иркен яланнары булган, урамыбызның аулаграк бу өлешендә элек йортлар төзек, халык та күп яши иде. Хәзер урам тешсез тырманы хәтерләтеп, күп йортларның урыннары гына калган, ташу вакытында урамны икегә ярган ерганак барлыкка килгән, ерганак ярларына таллар үсеп чыккан. Хәле булган кеше бу урамнан күчеп киткән, исәнрәк йортларны каяндыр күченеп килгән кешеләр сатып алган, үзебезнең авыл кешеләреннән дә берничә гаилә монда калып яши. Урамның иң очында урнашкан Шагали агай йорты ишегалдын агачлар баскан, янына килерлек түгел. Ә бит заманында алма бакчасы бригадиры булып эшләгән Шагали агайдан да үз хуҗалыгын ныклы тоткан кеше булмагандыр. Калай түбәле иркен йорт, ныклы каралты-куралар, койма белән уратып алынган зур бәрәңге бакчасы урамның күрке булып балкып тора иде. Ике улы да ни сәбәптәндер дөньядан үз теләкләре белән киттеләр, абзый да юк инде – менә йорты да агачлар арасына кереп югалып бара.

Апа бабайларга кунакка килгәнен, урамның нинди ямьле, чимрәмле булганын исенә төшереп, шаккатып торды. Мин үземчә урамның бу хәлгә төшүенең сәбәпләрен аңлатырга тырыштым. Авылларга нигез салынган элекке чорларда җир кешесе үз тормыш-көнкүрешенә үзе хуҗа булып яшәгән бит. Бергәләшеп авыл кору уртак тормышны киңәшле иткән. Җир, печәнлекләр бүлү, мәчет салу, тегермән кебек корылмалар төзү уртак сөйләшүдән башланган. Авылда елга ярларын ныгыту, сулыкларны чистарту, басмалар салу, урамдагы чисталык өчен һәркем җаваплы булган. Бу эшләрне күмәкләшеп башкарганнар. Хәзер тормыш та җиңелрәк кебек, әмма авыл кешесе тәмам таркаулыкта яши, аның белән киңәшкән-сөйләшкән, фикерен тыңлаган кем дә юк. Кеше үзе дә үзгәрде – колхоз коллыгында ул сүзсез эш аты гына булып, бастырылуда яшәде, хәзер аны гыйбад дими ни дисең. Бүген урамдагы чокырны күмәрлек, елга ярларын ныгытырлык оешканлыгы да, теләге дә юк аның.

“Ә телевизордан авылларны бик матур итеп күрсәтәләр бит, минем әле кайтып шунда яшисем дә килеп китә”,- дип әйтеп куйды апа. “Бардыр инде андый авыллар да, әмма бездә хәл менә шундыйрак шул”,- дип апага бөтенләй ук каршы төшүне кирәксенмәдем.

“Кара әле, кызыма шалтыратыйм дисәм, телефонга акча салмаганмын икән, монда банкомат бардыр бит?”,- дип сорап куйды апа кайтышлый. Көлеп җибәрдем: “Син бит Казанда түгел, ә Исергәп авылында. Монда банкомат түгел, банк бүлекчәсе дә юк. Өстәвенә почта да җитәкчесез калды, хат-газет тараталар, әмма түләүләр алмыйлар. Кайгырма, минем телефоннан шалтырат”. Апага тагын хәлне аңлатырга туры килде.

Элек авылыбызда сбербанкның бүлекчәсе бар иде. Атнада тулы көн эшләүдән ул ярты көн эшләүгә күчте, аннан бөтенләй ябылды. Оптимизация. Әйткәнемчә, почта ут-газ, телефон түләүләрен җыймый. Хәзер авыл халкы түләүләрне Баулыга барып түли. Ә элекке авыл советы һәм анда урнашкан банк бүлекчәсе бинасын кемдер сатып алган, әлегә алар буш тора. (Апа киткәч, көзгә таба, почтага шунда эшләп ялга чыккан пенсионерны бик үтенеп җитәкче итеп утырта алдылар анысы. Кемнең дә бу эшкә алынмавының сәбәбе – эш хакының бик түбән булуы.)

Сүз үзеннән-үзе эш-акча тирәсенә күчте. Апаның олы кызы бик оста тегүче. Өйдә эшли. Җәйге киемнән алып, тун-пальтоларга кадәр тегә белә. Ике оныгы да, әниләре үрнәгендә, технологик институтның кием тегү технологиясе бүлеген тәмамлап, күн-мех белән эшләргә өйрәнделәр. Киленнәре дә шул ук һөнәрдә. Ләкин яшьләрнең эшләре бик авырлык белән бара. Машина утыргычларына “кием” тегәргә алынмакчылар иде, ссуда ала алмадылар. Хәзер киленнәре арендага бүлмә алып, мех әйберләр тегү һәм ремонтлау белән шөгыльләнәләр. “Кайбер айларны аренда хакын да каплый алмыйлар”,- дип уфтанды апа.

Мин дә таныш бер фермерның хәлләре турында сөйләп киттем. Дефолтка кадәр доллар белән бурыч алып, дефолт аркасында меңәрләгән сум бурычлы булып калган шәһәр егете, тиз генә хәлен яхшырту максатында гаиләсе белән авылга күченеп, мал асрарга керешә. Төрлечә итеп карый ул: кош-корт асырый – азык кыйбат, үзенә баш-аяктан тыш файда калмый, дуңгыз белән дә шул ук хәл, өстәвенә күршеләре исенә зарланып шикаять язалар, сыер асраса, сөтен алучы юк, ә яшелчә үстереп кенә авылда мул яшәп булмый да булмый. Үзең күрәсең, күпме файда алабыз инде бу егерме сутый җирдән. Авыл тормышы – ул һава сулар өчен генә. Юк, авылны ташлап китмәде ул, чөнки авылда баюына ышанып фатирын сатып күченгән иде. Хәзер күбрәк әнисе пенсиясенә яшиләр, ә авылда көч куйганы - шул һава сулар өчен генә инде.

Апа: “Әйе, безнең кияүнең дә авылда әтиләреннән калган зур таш йорты бар иде. Күрәсең бит, шәһәрдә тыгынрак яшибез. Бер заман күченеп китәргә уйладылар болар. Үзем җибәрмәдем – кызымны беләм бит мин, авылда яши алмас дидем. Җирдә яшьтән эшләп өйрәнгән кеше генә тора авылда. “

 “Җирдә эшли белә торган кешене авылда дә юкка чыгардылар шул. Хәзер авыл кешесе бакчасына күпләп бәрәңге, я башка яшелчә дә утыртып азапланмый , чөнки үстергәнен сата алмый. Мал да асрамый - азык әзерләргә техникасы юк. Элек бит ул начар булса да колхоз бар иде, ат бар иде – хәзер гади халык өчен берсе дә юк. Җир фермерда, ат та фермерда, сиңа бирми инде ул аны. Нәрсә кала дисеңме? Аракы кала. Сугышып шешә ватыгы белән күз чыгару, бер-берсенә пычак кадау, эчеп үлү кала. Бетә авыл”, - эчтән уйлаган әлеге фикерләремне апага әйтмәдем. Ни дисәң дә туган авыл, аны кунагыма начар итеп күрсәтәсем килмәде. Болай да бабайлар урамын күрсәтеп кәефен боздым бугай. Аннан, кем белә, бәлки без дә рәтле тормышка юл таба алырбыз. Халык арасында тырыш, аек кешеләр дә юк түгел. Ә күбрәк җитешсез яклар турында язам икән, гыйбрәт булсын дип искәртәм. Бар да ал да гөл түгел бит.

Аннан бүгенгесе көндә авыл кешесенең мәдәни тормышы да тәмам ташландык хәлгә килде. Бу да кешенең, бигрәк тә яшьләрнең, буш вакытларын үткәрүгә тәэсир итми калмый. Элек ничек иде бит ул – клубта көн дә кино күрсәтәләр, яше-карты карарга чыга, үзенә күрә бер очрашу була. Кинодан соң яшьләр биергә кала. Кино алдыннан китапханәдә газет укып, шахмат-шашка уйнап утыруларны да искә төшерергә кирәк. Авылга еш кына я концерт, я спектакль белән артистлар килә, аны да авыл халкы клуб тутырып тамаша кыла иде. Моңа өстәп авыл укытучылары төрле әңгәмәләр үткәрәләр иде, хәзер алар да юк, мәктәп авыл тормышыннан аерымрак яши бүген. Ничә җәй инде авылда торабыз, шул арада бер-ике үтмәс артист ун кешегә тамаша күрсәтеп китте. Халык та йөрми, килгән артистлар да ут яндырып тамаша күрсәтә торганнардан түгел. Тыкырыкка җыелып шешә бушату бәлки буш вакытны оештырмаганнан да киләдер?

Студент вакытта булган, барыбызны аптыраткан бер очракны да язып китим әле. Кайсы авылдан икәне истә калмаган, Шамилә исемле бер кыз укый иде безнең белән. Безнең математика факультетында уку авыр, фәннәрне өстән-өстән генә укып үзләштереп булмый, көн-төн лекцияләрне төпчеп өйрәнергә кирәк. Бигрәк тә беренче курста: укудан башка берни белмибез. Көннәрдән бер көнне яхшы гына укып бара торган Шамиләбез укуын ташлап авылына кайтты да китте. “Беләсезме, авылда нинди күңелле, көн дә клубка чыгасың, очрашасың, театрлар килеп тора, ә монда нәрсә – шул конспектларга капланып утырабыз да утырабыз, сөйләшкәнебез дә юк”. Менә шундый сәбәп. Бүген булса авылына китәр идеме икән Шамилә?

Әрәмәгә дә төштек апа белән. Юл буена әнисе белән безгә килгәч, әрәмәгә бөрлегән җыярга барганнарын, үзенең адашып калып, курыкканнарын сөйләп, шуларны күз алдыбызга китереп барды ул. Ыкка кадәр җитеп, агачлар күрмәгәч бик аптырады. “Кисеп бетерделәр шул әрәмәләрне, шушы инде бар калганы”,- дим. “Дөньяның безнең кебек картаюы, ямьсезләнүе шушыдыр инде”,- диде апа. “Аның сәбәчесе без үзебез инде”,- дигән сүз белән икебез дә килештек.

 

 



Поделиться:


Последнее изменение этой страницы: 2024-06-17; просмотров: 54; Нарушение авторского права страницы; Мы поможем в написании вашей работы!

infopedia.su Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав. Обратная связь - 216.73.217.21 (0.007 с.)