Яшь язучылар бӘйгесенеҢ нигезлӘмӘсе 


Мы поможем в написании ваших работ!



ЗНАЕТЕ ЛИ ВЫ?

Яшь язучылар бӘйгесенеҢ нигезлӘмӘсе

Поиск

 

РАСЛЫЙМ

 

Татарстан Республикасы

яшьләр эшләре министры

_________________Д.И. ФАТТАХОВ

«___» ________________ 2020 ел

 

КИЛЕШЕНГӘН

 

Дәүләт бюджет оешмасы

«Идел» яшьләр үзәге директоры

_________________Л.Н. САФИНА

«___» ________________ 2020 ел

 

XX «ИДЕЛЕМ АКЧАРЛАГЫ»

ЯШЬ ЯЗУЧЫЛАР БӘЙГЕСЕНЕҢ НИГЕЗЛӘМӘСЕ

 

Дәүләт бюджет оешмасы «Идел» яшьләр үзәге 2000 елның                       1 сентябреннән татар телендә иҗат итүче яшь язучылар, шагыйрьләр, драматурглар өчен тәүге тапкыр «Иделем акчарлагы» бәйгесен оештырып җибәрә. Ул традицион рәвештә ел саен уздырылып килә.

1. МАКСАТ

Талантлы яшь каләм ияләрен барлау, берләштерү, иҗатларын активлаштыру.

2. БУРЫЧЛАР

• яшь язучыларның иҗат мөмкинлекләрен чынга ашыру, үстерүгә шартлар булдыру;

• иҗади һәм профессиональ бәйләнешләрне ныгыту;

• татар әдәбиятын һәм сәнгатен пропагандалау.

 

3. ОЕШТЫРУЧЫЛАР

• Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министрлыгы;

• Дәүләт бюджет оешмасы «Идел» яшьләр үзәге.

4. БӘЙГЕНЕ УЗДЫРУ ВАКЫТЫ ҺӘМ УРЫНЫ

Бәйге өч этаптан тора:

I этап– әдәби әсәрләрне кабул итү (2020 елның апреленнән 30 нчы сентябренә кадәр).

II этап– сайлап алу туры. Жюри тарафыннан әдәби әсәрләрне тикшерү, бәяләү (2020 елның 1 октябреннән 31 октябренә кадәр).

IIIэтап – йомгаклау өлеше: алдан төзелгән программа нигезендә, әсәрләре жюри тарафыннан уңай бәяләнгән конкурсантлар өчен иҗат мәктәбе оештыру (2020 ел ноябре).

 

5.  БӘЙГЕНЕҢ ТАЛӘПЛӘРЕ.

Бәйгедә Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең башка төбәкләрендә, чит илләрдә яшәүче, татар телендә иҗат итүче яшь каләм ияләре катнаша ала.

Катнашучыларның яше 14тән алып 30га кадәр.

Бәйге түбәндәге номинацияләрдә үткәрелә:

ü поэзия;

ü проза;

ü драматургия;

ü балалар әдәбияты  (төрле жанрда: шигырьләр, хикәяләр, әкиятләр, фэнтези). Әлеге номинация буенча катнашучы әсәрләр 4-14 яшьлек укучылар аудиториясен күздә тотарга тиеш.

Бәйгенең беренче этабына әдәби әсәрләр idelem.akcharlagi@gmail.com электрон адресы буенча 2020 елның 30 сентябренә 23:59 сәгатькә кадәр кабул ителә.

Кыска күләмле әсәрләрнең (шигырь, нәсер, парча һ.б.) саны өчтән дә ким булмавы шарт.

Катнашучы, әсәрләре белән бергә, үзе турында кыскача мәгълүмат һәм заявка тутырып җибәрергә тиеш (Кушымта 1).

Әсәрләрне түбәндәге таләпләргә туры китереп эшләргә кирәк: Times New Roman шрифтында, 12 нче кегль, 1,5 интервалда.    

Бәйгедә автор үзе иҗат иткән әсәр белән генә катнаша ала.

Алдагы еллардагы Гран-при ияләре бәйгедә катнаша алмый.

Бәйгедә бер үк әсәр белән икенче тапкыр катнашып булмый.

Югарыда күрсәтелгән таләпләргә туры килмәгән әсәрләр бәйгедә каралмый.

 



Поделиться:


Последнее изменение этой страницы: 2024-06-17; просмотров: 51; Нарушение авторского права страницы; Мы поможем в написании вашей работы!

infopedia.su Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав. Обратная связь - 216.73.217.128 (0.006 с.)