Заглавная страница Избранные статьи Случайная статья Познавательные статьи Новые добавления Обратная связь FAQ Написать работу КАТЕГОРИИ: ТОП 10 на сайте Приготовление дезинфицирующих растворов различной концентрацииТехника нижней прямой подачи мяча. Франко-прусская война (причины и последствия) Организация работы процедурного кабинета Смысловое и механическое запоминание, их место и роль в усвоении знаний Коммуникативные барьеры и пути их преодоления Обработка изделий медицинского назначения многократного применения Образцы текста публицистического стиля Четыре типа изменения баланса Задачи с ответами для Всероссийской олимпиады по праву
Мы поможем в написании ваших работ! ЗНАЕТЕ ЛИ ВЫ?
Влияние общества на человека
Приготовление дезинфицирующих растворов различной концентрации Практические работы по географии для 6 класса Организация работы процедурного кабинета Изменения в неживой природе осенью Уборка процедурного кабинета Сольфеджио. Все правила по сольфеджио Балочные системы. Определение реакций опор и моментов защемления |
Мәймүнә әби коймаклары...(Балачак хәтирәләре.) Үзенең балачагын сагынып сөйләмәгән берәр авыл баласы бармы икән? Бигрәк тә олы әби – бабайлар истә калган. Аларның кайберләре сине әрләп куя, кайберләре, юатып, кәнфит – прәнник бирә. Алар арасында күңелгә бигрәк якыннары була. Шуларның берсе – Мәймүнә әби, Шәйхи бабай турында язарга телим дә инде мин. Шушы, чын күңелдән язылган, хикәямне укып, күпләрегез үзегезнең балачагыгыз, сезне яклаган да, саклаган да, әби – бабаларыгызны искә төшерсәгез, мин бик шат булыр идем. Үз - үземне белә башлаган вакытта мин “Мәчет” чукта (хәзер Решетова урамы), яши идем.Үзебезнең урамны, аның кешеләрен кечкенәдән бик яратып үстем. Икенче класстан башлап, читтә яшәүче балаларына хатны да миңа яздырдылар. Белмим, бәлки шуңадыр, язынырга бик яратам. Мәчет каршысында, безнең иң якын күршебез Шәйхи бабай белән Мәймүнә әби яши иде. Шәйхи бабайның авылдагы иң зур зат кешесе икәнлеген ул вакытта ук ишетеп белә идек инде. Шәйхелиман бабай белән Гайшә әбинең 10 баласы арасында иң олысы икәнлеген дә онытмадык. Ул 1907 нче елда туа, аңан соң тагын тугыз бала: Гаширә, Гашига, Хәсбәт, Хадичә, Таерҗан, Хамдия, Наилә, Тәгалим, Назилә дөньяга аваз сала. Шәйхи бабай сугышка кадәр үк, чак 16 яшен генә тулган, (1916 нчы елда туган) Мәймүнә әбине Бикбай авылыннан урлап алып кайта. Сугышка кадәр бер балалары – Мөдәрис абый туып кала. Ишим авылыннан сугышка киткән 410 кеше арасында Шәйхи бабай да була. Авылда Ленинград фронтында сугышкан дүрт кешенең берсе ул. Снаряд ярчыгы эләгеп, каты яралана. Кечкенә генә ярчыгы тамагына эләгә. Аны тамагыннан кисеп алып булмый, гомере буе шуның белән йөри ул. Сугыш шул хәтле куркыныч истәлекләр калдыргангамы икән, белмим, безгә, балаларга, сугыш турында сөйләүче булмады. Бу тема безнең өчен генә түгел, олылар өчен дә ябык иде... Авылдан биш чакрым тирәсендә “Участок” дип исемләнгән урман эшен эшләү урыны бар иде. Кыш көне агачны кисеп әзерләп, яз җитүгә елга буйлап агызу эше җайланган була. Анда элек немецлар эшләгән дип сөйләгәннәре хәтердә калган. Без, балалар, участокка бару түгел, анда табан борылып карарга да курка идек... Ачы сугышны күрмәсәк тә, куркырлык итеп сөйләгәннәре истә калгандыр, күрәсең. Шушы үзенең 10 туганы арасында иң күп бала тудырып, тәрбияләп үстерүчесе Шәйхи бабай белән Мәймүнә әби. Аларның 7 балалары булды: Мөдәрис, Фаиз, Расим, Идиал, Мөнирә, Райдә, Рая. Рая белән бер елгы без. Мәктәптә бер класста укый башлаган идек,тик авырып, бездән торып калды Раям. Шул хәтле ярата идем мин аны! Аны яраткач, ире Раифне дә үз күрергә туры килде. Бер генә мисал. Раиф армиядән кайтты, әти – әние юк. Армия киемен салды да, куфайкага (бездә шулай диләр), күчте. Ул вакытта без Мөхетдингә (ирем), 142 сумга каракул якалы пальто алган идек инде. Безгә киләләр, Раифнең өстендә куфайка. Миңа бик кыен. Без колхоздан йорт төзибез, дип 500 сум ссуда алган идек. Мөхетдингә, әйдә Раифкә пальто алып бирик әле, ызба ясамый калмабыз, дим.Ул бик тиз күнеп китте. Шулай итеп, Раиф , ул вакытта түрәләр генә кия торган сор төсле, күгелҗем каракуль якалы пальто киеп йөри башлады. Ярый, алып биргәнбез... Раям бакыйлыкка күчкәч, үз кулларым белән юып, тәрбияләп озаттым аны. 8 айдан соң Раифе дә бакыйлыкка күчте... Кызганычка каршы, Шәйхи бабайның балалары бүген берсе дә исән түгел... Сугыштан соңгы авыр еллар... Бик озакка сузыла алар, бик озакка. Авылда ялгыз хатын – кызлар күп. Ничә еллар буе каралмаган хуҗалык җимерелеп кенә бара, ир –атлар кулы җитми. Шәйхи бабай ялгыз апа – әбиләргә иң күп ярдәм итүче дә булгандыр, ахры. Ул барып тиешле эшне эшләп куйганчы, башта авылга Мәймүнә әби чыгып китә. Гаилә зур, аларны туйдырырга, киендерергә кирәк. Мәймүнә әби:”Бабайны биреп торырым” –дип, әбиләрдән алдан ук, нәрсә бирергә хәлләреннән килсә, шуны җыештырып ала. Ләкин бер мәртәбә дә Мәймүнә әбине бу эше өчен хурлаган кешене, Шәйхи шулай гына эшләп куйдые, мин күбрәк әйбер бирдемей, дигән сүзне ишетмәдек авылда. Шәйхи бабай урам кешеләре өчен тагын бер яхшылык эшләп – кое казып куйды. Безнең урам тау башындарак, чөнки мәчет кырында яшибез. Ә авылда мәчет югарырак, күренеп торган урынга салынган. Урамда су юк. Ул заманнарда коены хәллерәк кешеләр генә каздыра иде. Шәйхи бабай каян җаен тапкандыр, аларның ишек алдында, бөтен чукны сөендереп, кое казылды. Суы азрак, күп алып булмый, тиз комлана. “Кем элек” – дигән кебегрәк. Мин, 5 -6 нчы класста укыган бала, иртән торып, укырга киткәнче, апалар иртәнге эшләрен эшләгәнче, чуктан беренче булып, көне буена җитәрлек итеп су китереп куям. Үзем сөенәм, үземә кыен, оят, чөнки, су комланып кала... Апалар көне буе, суның тынганын көтеп, ташыганнардыр, ахры. Әнигә дә, миңа да авыр сүз әйткәннәрен хәтерләмим. Рәхмәт, сезгә, чукның апалары, бик зур рәхмәт... Бүгенгедәй хәтеремдә, Мәймүнә әбиләрнең өендә зуур озыын өстәл. Аш вакыты. Без дә, дүрт бала, шул өстәл артына сыябыз. Шәйхи бабайның урыны түрдә: ул бездән ерак утыра. Аның табагында ит кисәкләре бик күп төсле. Ул да булса, ашына кап – кара арыш икмәген турап ашый имеш, ул! Каян ул кадәр ит булсын соң ул заманнарда!!! Гафу ит инде безне, Шәйхи бабаебыз, гафу ит! Ә Мәймүнә әби, тормышлары нинди авыр булса да, һәрвакыт матур итеп киенеп, бала итәкле алъяпкыч ябып йөрер иде. Колагында зур калач алка, ахры, көмеш булгандыр. Соңгы көннәренә кадәр такты, алканың төсе бер дә үзгәрмәде... Ашаган ваккытта, Мәймүнә әби “Тешем сызлый” – дип, алъяпкыч кесәсеннән карамель кәнфит алып чәй эчәр иде. Беркем дә кәнфит сорамый, шулай тиеш икән, дип уйлый. Хәзер генә, ярты гасыр үткәч кенә, соң, теш сызлаганда кәнфит бөтенләй ярамый, Мәймүнә әби үз - үзен саклап калыр өчен шулай эшләгәндер, дигән уй башка килә. Шәйхи бабай колхозга эшкә китә. Иртәнге эшен бетереп, Мәймүнә әби авылга ”Бабаен биреп торырга “чыгып китә. Шулвакыт без, ике йортның балалары, кәнфит эзли башлыйбыз. Эзләмәгән җир калмый, таба алмыйбыз. Ярый әле тапмаганбыз, тапсак, ашап куяр идек. Мәймүнә әбигә ничек күренербез иде икән? Ул вакытта аны уйларга баш эшләмәгән шул! Төпчек малайлары Идиал 2005 нче елда бакыйлыкка күчте. Ул җәйне ул бездәрәк яшәде. Мин, “Идиал, Мәймүнә әби кәнфитен кая яшерә иде соң, син дә белми идеңме?” – дип сорагач, - “Белдем, әйтмәдем. Су улакка яшерә иде” – ди. Мәймүнә әби, авыл гадәте буенча, беркемне дә чәй эчерми чыгармый иде. Зуур итеп, уртасын калак белән ерып куеп, коймак пешерер иде. Авылга бакча гөлләрен дә иң беренчеләрдән булып үстерә башлады. Аның орлыкларын Бардада яшәүче кызы Мөнирәдән алып кайткан иде ул. Барда районы ул вакытта ук башка татар районнарыннан аерылып торган, күрәсең. Мәймүнә әбинең бакча кырыннан туктап, чәчәкләренә карамыйча үтеп булмый иде. Шәйхи бабай ап – ак түгәрәк битле, зәңгәр күзле кеше иде. Әллә шулай туры гына килгәнме, әллә чынлапмы, Мәймүнә әби “Озата барма” – дигән җырны яратып җырлый иде. Аның сүзләре яраткан бабаена багышланган, диярсең... Озата барма, иркәм, озата барма. Олы юл бит, бәлки, адашмам. Синең серле зәңгәр күзләреңне Башка күзләр белән алмашмам... Күпләр кебек, Шәйхи бабай да колхозга ат белән эшли иде, авызыннан бервакыт та газетага уралган махоркасын эзмәде. Бервакыт аның авызында энекәшем Марат тәмәкесен булмагач, кычкырып җибәргән: ”Әни, Шәйхи бабайның тәмәкесе югалган!” – дип.Безнең Фәлит әти Армиядә булгач, өйдә ир заты юк, әтиле балаларны күреп күз кызыга, безнең дә атка утырып йөрисе килә иде. Шәйхи бабай безне атына утыртса, бу безнең өчен зур бәйрәм булды. Эх, Шәйхи бабай, Мәймүнә әбинең балалары бүген исән булса, шушы истәлекләрне тыңлап, бергә елар идек. Юк шул алар, юк! Үзем генә язып, үзем генә елап утырам ... Мәймүнә әби 1984 елда бакыйлыкка күчә, ел да үтми, Шәйхи бабай да, 1985 елда 52 ел ел бергә яшәгән Мәймүнәсе артыннан китә... Мин үзем гел авылда яшәгән кеше. Бер дә авылдан чыгып киткәнем юк, дисәм ялгыш булыр. Эш буенча кирәкле курсыларга бара идем. 1990 нчы елны Казан шәһәре кырында Васильевода үткән курсларда булуым бүген дә хәтеремдә!..Ул вакытта курсларга бөтен илдән халык җыелган иде.”Язмыштан узмыш юк” – ди, татар халык мәкале. Мин дә, шушы язмыш җилләренең тәмен татып, 2015 нче елның кышын балаларда, Сургут шәһәрендә үткәрдем. Җәй көне кырык ел гомер кичергән иптәшем вафат булды. Чит җирдә төннәр озын, иптәшемне сагынуга авылымны сагыну да кушыла. Бераз булса да күңелемне басар өчен үзем авылда яшәгән урам кешеләре турында истәлекләр, күңелгә бик якыннары турында шигырьләр дә яздым. Аларның берсе – Мәймүнә әбием турында.Чын шагыйрь булмасам да, сезгә дә укытасым килде. Аны язмасам, хикәямнең бер җире китек булып калыр төсле тоелды. Исеме – Мәймүнә әби коймаклары... “Мәчет” чукта гына түгел, Авылда юк андый әбиләр. Мәймүнә әбигә язам Бик тырышып мәдхия. Уналты яшендә килгән Бикбайдан ул Ишимгә. Бөтен булган гадәте – Яхшылык эшләү кешегә. Үзенең җиде баласы янына Сыйдык без дә, дүртәү булсак та. Аш – су иркен түгел иде, Авыр иде хәлләр ул чакта... Шәйхи бабай – сугыш ветераны Мина ярчыгы тамак төбендә. Мәймүнә әби барысына ярый: Ире, балалары, кешегә... Ярты авылны чәй эчерә. Коймагы бигрәк тәмле. Күбрәк ашап җибәрсәң, Йотарга була телне! Андый чәчәк бакча авылда Синдә генә иде, синдә генә! Сезнең кырдан үтеп китеп булмый Туктап карамыйча чәчәгеңә... Матур алъяпкычын кияр, Бәйләр яулыгын артка. Колагында көлеп тора, Үзедәй матур алка. Ачуланган чагын белмим, Хафаланган чагын да. Тотарга тырышты өен Чисталыкта, тынычта. Беркайчан да эзелмәде Ул кәнфитле запастан. Күпме эзләдек, тапмадык. Булган ул су улакта. Вакытында рәхмәт әйтмәгәнгә, Гафү ит, син, Мәймүнә әби! Мәймүнә әби генә түгел син - Син безгә әни һәм карт әни... Әгәр бүген исән булсаң икән, Юллар идем рәхмәтләрнең олысын. Безгә генә әни булмагансың, Ярты авылга әни булгансың син. Авылда күп кешенең, безнең авылча әйтсәк, ләкабе, китапча әйтсәк, кушаматы бар. Мәймүнә әбинең кушаматы - “Май бәлеш”. Ни өчен икәнлеген беләсегез киләме? Беркөн Мәймүнә әби Мичкә бәлеш утырткан. Маен күп салып ташлаган, Мае артылып чыккан. Шуннан соң “Май бәлеш”кә Әйләнгән дә киткән ул. Бүген искә алыр идек, Әбиебез генә юк...
Шушы истәлекләрне язып утырам, ә үзем елап утырам. Бу кайгылы гына түгел, сөенечле күз яшьләре дә, чөнки, Аллаһка шөкер, исән – саумын, миңа шушы истәлекләрне язарга насыйп булды! Ишим авылы, Гайнутдинова Светлана. 28.02. 2021.
|
||
|
Последнее изменение этой страницы: 2024-06-17; просмотров: 56; Нарушение авторского права страницы; Мы поможем в написании вашей работы! infopedia.su Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав. Обратная связь - 216.73.217.21 (0.01 с.) |