Йткән мәкалънең азагын да әйтеп бирәсез, шул ук вакытта акча да саныйсыз. 


Мы поможем в написании ваших работ!



ЗНАЕТЕ ЛИ ВЫ?

Йткән мәкалънең азагын да әйтеп бирәсез, шул ук вакытта акча да саныйсыз.

Поиск

Тапкырга табышмак

Сыер ни өчен ята?(Утыра алмаганга)

Су түгел – сыек, кар түгел – ак. (Сөт)

Йөкле сыер (Буаз)

Сыерның яшен ничек билгеләп була?(Мөгез)

Сынамышлар

Сыер арт аягын калтыратса, салкын булыр.

Сыер сауганда сөт шаулап күбекләнсә, яңгыр булыр.

Атның тоягы кычытса, тырманса – яңгыр булыр.

Ат пошкырынса, иснәнсә - һава торышы үзгәгер.

 

Кояшка үреләсез,

Гөлләргә күмеләсез,

Гөлгә карыйм, сезгә карыйм

Сез матур күренәсез!

Радик һәм Люция Мисбаховлар башк. җыр: "Чияләр”

Гомер кичү – басу аша гына үтү түгел, диләр. Әллбәттә, гомер юлын үткән чакта көннәрнең аязы да, болытлысы да булгандыр. Ә шулай да, Салаватның җырындагыча, "яхшылары – гөлләр аның, начарлары – чүп аның”, - дигән кебек, гомернең күбрәк матур чаклары истә калучан. Әйдәгез әле, шул матур мизгелләрне искә алып, тормышыгыздагы берәр кызыклы вакыйганы сөйләп үтик. Сүз өлкәннәргә бирелә.”Минем тормышымдагы кызыклы вакыйга”

А. б. Безне бүгенге бәйрәм белән котларга татар кызларыбиюе белән "Каенкай” бию ансамбле дә килгән. Каршы алыйк!

Биючеләр басыгыз,

Әйләнмәсен башыгыз,

Биючеләр биегез,

Матур безнең көебез.

Биючеләр биегәндә

Идәннәре бөгелә.

Тамашачы рәхмәтеннән

Алкышларга күмелә.

Әйтәсебез килә бүген

Кадерле әниләргә

Бәйрәмгә килгәнсез сез,

Кояш нуры сибәргә!

Бу бәйрәмдәге җылылык

Еллар буе җитәрлек.

Сезнең назлы кулларыгыз

Әкиятне чын итәрлек.

Матурлар безнең әниләр

Данлы эшләре белән.

Әниләрнең алтын кулы

Дөньяны гөлгә күмгән.

А. б. Киленнәрне тагын бер сынау көтә: Хатын – кыз кулыннан бөтен нәрсә дә килә,- дибез, бу чыннан да шулай микән, сынап карыйк әле. Ташка да кадак кагып була, диләр, ә без агачка кадак кагып карыйк.

Безнең киленнәр, күрүегезчә, барысын да булдыра. Менә шундый ул, безнең кызлар: горур да, уңган да, матур да.

Сезнең өчен җыр – бүләк: "Эх сез матур кызлар”.

(Р. Муллабаев, Р. Мисбахов башк.)

 

А. б. Тагын халкыбызның хәзинәләр сандыгына – татар халык мәкалъләренә әйләнеп кайтыйк. Безнең китапханәдә Н. Исәнбәт җыеп,эшкәртүендә III том итеп чыгарылган "Татар халык мәкалъләре”бар. Гаиләгә кагылышлы мәкалъләр арасында шундый мәкалъ бар: "Ир келәт, хатын – йозак”. Хәзер мин сезгә бер юлы ике эш бирәм: бердәмлеккә дә, уңганлыкка да сыныйбыз.

А. б. Сез бик ныклы йозак булып чыктыгыз, мондый йозак – хатыннарга ышанырга була. Чынлап та,

Җир шарының ак бәхете өчен

Яратылган җәүһәр, алтын сез.

Кешелекнең иң зур зиннәте – сез,

Яшәү мәгънәсе дә хатын – кыз.

Сезгә тагын җыр – бүләк: җырлый Л. Мисбахова

Тамашачылар белән уен . Тапкырга – табышмак.

А. б. Шулай итеп, бүген сезнең белән очрашуга бүленгән сәгатъ үзенең соңгы минутларын саный. Без бүген сезнең белән уйнадык та, уйландык та. Әйе, хатын – кыз – гаилә учагын саклаучы, нәселне дәвам итүче. Ә бүгенге кичәгә чакырылган киленнәр исә, барысы да төп йортка килен булып төшеп, гаиләнең генә түгел, нәселнең дә котын, учагын сүндермичә саклаучылар. Күрүебезчә,сезгә тагын да югарырак миссия йөкләтелгән. Шуның белән дә сез башка киленнәргә караганда өстенрәк!

Әлбәттә, табигатътә дә һава торышы гел бертөрле булмаган кебек, гаиләдә дә төрле хәлләр була. Ә. Еникинең бер әсәрендәге киленкәй, кайнанаң нинди кеше соң дигән сорауга бик тапкыр итеп мондый җавап биргән: "Мактар идем – торганым бар, хурлар идем – торасым бар,” – дигән. Шулай итеп, шушы килен кебек, барыбызга да, алтын урталыкны табып яшәүгә ни җитә!

Күрүегезчә, Әминә апа белән Гүзәлия төп йортта ун ел бергә яшәгән килен белән кайнана;Венер белән Гүзәлия, өч ел элек үз йортларын бетереп башка чыксалар да, бергә яшәгән елларын тик матур яктан гына искә алалар, "киленем булмаса, нишләр идем мин, - ди Әминә апа..Белүегезчә бу гаиләдә өч кыз бала үсеп килә.

Асия апага язмыш сынауларны тамчылап түгел, өеп биргән. Ике улын – ике бөркетен югалту кайгысын да эченә йотып, сабыр гына иңнәрендә күтәргән иң түзем аналарның берсе ул. Әлеге көндә төпчек улы Илдус һәм килене Алсу белән төп йортта тугыз ел бергәләшеп, тату итеп яшиләр.Бу гаиләдә дә мәхәббәт җимешләре булып, бер – бер артлы өч кыз бала үсеп килә. Статистика күрсәткән аерылышу саннарына, ил тулы ата – аналы килеш ятим калган балаларга ачынып, биш бала анасы Асия апа, яшьләр сынауларга түзә белмиләр, - дип, барлык гаиләләргә дә сабырлык теләде.( Мәсәлән Миякә районында үткән елда 274 никах теркәлгән, 104 гаилә таркалган).

Миңлегөл апа килене Гөлназ һәм төпчек улы Флюр белән төп йортта яшиләр Бүгенге бәйрәм көнендә, Миңлегөл апаның килен булып төшүенә - 55, ә килене Гөлназның килен булып төшүенә дүрт ел булган.Бу гаиләдә дә ике кыз бала үсеп килә. Миңлегөл апа узган гомереннән канәгатъ, гомер зая узмады,- ди.

Әйе, чынлап та, өлкән яшьтәге, сигезенче дистәне ваклаучы бу апалар – балачаклары, Бөек Ватан сугышы елларына, үсмер еллары – сугыштан соңгы авыр елларга туры килгән буын вәкилләре. Бу апалар барысы да җигелеп колхоз эшендә - терлекчелектә, кырчылыкта эшләгән, үзләре дә кайнана белән яшәгән, һәрберсе бишәр бала тәрбияләп үстереп, укытып, белем биреп, олы тормыш юлына чыгарганнар. Бүгенге көндә,киленнәренә балалар тәрбияләшергә, хуҗалыкны алып барышырга ярдәм итеп яшиләр.Әни дип өзелеп торучы уллары, әнкәй дип торучы киленнәре, картинәй дип бөтерелеп торучы оныклары барында алар үзләрен бик тә бәхетле саныйлар. Әйткәндәй, кыз балалар үскән йортта фәрештәләр гел канат кагып торыр, д

А. б. Хөрмәтле тамашачылар! Бүгенге бәйрәмебез халыкара хатын – кызлар көненә арналды. Максатыбыз – хатын – кыз Ананы бөтен яклап та уңган, булган итеп күрү, өлкән буын кешесенә карата ихтирам тәрбияләү, алар мисалында авылымның гаиләләрен күрсәтү иде. Максатыбызга ни дәрәҗәдә ирештек, анысын тамашачылар әйтер, сезнең алкышларыгыз күрсәтер.

Безнең барыбызга да бәйрәм көләч булып, яз назы алып килсен. Киленнәр дә, кайнаналар да, җир шарының барлык милләт вәкилләре дә дус, тату яшәсен!

Язны котлап сайрый кошлар,

Залда яңгырый алкышлар.

Сәхнәләрне иңләп йөргән кызлар

Гүя горур аккошлар!

Кичә төрле милләт вәкилләре булып киенгән "Дуслык”бию ансамбленең биюе белән тәмамлана.

 

Мәкалънең азагын әйтеп бетер:

1. Ат яхшысы – тездән, хатын яхшысы күздән билгеле.

2. Атны сыйлап, киленне (хатынны) җайлап өйрәтәләр.

3. Кош канаты белән, гаилә татулыгы белән көчле

4. Ачу татлы булса да, җимеше ачы; үгет ачы булса да, җимеше татлы.

5. Кунак килсә ит пешә, ит пешмәсә бит пешә.

6. Бер казанда аш белән ботка бергә пешми.

7. Иләктә су тормый.

8. Казанга ни салсаң, чүмечкә шул керер.

9. Татлыны ачыту җиңел, ачыны татлы итү кыен.

!0. Акчаны юләр дә таба, аны тота белергә кирәк.

11. Ямьсез – көзгене яманлый, булдыксыз – коралны хурлый.

12. Тыйнакның кулы эшләр, мактанчыкның теле эшләр.

13. Суган исенә чыдамаган кыз биеменә чыдамас.

 

Кайнана

(Г. Юнысова, "Кайнә”)

 



Поделиться:


Последнее изменение этой страницы: 2024-06-17; просмотров: 63; Нарушение авторского права страницы; Мы поможем в написании вашей работы!

infopedia.su Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав. Обратная связь - 216.73.217.21 (0.006 с.)