Заглавная страница Избранные статьи Случайная статья Познавательные статьи Новые добавления Обратная связь FAQ Написать работу КАТЕГОРИИ: ТОП 10 на сайте Приготовление дезинфицирующих растворов различной концентрацииТехника нижней прямой подачи мяча. Франко-прусская война (причины и последствия) Организация работы процедурного кабинета Смысловое и механическое запоминание, их место и роль в усвоении знаний Коммуникативные барьеры и пути их преодоления Обработка изделий медицинского назначения многократного применения Образцы текста публицистического стиля Четыре типа изменения баланса Задачи с ответами для Всероссийской олимпиады по праву
Мы поможем в написании ваших работ! ЗНАЕТЕ ЛИ ВЫ?
Влияние общества на человека
Приготовление дезинфицирующих растворов различной концентрации Практические работы по географии для 6 класса Организация работы процедурного кабинета Изменения в неживой природе осенью Уборка процедурного кабинета Сольфеджио. Все правила по сольфеджио Балочные системы. Определение реакций опор и моментов защемления |
ан эченә тән кертелә, тән эченә җан кертелми, - дигән фикергә үземчә аңлатмалар.
Бисмилләәһир - рахмәәнир – рахииим! Соңгы ике-өч ел эчендә берничә районда мәҗлестә булырга насыйп булды. Шушы мәҗлесләрнең кайберләрендә ишетергә туры килде: “Җан эченә тән кертелә, җан тән эченә кертелми”, - дигән сүзләрне, күңелемдә ниндидер уңайсызлык, борчу туды. Беренче табында бу фикерне әйткәндә, ялгышып кына әйттеләр дип уйлаган идем, инде икенче тапкыр тагын шуңа басым ясап, кабатлап әйткәч, ялгышмаганына ышандым. Икенче районда бу хәл тагын кабатланды. Кемнәр икәнен әйтә алмыйм, гайбәтен сату булыр. Мин ялгыш ишетмәдем, шаһитларым бар. Бәлки чынлап та алар ялгышлык җибәргәндер, соңыннан үзләре дә аңлагандыр. Шулай була күрсен инде, Иншаллаһ!. Тик бу фикерне мин халык арасында да ишеткәнем бар. Динебездә бу фикерне кертү бик аяныч яңалык кертергә тырышу, соңга калып зурга киткәнче тамырыннан ук корытырга кирәк бит бу фикерне. Кайдан килеп чыга соң мондый фикерләр, кем уйлап чыгара? Бу фикерләрнең барлыкка килүенең чыганагы нәрсәдә, тик торганда гына чыкмагандыр бит инде! Бәлки кайбер җавапны менә шушы сүзләрдән эзләргә кирәктер? Хәзерге заманда “Аура”, “Нимб”, “Ореол”, - дип күп сөйләмәләр йөри, тора-бара без үзебез дә бу сүзләргә ияләштек инде. Грек телендә “Аура” ул кешенең бөтен гәүдәсен әйләндереп алган күзгә күренми торган ялтыравыклы, нур сибә торган шар. Күрмәсәк тә кайсыдыр фаҗигә вакытында “кемдер күргән” икән дигән сүзләр ишетелә. Буддистларда, индусларда ул киң таралган. Күрәзәчеләр, сихерчеләр, экстрасенслар шул терминнарны кулланалар, Аллаһ тыйганнарны эшлиләр. Христиан динендә “Нимб, “Ореол” сүзе таралган. Аларда ул икенче төрлерәк- башны гына әйләндереп алган күзгә күренми торган ялтыравыклы, нур сибә торган шар (Словарьда “алка” дип атала), без аларны христианнарның иконаларында күрәбез. Безне әйләндереп алынган ниндидер энергетика бар, тик ул Аллаһ тарафыннан кешегә, табигаттән көч алырга, булган тискәре күренешләрдән сакланырга бирелгән көч. Әгәр дә ул энергия булмаса, безне радио дулкыннары да юк итә алыр бит. Ул көч (энергия) Аллаһы Тәгалә булышлыгы белән галәм һәм табигать аркылы кеше үлгәнче тулыландырып торыла, без күрмибез, шулай да сизә алабыз. Кояшта, табигатьтә, урманда йөргәндә безгә көч, хәл кереп китә. Нигә соң безгә имән, каен агачларын кочаклап торырга кушалар, җирдә ялан аяк йөрергә тәкъдим итәләр, алардан көч алыр өчен бит. Чәчәк исе иснәп тә, бер-беребезгә булган мәхәббәт тә, туганнар, дуслар белән аралашу да, шатлану да, елмаю да шушы энергияне тулыландырып торалар, ә кайгы, хәсрәт, яманлык, авырулар киресенчә безнең энергияне киметә. Тик шулай да “биополе”, “аура” безне әйләндереп алган булса да ул әле безнең җаныбыз түгел. Җан эченә тән кертелә дип әйтүчеләр шушы алдагы терминнарны кулланып безгә дә бу фикерне кертергә җыеналар түгелме? Без “Җан” турында, Җанның нәрсә икәнен белә алмабыз, ул Аллаһы Тәгаләнең бик зур сере булып тора. “Синнән рух турында сорашалар, син аларга әйт: "Рух Аллаһуның бер мәхлукы ки, аны Аллаһудан башка һичкем белмидер, сезгә, ий кешеләр, белемнән өлеш бик аз бирелде". (Коръән. Исра сүрәсе, 85 аят). Тик шулай да Аллаһы Тәгалә үз колынан җанны ничек ирештерүе турында сер итеп калдырмаган, Коръәндә дә, Пәйгамбәр галәйһиссәләмнән килгән хәдисләрдә дә безгә бу турыда җиткерелгән. Җан керү, җан чыгу турында фикер йөртү башкалар өченме, үзең өчен генәме, һәрберебездән бик зур җаваплылык тәлап итә. Шуңа күрә җавапны үз башыбыздан чыгарып телебез белән әйтеп гөнаһ җыйганчы, Коръән аятьләрен, Пәйгамбәр галәйһиссәлам сүзләрен укып, галимнәребезне тыңлап канәгать булу хәерлерәк булыр. Иң беренче һәм иң әхәмиятле дәлил булып Аллаһы Тәгаләнең безнең атабыз Адәм галәйһиссәләмга җан ирештерүе тора. Бу дәлил Коръәндә дә, Пәйгамбәр галәйһиссәлам тарафыннан да китерелгәннәр. “Аллаһу тәгалә фәрештәләргә әйтте: "Әлбәттә, Мин күп еллар ятып үзгәргән коры балчыктан Адәм ґәләйһиссәләмне халык кылачакмын”. “Мин аны төзеп тәмам итсәм вә үз тарафымнан рух кертеп җанлы итсәм, аңа сәҗдә кылыгыз!” (Коръән, Хиҗер сүрәсе, 28, 29 аятлар) “Раббың фәрештәләргә әйтте: "Мин балчыктан Адәмне халык кылачакмын". “Аны халык кылып тәмам иткәч, аңа җан кертеп тергездем, фәрештәләр Адәмне зурлап сәҗдәгә бардылар”. (Сад сүрәсе, 71, 72 аятлар) Пәйгамбәр галәйһиссәлам әйтте:“Аллаһ Адәмне яралтып җан өргәч ул (Адәм) төчкереп җибәрде һәм әйтте: "Әлхәмдү Лилләәһ". Бу озын хәдистән кыскартылып китерелде. (Тирмизи риваятендә Әбу Хурәйрәдән). Туачак балага җан ничек кертелә? Әбү Габдеррахман Габдуллаһ бине Мәсгут разыяллаһү ганһү сөйләгән: «Гадел һәм ышанычлы Пәйгамбәр безгә әйтте: «Дөреслектә, һәрберегез ана карынында кырык көн орлык тамчысы булып, шул кадәр үк вакыт оешкан кан булып, аннары шуның кадәр үк ит кисәге булып оеша. Аннары аның янына фәрештә килеп җан өрә. Ул тугач аңа фәрештәгә дүрт төрле нәрсәне язарга боерыла: баланың ризыгын, гомер озынлыгын, эшләрен, бәхетле яки бәхетсез булачагын… ». Бохари, Мөслим. Җан өрү, Җан чыгу турында безнең өчен куркыныч, күңелсез, киләчәктә буласы вакыйгага да туктамыйча булмый. Вакыйга сүрәсе, 83-84-нче аятьләр “Әгәр үлемгә хәзерләнгән кешенең җаны бугазына җитсә, сез шул вакытта аңа карап сорасагыз”. Бу аяттә кеше җаннан чыга димәгән бит, ә җанның кешедән чыгуы турында әйтелгәне ачыктан-ачык аңлашыла. Әбү Һөрәйрә Пәйгамбәребезнең (с.г.в.с.) хәдисен әйтеп калдырган: «Үлем иманлы кешегә килгәндә, ялтыравык ак савытлы ике фәрештә аның янында барлыкка килә һәм әйтә: “Бәхетеңә һәм Раббыңның ризалыгына чык». Җан хуш исле булып тәннән чыга һәм фәрештәләр, чиратлашып, зур хөрмәт белән кадерләп, жанны күкләргә алып менәләр…». Нәсәи китабыннан китерелә. Пәйгамбәребез галәйһиссәлам, Әбү Сүлләмә үлгәч, аның янына кереп, ачык күзләрен йомдыра һәм әйтә: «Иннәрруухә изәә кубида тәбигәһүл бәсар». Мәгънәсе: «Җан тәннән чыкса, күзләр аны эзләр».Имам Мөслим риваятендә. Әл-Бәраә бин Газибтән килгән риваятьтә пәйгамбәребез саллаллаһу галәйһи вәссәлам әйтте: «Хакыйкатьтә, мәет аның яныннан китүчеләрнең аяк киемнәренең тавышларын ишетә. Шул вакытта аннан: «Раббың кем? Динең нинди? Синең пәйгамбәрең кем?», — дип сорала...»...”Ә кәфер, аның җаны тәненә кайтарылгач, янына ике фәрештә килеп, аны утыртырлар һәм: «Раббың кем?», — дип сорарлар. Ул: «Аһ, аһ. Белмим», — дип җавап бирер. Алар аннан: «Динең нинди?», — дип сорарлар. Ул: «Аһ, аһ. Белмим», — дип әйтер. Аннан: «Сезгә җибәрелгән бу ир-ат кем булыр?», — дип сорарлар. Ул: «Аһ, аһ. Белмим», — дип җавап бирер...” Әбү Давыд тапшыруында. Шушы ук хәдис башка риваятләрдә. Пәйгамбәребез галәйһиссәлам әйтте: «Мөэмин бу дөньядан киткәндә, аның янына күкләрдән, кояш кебек нурлы йөзле фәрештәләр төшә. Алар үзләре белән җәннәт кәфенлекләре һәм исле майлары алып, бәндә тирәли утырышалар. Соңыннан үлем фәрештәсе килә. Бәндәнең баш очына утыра һәм: «Әй изге җан, Аллаһның мәгъфирате һәм ризалыгына чык», - дип әйтә. Шул вакытта, су тиредән агып чыккан кебек, җан тәннән чыга. Үлем фәрештәсе җанны кабул итеп ала, янәшәдә утырган фәрештәләр, шундук җанны алып, җәннәт кәфеннәренә төреп, исле майлар сөртәләр һәм җан белән өскә юнәләләр. Имансыз бәндәгә килгәндә, ул бу дөньядан киткәндә, аның янына һавадан кара йөзле фәрештәләр төшә, алар үзләре белән хабис, күңелесез, ямьсез чүпрәкләр алып киләләр. Фәрештәләр бәндә тирәли тезелешеп утыргач, үлем фәрештәсе килә һәм баш очына утырып: «Әй бозык җан, Аллаһның ачуына чык», — ди. Тешле тимерне юеш йоннан йолкып алган кебек, үлем фәрештәсе җанны тәннән тартып ала. Янәшәдәге фәрештәләр җанны алып чүпрәккә чорныйлар, шул вакытта җаннан җир йөзендә булган иң күңелсез, иң җирәнгеч исләр аңкый башлый. Шул сүрәттә, фәрештәләр җанны алып китәләр». Менә шушы аятьләр һәм хәдисләр нигезендә җанны Аллаһ боерыгы белән фәрештәләр ана карынында ук кешегә (туачак балага) кертә икәнен аңлап була. Кеше җан эченә кертелә дигән сүз бидгать, көфер сүз ул. Бу сүзне әйтүченең, аңа кушылучының гөнаһысының зурлыгын Аллаһы Тәгалә генә белә, без дә аңларга тиеш. Сакланыгыз яман сүзләрдән, яман фикерләрдән! Әле тагын бик мөһим тема бар. Халык арасында “Җан күчеп йөри икән, башка кешеләргә керә икән” (Реинкарнация-перевоплощение, переселение Душ). Анысы турында тиздән аерым язарга тырышырмын, Иншаллаһ! Тик ул урысча булыр, терминологияләрне татарчага әйләндерү кыенрак. Тагын бер сәбәбе бар, киләчәктә язган мәгълүмәт башка милләтләр өчен дә әхәмиятле.
|
||
|
Последнее изменение этой страницы: 2024-06-17; просмотров: 40; Нарушение авторского права страницы; Мы поможем в написании вашей работы! infopedia.su Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав. Обратная связь - 216.73.217.21 (0.007 с.) |