Маптульзянова райхана апа, ахмадиева язиля апа җырлаган шаян такмаклар. Январь, 2012 ел. 


Мы поможем в написании ваших работ!



ЗНАЕТЕ ЛИ ВЫ?

Маптульзянова райхана апа, ахмадиева язиля апа җырлаган шаян такмаклар. Январь, 2012 ел.

 

 

 

Исмә әле җил, койма әле җил,

Яшьлегемнең чәчәген.

Яшь вакытта ник әйтмәдең

Картлыгым киләчәген.

 

Картайганны шуннан беләм:

Ышанган – яшел таяк.

Эчкән җирне сизеп калсам,

Йөгерәм ялан аяк.

 

Исмәле җил, исмэле җил,

Аз булса да сабыр ит.

Миңа килгән картлыгымны,

Мөмкин булса, алып кит.

 

Исмә әле җил, өрмәле җил,

Ал чәчәгем койма әле.

Ал чәчәгем өзеп алып,

Сары чәчәк куйма әле.

 

 

Яшьлегендә һәркем шулай

Рәхәт гомер кичерә.

Ләкин яшьлек күпкә бармый,

Тормыш агу эчерә.

 

Авызымда тешем юк,

Анда минем эшем юк.

Күп йөредем, дуслар күрдем,

Сезгә охшаганы юк.

 

Йокың килсә, ятып йокла,

Только ябынмый гына.

Син сөйгәндә, мин дә сөйдем,

Только ялынмый гына.

 

Исем китеп, карап калдым,

Салам төягән атка.

Синең кебек кенә ярым

Калмады минем ятка.

 

Ирин буйлап, агып килә

Минем кер юган тактам.

Син үзеңә яр тапкансың,

Неужели мин дә тапмам.

 

Магазинга килгән диләр,

Аракы дигән явыз!

Араканы күрдем исә,

Ерылып китә авыз.

 

Кимә итек, кий син галош,

Галош аякка хорош!

Акча сорамаган җиргә

Эчәргә килдек нарош.

 

 

Бутылканың тамагы тар,

Эчендә ракысы бар.

Эчмәсәң, эчәсе килә,

Эчсәң, гөнәһасы бар.

 

Ситкереп төштем бакчага,

Бастым бакыр акчага.

Сөйгән ярым акча эшли,

Аптырамыйм акчага.

 

Акча бетсә, кайгырмыйбыз,

Ефәк безгә - мунчала.

Ыштан тузса, кайгырмыйбыз,

Ыштан тузса, бот кала.

 

Ач тәрәзәң, җиләк бирәм,

Тырфыдан кайтып киләм.

Какой әле бүләк бирү,

Ыштансыз кайтып киләм.

 

Гаптрәхимем, җан кисәгем,

Киткән иде шәһәргә.

Хаты-хәбәре дә килми,

Белмим инде нишләргә.

 

Гаптрәхимем, җан кисәгем,

Кайтыргамы исәбең?

Кайтмаска булса исәбең,

 Өметемне эзәмен.

 

 Гаптрәхимем, җан кисәгем,

 Кайтмасаң, көтәр идем.

Йортка керүчеләр булса,

Һичшиксез кертер идем.

Гаптрәхимем, җан кисәгем,

Кайтмаса ярар иде.

Кайткан чакта автомобиль

Тапаса ярар иде.

 

Мичтүбәдә плитәм,

Бәрәңге жарить итәм.

Егет белән гулять итәм,

Ирем белән жить итәм.

 

Аклы ситсы күлмәгемнең

Биле тар, итәге киң.

Кай илләрдә үсә икән

Безгә үзебезгә тиң.

 

Безнең бар иде яшь чаклар,

Кесә тулы борчаклар.

Саламнан тәртә каерып,

Чикерткә җиккән чаклар.

 

Алай итәргә кирәк,

Болай итәргә кирәк.

Күп җырлагач, тәме бетә,

Тәмам и тәргә кирәк.



Поделиться:


Последнее изменение этой страницы: 2024-06-17; просмотров: 69; Нарушение авторского права страницы; Мы поможем в написании вашей работы!

infopedia.su Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав. Обратная связь - 216.73.217.21 (0.007 с.)