Заглавная страница Избранные статьи Случайная статья Познавательные статьи Новые добавления Обратная связь FAQ Написать работу КАТЕГОРИИ: ТОП 10 на сайте Приготовление дезинфицирующих растворов различной концентрацииТехника нижней прямой подачи мяча. Франко-прусская война (причины и последствия) Организация работы процедурного кабинета Смысловое и механическое запоминание, их место и роль в усвоении знаний Коммуникативные барьеры и пути их преодоления Обработка изделий медицинского назначения многократного применения Образцы текста публицистического стиля Четыре типа изменения баланса Задачи с ответами для Всероссийской олимпиады по праву
Мы поможем в написании ваших работ! ЗНАЕТЕ ЛИ ВЫ?
Влияние общества на человека
Приготовление дезинфицирующих растворов различной концентрации Практические работы по географии для 6 класса Организация работы процедурного кабинета Изменения в неживой природе осенью Уборка процедурного кабинета Сольфеджио. Все правила по сольфеджио Балочные системы. Определение реакций опор и моментов защемления |
Урта һөнәри һәм югары уку йортларында укучы яшьләр өчен сораулар.Содержание книги
Поиск на нашем сайте Җавап: Әссәләәмүгаләйкүм вә рахмәтуллааһи вә бәракәәтүһү. Вәгәләйкмүссәлам вә рахмәтуллааһи вә бәракәәтүһү.
1. Cорау: Тәһарәт нәрсә ул? Тәһарәтнең фарызларын санап күрсәт? Җавап: Тәһарәт - ул чистарыну. Фарызлары: 1)йөз юу, 2)терсәкләргә кадәр ике кулны юу (терсәкләрен кертеп), 3)башның дүрттән беренә мәсех кылу, 4)тубыкларга кадәр ике аякны юу (тубыкны да кертеп). 2. Cорау: Тәяммүм нәрсә ул? Тәяммүмдәге дурт фарызны сана. Җавап: Су белән тәһарәт алу мөмкинлеге булмаган вакытны тәһарәтне алыштыручы гамәл. Фарызлары: 1) Кылачак тәяммүме белән намаз укуны ниятләү, 2) куллар белән сугыласы әйбер җир затыннан булу, 3) җир затына учлар белән сугып йөзгә мәсех кылу, 4) икенче мәртәбә учлары белән җир затына сугып ике кулының терсәкләренә кадәр мәсех кылу. 3. Cорау: Көнгә ничә вакыт намаз фарыз? Вакытлары белән санап бир. Җавап: Һәр намазны үз вакытында уку – фарыздыр. Вакыты кермәс борын укылган намаз - фарыз намазга хисаб кылынмас. Вакытында укылмый калган намазны икенче вакытта каза кылу - фарыз була. Һәр мөселманга биш вакыт намаз фарыз: Иртә намазының вакыты - таң яктылыгы җәелгәннән башлап, кояш чыга башлаганчыдыр. Өйлә намазының вакыты - кояш төш вакыты турысыннан авышканнан башлап, икенде вакытына кадәр. Икенде вакыты – һәр нәрсәнең күләгәсе төш вакытындагы күләгәсеннән башка үзе озынлыгы кадәр ике өлеш озайганнан башлап, кояш тәмам батып беткәнчедер. Ахшам вакыты – кояш батып тәмам күмелгәннән башлап, шәфәкъ кызыллыгы беткәнчедер. Ястү вакыты - шәфәкъ кызыллыгы беткәннән башлап, таң яктылыгы җәелгәнчедер. 4. Cорау: Намазның тышкы фарызларын сана? Җавап: 1) тәһарәтле булу, 2) тәне пакъ булу, 3) киеме пакь булу, 4) намазлыгы пакъ булу, 5) гаурәт җирләре капланган булу, 6) намазның вакыты керү, 7) кыйблага таба юнәлү, 8) күңел белән намазга ният кылу. 5. Cорау: Намаз эчендәге ничә фарыз, аларны сана? Җавап: намаз эчендә сигез фарыз бар: 1) «тәкбир»-намазга керешкәндә “Аллаһу әкбәр“ дию, 2) «кыям»-өч аять укыр кадәр аягүрә басып тору, 3) «кыйраәт»-кыямда өч аять чамасы Коръән уку, 4) «рөкүгъ кылу»–ягъни тезләргә таянып иелеп тору, 5) «сөҗүд»-маңгайны җиргә тидереп, ике мәртәбә сәҗдә кылу, 6) «когъүд»-намазның ахырында кагъдәгә утыру, 7) «тәртип»-намазның рөкеннәрен тиешле тәртиптә кылу, 8) «хуруҗ»- намаздан үз ихтияры белән чыгу. 6. Cорау: Нәрсә ул “Шәһадәт кәлимәсе”? Аны мәгънәсе белән әйтеп күрсәт. Җавап: “Шәһадәт кәлимәсе” ул кешенең мөселман икәнен игълан кылучы сүз. “Әшһәдү әл-ләәә иләһә иллә Аллаһу вә әшһәдү әннә Мухәммәдән гәбедүһү вә расулуһ”. (Шаһитлек бирәмен, Аллаһтан башка гыйбадәт кылырга лаеклы зат - иләһ юк һәм шаһитлек бирәмен Мөхәммәт Аллаһның колы һәм Расүле). 7. Cорау: Балык бистәсе районының мөхтәсибе кем? Татарстанның мөфтие кем? Җавап: ирекле 8. Cорау: Мәчет нәрсә ул? Син мәчеткә атнага ничә барасың? Җавап: Мәчет ул мөселманнар бергә җыелып Аллаһка намаз укый торган урын. 9. Cорау: Госелдәге 3 фарызны сана? Җавап: 1) авызга су алу, 2) борынга су алу, 3) бөтен тәнгә су тидерү. 10. Cорау: Иманның фарызларын санап күрсәт? Җавап: 1) Аллаһы Тәгаләгә инану, 2) фәрештәләренә инану , 3) китапларына инану, 4) пәйгамбәрләренә инану, 5) тәкъдирнең яхшысы да яманы да Аллаһы Тәгаләдән икәнлегенә инану, 6) Ахирәт көненә инану, 7) гүрдән кубарылуга инану. 11. Cорау: Яхшы һәм начар, тыелган эшләрдәге фарызлар? Җавап: 1) Изгелек эшләргә өндәү, 2) явызлыктан тыю. 12. Cорау: Хәдис нәрсә ул? Җавап: Мөхәммәд саләллаһу гәләйһи вәссәләмнең әйткән сүзләре. 13. Cорау: Гыйлем алу хакында хәдис беләсеңме? Җавап: Мөселманга бишектән ләхеткәчә гыйлем алу фарыз. 14. Сорау: “Кәлимәтү-т-тәүхид” кәлимәсен мәгънәсе белән әйтеп күрсәт. Җавап: “Әшһәдү әл-ләә иләәһә иллә-Ллаһү вәхдәһүү ләә шәриикә ләһү. Ләһүл-мүлкү вә Ләһүл-хәмдү юхии вә йумиитү вә һүә хәйун ләә йәмүүтү. Биядиһил-хайру вә Һүә гәләә күлли шәйин кадиир”. (Шәһадәт бирәм: Аллаһы Тәгаләдән башка гыйбадәт кылырга яраклы зат (иләһ) юк. Ул Аллаһ ялгыз, Аның тиңдәше юк. Бөтен падишаһлык һәм мактау Аллаһы Тәгаләгә генә хас. Ул Аллаһы Тәгалә терелтә һәм үтерә, ләкин Үзе һәрвакыт терек булып, бер вакытта да үләчәк түгел. Барча хәерле эшләр Аллаһы Тәгаләдән һәм Аның Көч-Кодрәте барча нәрсәгә дә җитә). 15. Сорау: “Кәлимәтү-л-истигъфәр” мәгънәсе белән әйтеп күрсәт. Җавап: “Әстәгфиру-Ллаһә, Әстәгфиру-Ллаһә, Әстәгфиру-Ллаһә Тәгәәләә мин күлли зәнбин әзнәбәтүһү гәмдән әү хатаән, сирран әү гәләәниятән. Вә әтүүбү иләйһи минәз-зәнби-лләзи әгләмү вә минәз-зәнби-лләзи ләә әгләмү. Иннәкә Әнтә гәлләәмүл-гуюб”. (Аллаһы Тәгаләдән мине һәрбер гөнаһларымнан ярлыкауны кат-кат телимен, белмичә кыйлган гөнаһларымнан да, хаталык илә кыйлган гөнаһларымнан да, яшерен кыйлган гөнаһларымнан да, ачык кыйлган гөнаһларымнан да. Дәһи, әй Раббым, белеп кыйлган гөнаһларымнан да, белми кыйлган гөнаһларымнан да тәүбә кыйламын (үкенәмен һәм аларны эшләмим). Әй Аллаһ, тәхкыйк, Син яшерен нәрсәләрне Белүчесең). 16.Сорау: “Кәлимәтү-т-тәмҗид” мәгънәсе белән әйтеп күрсәт. Җавап: “Сүбхәәнә-Ллаһи вәл-хәмдү ли-Лләһи вә ләә иләәһә иллә-Лллаһү вә-Ллаһү Әкбәр. Ләә хәүлә вә ләә куввәтә илләә би-Лләһил-гәлийил-гәзыйм. Мә шәә Әллааһү кәәнә вә мәә ләм яшәъ ләм якүн. Әл-иимәнү икраарун бил-лисәәни вә тәсдиикун бил-калби бимә җәәъә биһи мин гиндил-Ләһи Мүхәммәдүр-расүүлүллаһ салләл-Лаһү гәләйһи вә сәлләм”. (Аллаһы Тәгаләне һәрбер кимчелекләрдән, һәрбер гаепләрдән пакъ, дип әйтәмен. Һәрбер макталу Аллаһы Тәгаләгә генә хас. Аллаһы Тәгаләдән башка гыйбадәт кылырга лаек зат (иләһ) юк. Аллаһы Тәгалә һәрнәрсәдән олугърак. Һич хәл һәм куәт юктыр, мәгәр олуг һәм бөек булучы Аллаһы Тәгалә илә генәдер. Аллаһы Тәгалә нәрсәнең булуын теләсә, ул нәрсә булыр һәм нәрсәнең булуын теләмәсә, ул нәрсә булмас. Иман - ул, Аллаһы Тәгаләнең Рәсүле Мөхәммәд салләлЛаһү гәләйһи вә сәлләм Аллаһы Тәгалә тарафыннан алып килгән нәрсәләрнең барчасын, тел белән әйтеп һәм күңел белән дөрес, дип тану). 17. Сорау: “Иман мүҗмәл” мәгънәсе белән әйтеп күрсәт. Җавап: “Әәмәнтү би-Лләһи кәмәә һүә биәсмәәиһи вә сыфәәтиһи вә кабилтү җәмиигә әхкәәмиһи”.(Барча мөбарәк исем һәм сыйфатлары белән Аллаһы Тәгаләгә иман китердем һәм Аллаһы Тәгаләнең барча хөкемнәрен кабул иттем). 18. Сорау: “Иман муфәссал” мәгънәсе белән әйтеп күрсәт. Җавап: “Әәмәнтү би-Лләһи вә мәләәикәтиһи вә күтүбиһи вә руссүлиһи вәл-яүмил-әәхыри вәл-кадәри хайриһи вә шәрриһи минә-Ллаһи Тәгәәләә вәл-бәгси бәгдәл-мәүти”.(Мин Аллаһы Тәгаләгә, Аның Фәрештәләренә, Китапларына, Пәйгамбәрләренә, Ахирәт көненә, Тәкъдирнең яхшысы-яманы да Аллаһы Тәгаләдән икәнлегенә һәм үлгәннән соң янә терелүгә иман китердем).
|
||
|
Последнее изменение этой страницы: 2024-06-17; просмотров: 60; Нарушение авторского права страницы; Мы поможем в написании вашей работы! infopedia.su Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав. Обратная связь - 216.73.217.21 (0.007 с.) |